Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 октябрь 2021, 10:01

Курчак

Башта берни аңламады ул. Тирә-якта ниндидер шау-шу, тавыш, ыңгырашу. Ул юрган-мендәрләренә уралып, машина идәнендә ята. Бераздан аны ак халатлы абый күтәреп чыгарды...

Курчак
Курчак

Хыялы белән күзгә күз очрашкан кеше ниләр кичерә? Ул кичерешне сүзләр белән генә язып аңлатып булмыйдыр. Шатлык та, соклану да, гаҗәпләнү дә, дулкынлану да...

Кечкенә йөрәгенә шушы кичерешләрнең барысын да сыйдырган биш яшьлек Ләйлә пыяла витрина аша аңа “карап” торган зәңгәр күлмәкле курчак янында өнсез басып тора иде. Курчак искиткеч матур кечкенә тере кешедәй – ике толым ефәк сыман алтынсу чәчләренә кардай ап-ак тасмалар тагылган, яшь фирүзә төсендәге күзләрен озын керфекләр ураткан, нәфис кулларындагы һәр бармагының тырнагы җем-җем итә, ә күлмәге... Әнисе укыган әкиятләрдәге патша кызлары гына шундый күлмәкләр киядер...

Кызларының шаккатып курчакка карап торганын күргән әтисе сораулы карашын әнисенә ташлады.

— Акча җитми шул, әтисе, кайтырга бензинлык кына калды....

Бу яшь гаилә шәһәргә бүген иртән генә килде. Сәбәп зур – яшь әтинең бертуган энесе гаилә корырга булды. Төпчек улларының туйларын зурлап үткәрергә уйлаган әби белән бабай акча тоттырып, олы улларын шәһәргә кирәк-ярак артыннан җибәрде. Соңгысы үзе белән хәләл җефетен дә, шәһәрне күрсәтергә кечкенә кызын да ияртте.

Бәләкәй генә авылдан беренче тапкыр шәһәргә килгән кызчык өчен бүгенге көн олы вакыйгага әйләнде. Ул шаккатып күккә ашкан катлы-катлы йортларны күзәтте, тегендә-монда тыз-быз «очкан» бихисап машиналарга гаҗәпләнде, киң елгадан ашыкмый йөзгән пароходларга, аллы-гөлле чәчәк түтәлләренә, искиткеч матур фонтаннарга сокланды. Ә инде кибет киштәләрендәге төрле нәрсәләр! Бигрәк тә күңелгә үткәне менә шушы курчак булды. Гүзәл курчакка карап, хыял дөньясында йөзгән  Ләйләне татлы уйларыннан янындагы тавыш «уятты».

— Әни, әни, кара әле, бу курчак миңа охшаган, чәчләре дә минеке төсле! Алыйк әле!

  Карап торышка Ләйлә яшендәгерәк аксыл сары чәчле кызның аның  хыялындагы курчакны кочаклап алып китүен нәни йөрәк тыныч кына кичерә алмады. Яшьләренә төелеп, сулкылдап, әрнеп елап җибәрде ул. Юатып-юатып та тынычландыра алмаган әнисе, аптырагач:

— Телисеңме, йөрәгемне бирәм, кызым, елама гына шулкадәр... – дип куйды.

Әтисе йөгереп килеп туңдырма алып биргәч кенә бераз тынычланды Ләйлә, ә инде кайтыр юлда бөтенләй йоклап китте.

— Кызыбызга җайлы булсын әле, рәхәтләнеп йокласын, — дип, әти-әнисе баланың баш астына юлга алдан хәстәрләнгән мендәр салды, өстенә юрган япты, ялгыш егыла калса, дип, хәтта янына да мендәр куйдылар.

... Кинәт Ләйлә уянып китте. Башта берни аңламады ул. Тирә-якта ниндидер шау-шу, тавыш, ыңгырашу. Ул юрган-мендәрләренә уралып, машина идәнендә ята. Бераздан аны ак халатлы абый күтәреп чыгарды...

— Бу ниндидер могҗизадыр, бәлки, тик бала белән бар да тәртиптә. Мөгаен аны арткы утырчта булуы һәм юрган-мендәрләр коткарып калгандыр...

Үзен тикшергән табибның күзләренә туп-туры карап:

— Кая минем әти-әнием? – диде Ләйлә.

Өлкән яшьтәге табиб күзләрен читкә борды. Ләйлә дә  шул якка карады. Анда ак халатлы кешеләр ак япма ябылган носилкаларны ашыгыч ярдәм машинасы эченә кертә иде. Кызчык елап җибәрде. Аны юатырга тотындылар, укол кададылар...

... Уянгач, Ләйлә озак кына түшәмгә карап ятты. Әллә нинди, беркайчан да күрмәгән, бизәкле, сәер, матур түшәм бу. Үзе яткан диван да бик йомшак, күңелле, балаларча рәсемнәр төшкән. Шулвакыт ул якындагы караватта тагын бер кызның йоклап ятканын күрде. Матур караватта патша кызыдай йоклап яткан баланың алтынсу чәчәләре мендәргә сибелгән. Ләйлә ишек ачыла башлавын сизеп, шунда ук күзләрен йомды. Үзенә кемнеңдер карап торуын сизде.

— Без бу бала алдына гомер буе бурычлы инде хәзер...

— Ярый ла әти сөйләшеп, сиңа төрмәдән котылу юлын тапты, барысын да бәхетсез очрак кебек китереп чыгарды...

— Ярый, монда сөйләшмик, уянырлар...

Пышылдап кына сөйләшкән бу ят тавышларны танымады, аңламады Ләйлә. Ишек ябылганын сизгәч, торып утырды. Бу искиткеч матур, ләкин ят бүлмәдә авыр иде аңа. Күзләренә янә мөлдерәмә яшьләр тулды. Шулвакыт теге аксыл чәчле кыз да уянды. Ул да торып, Ләйләгә карап утырды.

—  Нигә елыйсың? – диде ул, аптырап. – Сине кичә минем әти алып кайтты. Елама, телисеңме, мин сиңа курчак бүләк итәм, ул өр-яңа, кичә генә алдык. Кара, нинди матур! – Кыз Ләйлә алдына уенчык китереп куйды. Ләйлә күз яшьләре аша аңа карады – бу кичә үзе күргән, теге искиткеч матур, аның хыялындагы курчак иде...

Ләйсән ЯКУПОВА.

Фото: hochu-znat.ru

Курчак
Курчак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: