Барлык яңалыклар
Дөнья бу
6 ноябрь 2021, 16:52

Мин ковид белән ничек чирләдем? (4)

"Ковид белән авырган өч кешене күзәтергә туры килде миңа. Шулар хакында сөйләп үтмәкчемен. Бәлки, кемгәдер файдасы тияр”, – ди шәфкать туташы Диларә.

Мин ковид белән ничек чирләдем? (4)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (4)

“Былтыр декабрь аенда иремнең эштән кайткач кинәт температурасы күтәрелде. Аңа 53 яшь. Шунда ук “ковидтыр” дип уйладык, чөнки эшендә берничә кешенең авыруы билгеле иде.

Башка авырулардан, без гомер буена чирләп терелгән ОРВИлардан аермасы нәрсәдәме? Бу вирус, мөгаен да, иң беренче булып нерв системасын зарарлый. Ирем кызып-кызып сөйли, йөренә, әле ята, әле тора, дигәндәй. Кан басымын үлчәп карадык –  ун берәмлеккә күтәрелгән. Табиб чакырырга инде соң – сәгать 10 тулган. Нишләргә?

Симптоматик дәвалау, дигән нәрсә бар, ягъни нинди симптом бар – шуны дәваларга тырышу. Мин   аңа глицин таблеткасы бирдем. Бу аминокислота нервларны тынычландырырга сәләтле. Бер ярты сәгатьтән карыйбыз – кан басымы нормальләшкән. Бу үзе үк күңелне күтәреп җибәрде: димәк, вирус дәвалауга бирешә, дигән сүз. Тоз, аш содасы, берничә тамчы йод тамызылган җылы су белән тамагын яхшылап чайкатты.

Үлән төнәтмәләре пешердем. Беренче төнәтмә – андызныкы. Бер аш кашыгыдай андыз тамырына бер литр кайнар су коеп, 15 минутлап кайнатасың. Суынгач, суыткычта саклыйсың. Көненә әз-әзләп эчәсең, 3-4 көнгә җитә.

Икенче төнәтмә өчен берәр чеметем зәңгәр, сары мәтрүшкә, меңьяфрак (тысячелистник), гөлбадран (пижма), кызыл тукранбаш (клевер), ромашка, әрем кебек үләннәрне, бер ярты лимон, бер чәй кашыгы бал, ярты учтай кура җиләге, кара карлыган (туңдырылганы булмаса, вареньесы да ярый) салып, термоста  пешерәсең. Суынгач, аны шулай ук суыткычта сакларга кирәк. Куерак булса, кайнаган су өстисең. Ул да бер 3-4 көнгә җитә.

Икенче көнне табиб килеп, авыз-борыннан анализ алды, дарулар тәгаенләде. Исемлектә антивирус препараты, Д, С витаминнары, гриппферон бар иде. Аптекага чыгып, аларны алып кердек. Аптекачы ханым арбидол урынына көчлерәк  номидес дигән дару тәкъдим итте. Ул гриппка каршы көрәшә икән. Барлык кушылганнарны үтәргә керештек.

Иртәгәсенә кичкә телефонга ПЦР нәтиҗәсе килде – ул уңай иде. Бу вакытка иремнең температурасы төшкән иде инде. Хәле дә яхшырак. Ә ике көннән кичкә таба  температура янә күтәрелде.  Коры ютәл көчәйде. Онытылган үлән төнәтмәләрен яңадан эчә башлады. Әлбәттә, күңелне курку басты. Ары-бире хастаханәгә ятарга туры килсә дип, сумкага кием, теш щеткасы кебек кирәк-яракны тутырып куйдык.

Иртән табибка барырга тиеш иде. Иптәшкә мин дә иярдем. Анда чират. Барысы да ютәлли. Аларның ютәле иремнеке ише генә түгел иде. Кием тутырылган сумканы  үзебез белән алу  да  юкка гына иде – беркем дә иремне хастаханәгә салырга җыенмый. ПЦР алдылар, компьютер томографиясе ясадылар.  Икенче көнгә янә СМС килде – ПЦР һаман уңай. Үпкәләрнең 8 процент зарарланган булуын шылтыратып әйттеләр. 5нче көнгә ис сизүе бетте, ике көннән генә  сизә башлады.

Даруларны, үләннәрне эчүне дәвам итте. Күбрәк корсакта ятарга тырышты. Хастаханәдән бушлай дарулар китереп киттеләр. Студентлардырмы инде, яшьләр. Бу даруларны үзебез дә алган булсак та, игътибар тою үзе үк бик күңелле булды. Моннан тыш, кирәк була калса дип, аптекадан антибиотик төймәләре, уколлар да алып куйган идек. Шөкер, аларның кирәге тимәде.

Әмма хәзер инде мин авырып киттем.

Ә иремнең температурасы башкача менмәде, ютәл йомшарды. Азакка таба аркасын көн аралаш камфора мае, прополис төнәтмәсе белән сылый башладык (Авыру кискен чорда, температура югары булганда бу ярамый).  Өченчегә тапшырган ПЦР анализы тискәре килде”...

 

(Дәвамы бар.)

Редакциядән: Язмада искә алынган дәва алымнары тәҗрибә уртаклашу  максатыннан гына китереледе. Алар кемгәдер бөтенләй  ярамаска мөмкин. Табиб белән киңәшләшү мотлак!

Фото: Pixabay.

Мин ковид белән ничек чирләдем? (4)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: