Фәйрүзә Наилне тугызынчы класста укыганда ук ошатып йөрде. Тик хисләрен, кыз кеше буларак, башлап ярып сала алмады. Егетнең һәрчак елмаю катыш җитди кыяфәте янында каушап кала. Алай гына да түгел, аны күрсә, болай да җирән юан толымның төбенә ут каба, сипкелле йөзенә яңа мичтән пешеп чыккан икмәк төсе керә. Бер мәктәптә укыгач, юк-юк та юллары кисешкәли. Очрашып, озатышып йөрешмәсәләр дә егетнең битараф түгеллеген күңеленең кайсыдыр почмагы тоеп тора. Алдан горурлык йөри шул, хисләрне чәчеп салу килешми. Бер-берсенә “кодача”, “кода” дип эндәшәләр. Ник дисәң, Фәйрүзәнең әтисе Наилнең әнисенең сеңлесенә өйләнгән була. Бәби булмагач, никах таркала, ә “җизнә-җиңгә” кебек сүзләр яшь буын теленә дә күчә.
Күпмедер вакыт үткәннән соң, алар Яңа ел бәйрәменә кайтышлый Свердлау вокзалында очрашты. Ат кешнәшеп, адәм сөйләшеп таныша, диләр. Боларның танышлыклары туганнан ук килсә дә, беренчегә күрешкәндәй килеп чыкты, сөйләшәсе сүзләре дә күп җыелган. Кыз ашнакчы һөнәрен үзләштергән, бер шифаханә ашханәсендә эшләп йөри. Егет армиядән кайтып, бераз ял иткәннән соң эшкә урнашырга шәһәр ягын каерган, әле өйләренә кайтып барышы.
Наил эшне өйләнеп җибәрүдән башларга булды. Ник озакка сузарга. Кодачасын армиягә кадәр үк ошата иде. Тырыш кызыкай, кулыннан килмәгәне юк, бернидән дә чирканып-җирәнеп тормый, җимереп эшли, үзен тыйнак тота, сүзен үлчәп сөйли, кашыкка салып кабып йотарлык сылулыгы юк, аның каравы, сөйкемле. Чибәрлек – туйда, уңганлык көндә кирәк. Мәхәббәт тора-тора, бәбиләр тугач килер, килми кая барсын. Энекәше дә, абый, өйлән инде, дип, җанга тия, чөнки яратып йөргән кызы бар, планнары гаилә корырга. Әниләре якын да килми, абыегыз чиратына кермисез, башта ул башлы-күзле булсын дип, сүзләрен бәреп төшереп тик тора.
Ният иткән морадына җиткән. Кайту белән Наил абыйсына сугылды, аның белән киңәш-төгәш иткәч, Наилнең буйдак тормышына нокта куярга уйладылар. Җитәр, рәхәт тормыш, күпкә китсә, бал да ачы.
Шул көнне үк Фәйрүзәләргә, хуҗаларны аптыратып, балакларының берсен пимамаларына кыстырып, икенчесен чыгарып, егетнең агасы, берничә туганы яучы булып килде. Бу – кызны кадерләп үстергән ата-анага хөрмәт күрсәтү, аларның ризалыгын һәм фатихаларын алу иде. Үзләре белән элеккечә ипи-тоз, бал, май, чәкчәк кебек күчтәнәчләр күтәргәннәр. Хәл ителәсе мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, ризалык алып, мыек чылаттылар. Кайчанрак никах укыту һәм кайда, ни рәвешле туй уздыру, туй чыгымнарын бергәләп күтәрешү турында да сүз кузгаттылар. Туйны мартта үткәрергә килешсәләр дә, кулларына эләккән кош очып китсә, Наил өйләнми калыр дип курыккандай, тыйнак, мөлаем кызыкайны үзләре белән алып ук киттеләр.
Иртә тору белән, кичә килгән килен, нәрсәнең, кайда ничек ятканын белмәсә дә, абзарга чыгып, малларны карап керә, аягөсте генә чәй эчеп, поездга чыгып йөгерә, Свердлауга эшенә китә. Яшь кияү үз-үзеннән бик канәгать рәвештә урын өстендә рәхәтләнеп, киерелә биреп, гырлап йоклап кала.
Төне буе күз йоммый, боргаланып чыккан, авыл өстенә усаллыгы белән даны таралган, туры әйтергә яраткан, сүзен сүз иткән Фәйрүзәнең әнисе иртәгәсе көнне кодагый буласы кешеләргә килеп, үткән чактагы кода-кодачалык хәлләре турында сүз каткач, булачак кодагый куркуыннанмы ачу сакламавын яшерми:
– Әллә кайчан булганнарны искә төшермик, буласы булган инде, хәзер буявы сеңгән. Сеңлем күптән кияүгә чыкты, әйбәт яши, – дип, тынычландыра.
– Бик ашыкмадык микән? Коданы күмгәнгә кырык көн дә үтмәде, кабер туфрагы да суынып бетмәгәндер. Рәнҗеп ятмасмы? Балалар бәхетле яши алырмы? – дип икеләнеп көяләнде Фәйрүзәнең әнисе.
– Кызыңның бәхете кырык кат чүпрәккә төрелмәгәндер. Керәсе мал теш сындырып керә, никах та шулай, сәгате суктымы, берни эшли алмыйсың. Юкка исең китмәсен, – дип, чәй эчереп кайтарып җибәрде кодагыен хуҗа кеше.
Март аенда яшьләр бөтен шартын китереп, туй уйнадылар.Туйга бүләккә кергән – юрган-мендәрләрнең исәбе-хисабы юк. Матур гына яшәп китәләр. Мөгезле терлекләре генә унлаган баш, сарыклар, кош-корт турында әйтеп торасы да юк. Фәйрүзәнең башы абзардан чыкмый. Маллардан бушаган арада ишле гаиләнең өйдәге тавык чүпләп бетермәс эше белән мәж килә. Уңган киленнең эшен күрергә теләүче генә юк. Эшкә чумып, бизәнеп-төзәнеп йөрергә, юньләп үзен карарга да вакыт тапмаган чорда, бригадир урып-җыю вакытында басуда эшләүчеләргә ашарга әзерләп торырга колхоз эшенә чакыра. Илле яшькә дә җитмәгән, әле җимереп эш эшләрлек бианасы, аны өйдән чыгарасы килмәсә дә, бишкуллап ризалашты:
– Эшләрсең, тавык-чебешкә вак-төяк, калдык-постыгы ияреп кайтыр, тамагың тук булыр, уч тутырып декрет акчасын да түләрләр.
Абыйсының өйләнгәнен дүрт күзләп көткән энекәше йортка килен төшерде. Бар шартына китереп туй үткәрделәр. Фәйрүзә белән Наилнең туена кергән бүләкләр энекәшләренекенә бирнә бүләге буларак китте. Колхозның Фәйрүзә белән Наилгә дип, бүләк иткән өе дә дә яшь парга булды.
Тел-теше булмаган, бар эшне үзе белеп эшләгән Фәйрүзәне рәхәтләнеп, эче бушаганчы, теле белән игәргә яратты, күрәләтә читкә типте биана. Улы алдында киленен булдыра алган кадәр яманлап, тетмәсен тетте. Улы, әпәдәй авызына су кабып, хатынын яклап ник бер авыз сүз кыстырыр ла.
Авырга узган хатынның үтереп алма, груша кебек җиләк-җимештән авыз итәсе килгәч, ярты килограмм алма, ярты килограмм груша сатып алып, авызыннан суларын агыза-агыза ашаган килененә, акаеп карап:
– Каян килгән – тамак аерып, аерым урлашып ашау! Биш бала таптым, бернинди җимеш ашамадым берсе дә гарип түгелләр. Ирең тапканын өйгә кайтара. Син кадерен белеп тотмыйсың. Ирең – келәт, син генә йозак була белмисең, – дигән сүзләрне ишеткәч, Фәйрүзә кишергә күчте. Ана өлгереп җитенкерәмәгән алма-груша итеп, күз алдына китереп ашады, рәхәтләнеп кимерде.
Ире кара таңнан эштә. “Белорус”ы белән савучыларны җәйләүгә илтә китте. Бианасы, яшь килененең дөнья көтешен карап, әзрәк өйрәтеп кайтырга исәпләп, биләмгә чыгып киткән. Кичке уеннан соң гына кайтып яткан каенсеңлесе йокы туйдыра. Фәйрүзә, авыз эченнән яраткан җыры “Бөрлегән”не көйли-көйли, кер юа. Кинәт билен нидер яндырып үтте. Ул ирексездән бөгәрләнеп тезенә чүкте, җырны теш арасыннан сыгылып чыккан ыңгырашу алмаштырды. Аннан тагы эшен дәвам итте. Тагын билен уып бөгәрләнеп торып, тирән итеп тын алды. Керләрне элә башлаганчы, биленең кисеп сызлавына түзә алмыйча, чүгәләп тә, утырып та ятып та алды. Бәхетенә, бертуган сеңлесе хәл белергә килде. Шунда ук колхоз машинасында сөт ташучы булып эшләгән әтисе янына йөгерде. Хастаханәгә кадәр апасын озата барды. Барып, ун минут үтүгә, рәхәт урынны калдырганга үртәлепме, якты дөньяны күрүгә куаныпмы, бала кычкырып елап җибәрде. Әнисе машинада кыйгачлап утырып килгәнлектән, бәбинең күзенә кан төшкән иде.
Кодагыйлары кайтышлый, сөенче алырга кергән кодача белән кодасына:
– Уңган бичә ул таба, – дип, мыгырдана-мыгырдана, кодасына сырлы стакан белән тутырып, ачыр-ачымас балын салып бирде, килененнең сеңлесенә шәльяулык бүләк итте.
Наил малай көткән иде, ул теләгәнчә килеп чыкмагач, бик ачуы килде. Ачуын басар өчен, туйганчы эчте. Хатынының хәлен белергә барырга да теләмәде.
Фәйрүзә өйгә кайтканның икенче көнендә үк, аягына эрзинкә итек, өстенә иске фуфайка, бәләкәй кулларына үзе бәйләгән бияләйләрне киеп, башына юа-юа, мамыгы коелып беткән шәлне ябынып, абзарга маллар янына чыкты, асларын чистартты, сәнәк белән каерып, әллә никадәр печән салды, елгадагы бәкедән ташып, су эчерде, чиләкләрне тутырып, яңа бозаулаган сыерларның сөтен сауды. Бәләкәй кызчыкның әни сөтен имәсе килмәде, каптырган имчәкне авызга алмады. Шул көннән яшь ананың йокысы туймый торган, сөт җылытып-суыткан, бишек тирбәткән, күз йоммаган төннәре башланды. Кырык мирнең көен көйләгәнче, бер арбаның чөен чөйләгәнең мең артык та бит, сабыр итүдән башка чара юк.
(Дәвамы бар.)