Узган гасырның 70нче елларында безнең колхоз кассирын район үзәгенә хезмәт хакы алырга йөртүче махсус транспорт чарасы билгеләнмәде. Тәвәккәл йөрәкле кассир Рәхимә апа зур җаваплылыкны үз өстенә алып, теләсә-нинди юлдаш транспортка утырып йөреп, башкарды ул хезмәтне. Җәен көн озын, алай куркыныч түгел. Ә менә кыска, салкын кышкы көннәрдә ничек курыкмый зур сумма акчалар белән йөрде икән ул?!
Рәхилә апа, бервакыт җәен кичкырын кассадан 6 мең акча алып, кайтыр юлга чыга. (Ул елларда яңа “Жигули” машинасы яки бер бүлмәле фатир шул хак тора иде!) Юлда үзебезнен якка кайтучы яшь егет очрап, аны утырта. Иртүк көтү куарга торган Рәхилә апа, арткы урынга кереп утыра да, сумкасын утыргычка куеп, татлы йокыга тала. Авыл турысына җиткәч, шофер егет, аны уятып, төшереп калдыра. Рәхилә апа нинди машинага утырып һәм кем белән кайтканын да белми кала.
Өйгә кайткач та сумкалы акчасын калдырганын искә төшерми. Акчага рәис килеп кергәч кенә аптырап китә. Һәм юлда үзенең ничек кайтып җиткәнен бөтенләй хәтерләми дә.
Югалган акча турында милициягә хәбәр итәләр. Икенче көнне кассирны кулга алырга милиция вәкилләре килә. Ләкин, колхоз һәм авыл советы рәисләре бер сүзгә килеп, өч балалы гадел кассирны үз җаваплылыкларына алып калалар.
Рәхилә апа өчен кара көннәр башлана. Шул чаклы акчаны каян алып түләмәк кирәк! Бөтен авыл халкы белән акча эзлиләр. Ләкин бернинди очы-кырые күренми.
Рәхилә апаны алып кайткан егет, машинаны ишек алдына куя да, клубка чыгып китә. Ике көннән соң, машинаны ачып караса, арткы урындыкта ят хатын-кыз сумкасын күрә, ә сумкада зур суммалы акча була!
Иманлы егет тиз генә машинасына утыра да, хатын төшеп калган авылга җилдертә. Ашыгып, колхоз идарәсенә барып керә һәм андагы хезмәткәрләр алдына бер сумка акчаны китереп сала. Бар да акча табылганга исләре китеп, сүзсез килеш аптырашта кала. Хатын-кызлар егетне кочаклап, елый-елый тирән рәхмәтләрен белдерәләр. Куанычыннан кассир Рәхилә апа бер кәлимә сүз әйтерлек хәлдә булмый, үксеп елавын дәвам итә.
* * *
Күптән уйлап йөрдем, шул вакыйга турында язарга дип. Ләкин берничек тә җай чыкмады. Соңга калып булса да, бүгенге көн гаделсезлекләренә, битарафлыкка, алдакчылыкка, имансызлыкка, кешенең берсен-берсен батырырга гына торуына шаккатып, күрше авыл егете, иманлы бәндә – Илдар абыйга һәм тәвәккәл, гадел, җаваплы кассир Рәхилә апага бу язмамда чиксез соклануымны һәм рәхмәтемне белдереп, мәдхия укыйсым килде.
Шәфкать ГАНИЕВ,
Мукшур.
Фото: zlox.ru