Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 ноябрь 2021, 13:11

Мин ковид белән ничек чирләдем? (1)

Кемдер коронавирусны бик тиз җиңә, ә кемдер исән котылуына ышанып бетә алмый. Сезнең игътибарга – ковид белән авырганнардан язып алынган реаль тарихлар.

Мин ковид белән ничек чирләдем? (1)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (1)

Лилия, 37 яшь. Уфа шәһәре.

“Мин ковид белән өч тапкыр авырдым. Беренчесендә кайчан ничек чирләгәнемне белми калганмын, антитәнчекләргә кан тапшыргач кына ачыкланды. Дөрес, беркөнне эштән нык итеп башым авыртып кайтып киткән идем. Нык авыртты, һәм, күпме дару эчмим – басылмады.

Икенчесе дә очраклы ачыкланды. Башка сәбәп белән хастаханәдә компьютер томографиясе үттем. Шунда үпкәләрнең 20 процент зарарланган булуы ачыкланды. Тиз арада Уфаның 18нче хастаханәсендәге госпитальгә салдылар, системалар куйдылар. Җитмәсә, даруларга аллергия, миңа яраклы дару тапканчы, терелеп беттем,  чыгарып  җибәрделәр. Табиблар да аптырады: ютәл юк. Үзем өчен курыкмадым, терелеремә ышандым. Ләкин госпитальдә бик куркыныч иде: авырулар төнлә кычкырып уяналар, сулыш җитмәгәннәндер инде. Табиблар, шәфкать туташлары йөгерешә башлый. Кайберләрен реанимациягә алып чыгып китәләр. Сугыш яланындагы кебек.  Каян йоктырганымны да белмим. Ирем Уфа хастаханәләренең берсендә инженер булып эшли, анда ковид бүлеге бар, бәлки, шуннан ияреп кайткандыр. Аның температурасы югары булды, ис сизми башлады, ләкин арбидол эчеп тә җиңә алды, өйдә дәваланды.

Терелеп, күпмедер вакыт үткәч, вакцина ясатырга булдым. Икенче компонентын  16 сентябрьдә алдым. Ә ике атнадан, 1 октябрьдә, авырып киттем.  Эштән  кайтып киләм. Бит янган кебек. Кем мине сөйли икән, дип уйлыйм. Температура 37 градус. Бер сәгать  эчендә 40ка менде. Дару эчеп карадым, төшми. Хастаханәгә бардым, “кызыл зона”да ике сәгать көтеп утырдым. Үзем ютәллим. Сездә ангина, өч  көннән үтәр, диделәр. ПЦР анализы алдылар, ул уңай килде. Арбидол тәгаенләделәр. Хәл җиңеләйми, үпкә кысылган кебек, гүя, су астында ятасың.  Бөтен тән авырта, хәтта тырнаклар, чәч төпләре, тән тиресе, һәр мускул сызлый. Ютәл көчәйде. Компьютер томографиясе ясаттым, үпкәләр чиста. Аптырагач, ишек төбендә үскән әремне, андыз кайнатып эчтем. Антибиотик эчмәдем. Каен җиләгеннән морс ясадым. Шулар килештеме, хәлем яхшыра барды, унбиш көннән больничныйны яптылар. Ис сизү бетмәде. Ә иремнеке бетте, Бер өч айлап  төтен исен күтәрә алмады. Балалар чирләмәде. Минем анализ уңай килгәч, иремне дә шунда ук больничныйга җибәрделәр.

Кайбер кешеләр һаман бу инфекциягә ышанмый. Әмма ул бар һәм бик мәкерле. Берүк сак булыгыз, үзегез һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз, дип әйтәсем килә.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

 

Мин ковид белән ничек чирләдем? (1)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: