Барлык яңалыклар
Дөнья бу
2 ноябрь 2021, 12:45

Мин ковид белән ничек чирләдем? (2)

Элекке “Рәйхан” тапшыруы журналисты, “Рәйхан” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Халисә апа МӨХӘММӘДИЕВА да сентябрь аенда коронавирус белән авырып терелгән икән. Аның хәлләрен сораштык.

Мин ковид белән ничек чирләдем? (2)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (2)

"Сентябрьдә Казанга барган идек. Сәяхәттә үк күңелгә шик керде. Ник дигәндә, төркемебездә авыручылар бар иде. Кемдер хәтта укол кадатып йөрде. Кайттык. Өч көннән авырый башлаганым сизелде. Температура менде. Өч көн югары (иң күбе – 38 градус) булды, төшерер өчен дару эчмәдем, организм көрәшсен, дидем.

Бер нәрсә сагайтты: төнлә күз алдына бер үк картина квадрат булып әйләнеп тик йөри. 4нче көнгә температура төште, хәлем начар булмаса да, сарымсак ашадым. 4нче көнгә температура булмаса, өлкәннәр ашарга кушалар иде. Бәй, аның исе бөтенләй юк. Табиб чакырдым. Ул ПЦР га мазок алды. “Апа, уңай булганын теләгез, болай гына үтеп китсә, бик яхшы”, – диде. Ник дигәндә, башка симптомнар юк иде бит.  Җомга алганнар иде, 5 көн дигәндә нәтиҗә килде. Уңай. Поликлиникага шылтырата башладым, беркем дә килергә җыенмый. Ниһаять, бер студент шылтыратты. Табиблар бушамый, сезгә нәрсә кирәк, кай төшегез авырта, ди. Аркам авыртуга зарландым.

Ул мине компьютер томографиясенә язды. Билгеләнгән вакытка барсам, су буе чират. Бер  60лап кеше булгандыр. Иртәгә сәгать 8гә килегез, диделәр. Иртәгәсенә чират азрак иде, үттем, ике көннән нәтиҗәне белдем. Аны белер өчен телефоннан шылтыратасың. Автоҗавапчы: “Чират көтегез, Сез – 37нче”, – ди. Сентябрьдә авыручыларның никадәр күп булуын  шуннан да чамалап була иде. Үпкәгез  20 процент зарарланган, диделәр. Табиб таләп итә башладым. Сезгә шалтыратырлар, диделәр. Узган ел алган антибиотигым бар иде. Шуны кадый башладым. Янә  бер студент шылтыратты. Дәвагыз дөрес, тагын  7 көн кадарга кушты.

Табибка язылып, ПЦР тапшырдым, ул инде тискәре нәтиҗә  күрсәтте.

Ковидны тиз арада белеп була икән – борыннан. Сулавы авырлаша. Гүя, анда ниндидер бер каты әйбер барлыкка килә. Шул төер башка кадәр менеп китте, башның уң ягына суккан кебек булды, ис сизү югалды.  Иң беренче хатам: авырганны сизү белән борынны карарга кирәк иде. Тамакны тоз, аш содасы белән чайкатыргамы, дарулар сиптерергәме анда.

Мин авырганда күбрәк су эчәргә тырыштым. Йөрәккә бәргән сымак тоелды.  Антивирус препаратлары, парацетомол да эчмәдем. Әйтүемчә, бары тик укол кададым. Бәлки, ул да кирәкмәгәндер. Аш бүлмәсенең  ишеген ябып куйдым: ашыйсы килми. Хәлсезлек. Ярый, өйдә башка кеше юк. Ирем бу вакыт хроник авыруы белән хастаханәдә ята иде.

Минем ис сизү 5 көн югалып торды. Аны кайтару өчен көнгә берничә мәртәбә яраткан хушбуем, борыч, сарымсак иснәргә, исләрне хәтергә төшеререгә тырыштым. Аппетитны да шулай кайтардым. Кыздырылган бәрәңге яратам, гел генә шуны күз алдына китердем. Баштагы мәлдә финик җимеше белән чәй, су эчеп кенә тордым".

 

Мин ковид белән ничек чирләдем? (2)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: