Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 октябрь 2021, 09:59

Тәнзилә ИСӘНБИРДИНА. Хәтеремнән бер кыйпылчык

...Идәнегез сап-сары Комлап юдыгыз мәллә? Самавырлар кайнаткансыз, Көтеп тордыгыз мәллә?

Тәнзилә ИСӘНБИРДИНА. Хәтеремнән бер кыйпылчык
Тәнзилә ИСӘНБИРДИНА. Хәтеремнән бер кыйпылчык

Шыгырдап торган кышкы иртә. Күк йөзе аяз. Төн караңгысы таралса да, әле кояш ялт итеп тормый, томса. Авыл морҗаларының төтеннәре сыегая башлаган мәл. Инәки, мичтәге утлы күмернең бер өлешен соскы белән чуен чүлмәккә салып, сүндерергә өстен таба белән каплап куя. Ул, самавыр кайнатыр өчен кирәк була. Ә бер өлешен ипинең йөзе килсен өчен мич авызында калдырып, тимер капкач белән мичнең авызын ябып куя. Миңа да эш табыла. Мич башына менеп, мин мичнең юшкәсен ябам. Бүген безнең ипи сала торган көн. Гаиләбез зур булгач, бу эш көн аралаш кабатлана. Атнага бер тапкыр ипи махсус апамнарга тәгаенләп салына. Ике апам үзебездән унбиш чакрым ераклыктагы күрше район мәктәбендә укыйлар. Алар атнага бер кайтып, һәрберсе икешәр ипи салып, иңнәренә биштәрләп китәләр. Ипи арыш оныннан.

Мичнең төбе дымлы пумала белән яхшылап себереп алына. Аннан агач көрәк белән җайлап кына мич төбенә ипи салына. Безнең мичкә дүртәү сыя. Ә алгарак ике бәләкәй, бодай оныннан (чәй күмәче) салына. Ун литрлы җиз самавыр чыжлый башлый. Әткәй малларны карап, ашатып керүгә самавыр кайнап, күмәч тә пешеп өлгерә. Миннән биш яшькә зур апам чәй эчеп укырга китә. Мин, әткәй, инәки, ике энем (әле төпчегебез тумаган) чәй эчеп калабыз. Әле сыер бозауламаган булса да чәй сөтле. Чоланда, ике бидрәдә туңдырылган сөт, махсус тәм-том сандыгы, сандыкта йомарлам-йомарлам май, кызыл эремчек саклана. Кеше-кара килеп чыкса, өстәлгә куела торган запас.

Бүген гадәти бер кышкы иртә. Җәен дә, кышын да биге булмаган бәләкәй капка ачылды. Капкадан иске-москы, сәләмә киемдә, башына бүрек, бүрек өстеннән соры шәл бәйләгән, аягына байтак таушалган тула оек белән чабата кигән бер әби күренде. Бу әбинең хәер сорашучы икәнен мин сөйләүләре буенча бераз белсәм дә үзен күргәнем юк иде әле. Ул күрше районныкы, авылы да бездән байтак ерак кына. Безнең якларга елына берничә кабат килеп чыга торган булган. Ишек алдында кеше-кара күренмәгәч ул ишеккә җай гына какты. Инәки ишекне ачып аны өйгә чакырып кертте. Ишектән керү белән такмаклап:

 

Өйләрегез җылы икән,

Торф яктыгыз мәллә?

Бит очыгыз алсу алма,

Кершән яктыгыз мәллә?

 

Инәки:

– Әйе, әйе. Әйдә үт, чишен, чәй эчеп, җылынып чык, ди.

Ә ул һаман такмаклый:

 

Арыш ура әнкәем,

Сабан сөрә әнкәем.

Хәер сорашырга чыктым,

Булмагач ипикәем.

 

Бу – илленче елның башлары. Сугыш тәмамланганга да бик аз вакыт үткән. Авылыбыз да, күрше-тирә авыллар да ятимнәр, ярлы-ябагай белән тулы еллар. Онның, икмәкнең һәр кадагы кадерле заман. Еш кына хәер сорашучылар килеп чыга. Бу әби башкалардан бик тә аерылып тора иде. Шуңа да ул минем хәтеремдә нык уелып калгандыр. Ә ул, әби дә түгел икән. Инәки чәй эчәргә чакыргач җай гына өс-башын чишенде, тик чабатасын салмады. Ул утыз, кырык яшьләр тирәсендәге бер апа булып чыкты.

Янә такмаклап:

 

Идәнегез сап-сары

Комлап юдыгыз мәллә?

Самавырлар кайнаткансыз,

Көтеп тордыгыз мәллә?

 

Кешеләр аның турында, башы киткән, аңы томаланган, тиле, дип сөйләгәннәр. Мин ул кадәресен аңлар яшьтә түгел идем әле. Авызымны ачып, аның көйләп такмаклавын тыңлап, шаккатып шым гына күзәтеп утырам. Менә ул ике телем ипине берничә стакан сөтле чәй белән кушып ашап куйды. Безнең өйдә табыннан әппәр итми, амин тотмый кузгалу юк иде. Ул да битен сыпырды. Янә такмаклады:

 

Самавырыгыз ялтырый,

Катыклап юдыгызмы?

Өй эчегез балкып тора,

Ай элеп куйдыгызмы?

 

Өегез зур булмаса да

Күңелегез киң икән.

Сәкегезнең түрләренә

Рәхмәтләр сибеп китәм.

 

Җай гына киенде. Кулбашындагы чүпрәктән теккән букчасына инәки ипинең дүрттән бер өлешен кисеп салды. Теге апа янә такмаклап:

 

Базарларга барырмын,

Ак калачлар алырмын.

Ак калачлар ашый-ашый

Сезне искә алырмын.

 

Базарлардан кайтырмын,

Кайткач арып ятармын.

Ак калачлар ашый-ашый

Җырлар сузып ятармын.

 

Инәкинең сорауларына да җаваплары такмаклы булды:

 

Байның кызы ахмактыр,

Бите шадра, касмактыр.

Ахмак, шадра булса да

Йоклар җире ястыктыр.

 

Ярлы кызы яшь Айдыр,

Бер бәхетсез баладыр.

Тишек бишмәт, читәннән өй,

Түшәге дә саламдыр.

 

Шулай такмаклый-такмаклый ишеккә юнәлде.

 

Ярый хәзергә хушлашыйк,

Бирми генә кулыбыз.

Без күрәсен кеше күрмәс,

Алда көтә юлыбыз.

 

Инәки аны капкага кадәр чыгып озатып калды. Һәр йортта аны болай чәйләр эчереп, сүз кушып та тормаганнар билгеле. Шуңа да аның һәр йортка үз такмагы булган. Келәт мөдире булып торган берәүләрдә аңа бер телем ипи дә бирмәгәч:

 

Ак келәтнең келәсен,

Нигә инде эләсең?

Тавыкларың күкәй салган,

Жәл булдымы берәүсе?

 

Калай икән түбәгез,

Салам диеп, белгәнбез.

Үзегез бик саран икән,

Бүтән кереп йөрмәбез.

 

Капкадан чыкканда ачулангандыр, күрәсең:

 

Тимер булса да ватыла,

Бидерә колаклары.

Тәбегә бер эләгә ул,

Амбарның комаклары.

 

Алдыр бидерәләре,

Гөлдер бидерәләре.

Колхоз малын ашап ята

Колхоз идәрәләре.

 

Урамда очраган кайберәүләр төртмә сүз әйтсәләр, алар белән әрепләшеп тә, сөйләшеп тә тормаган:

 

Зәкия апагыз килгән,

Ука калфагын кигән.

Сезне күрергә килмәгән,

Хәер сорарга килгән,

 

дип, кенә узып китә торган булган. Кайвакыт авылның бала-чагасы, малайлар аның артыннан ияреп, ирештереп, җырлавын сорыйлар икән, ул:

 

Бишмәтемдә биш төймә,

Алтынчысы – каптырма.

Бар җырымны җырлап беттем,

Юк җырымны таптырма.

 

Соңгы тапкыр ул апа алтмышынчы еллар башында безнең авылга килеп чыкты. Ул вакытта инде без дә яңа өй салган идек. Шулай да безне килеп тапкан. Керде. Бу юлы ул такмакларын бик җырламады. Шулай да мин аңардан җайлап кына сорашып, кайберләрен отып, язып алып калдым. Аның һәр сүзе җырлы такмак иде, көе дә тик үзенчә. Бу шулардан бик азы гына.

Инәки аның хәлләрен сорашты.

– Сезнең якларны сагынганга килдым, хәер сорашып түгел, туганнарым җибәрми, югалырсың диләр. Качып кына чыгып киттем. Хәзер кешедән ипи дә алмыйм, туклык, алып кайтсам барыбер сыерга ашаталар, – ди.

 

Тәңкә тасма белән түгел,

Чүпрәк белән чәч үрдем.

Бу дөньяда ятимлектән

Михнәтләрне күп күрдем,

 

дип хушлашты.

 

***

Автор турында

Тәнзилә Исәнбирдина 1947 елның 12 гыйнварында Бүздәк районының Кызылъяр авылында туган. Гомер буе икътисад өлкәсендә эшли, матур гаилә кора, балалар, оныклар үстерә. Бүгенге көндә Уфа районының Дмитриевка авылында яши. Үзнәшер юлы белән дөнья күргән “Көзен ачылган бөре” (2014), “Гомер кәрәзе” (2016) һ. б. шигъри җыентыклар авторы. Чәчмә жанрда да каләм сыный.

Тәнзилә ИСӘНБИРДИНА. Хәтеремнән бер кыйпылчык
Тәнзилә ИСӘНБИРДИНА. Хәтеремнән бер кыйпылчык
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: