Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 август 2021, 09:35

Лилия КАШАПОВА-ИСКУҖИНА. Кияү-балакаем

Кич җиттеме, кызыкай киенеп-ясанып клубка ашыга, ә Саниянең җаны уч төбендә.  “Тукта әле! Күрмәгәнен күрсәтим әле мин бу малайга!”– дип, Сания апа бу хәлләргә нокта куярга ниятләде.

Лилия КАШАПОВА-ИСКУҖИНА. Кияү-балакаем
Лилия КАШАПОВА-ИСКУҖИНА. Кияү-балакаем

 Сания апаның төпчек кызы Гөлназ унынчы класста укып йөри. Яше кырыкка җиткәндә тапты ул аны. Шуңадырмы, бигрәкләр дә иркәләп үстерде инде. Армия хезмәтеннән яңа гына кайткан Шакир малае Рөстәмнең Гөлназы артыннан йөрүен ишеткәч, бөтенләй йокысы качты. Исенә танавын лыш-лыш тартып, бер булса да озатырга тырышып йөргән Шакир килеп төште. Җене котыра иде инде шуны күрсә. Җитмәсә, малае озата имеш... Әйтеп тә карады Сания апа, әрләп тә алды. Нинди генә вәгазьләр укымады, ә Гөлназ, җиңел генә итеп: “Ә, без болай гына,” – ди дә куя. Саниягә бик таныш ул сүзләр. Аның да яшь чаклары әле кичә генә булган кебек. Шул “болай гынадан” башлана да инде барысы да. Кич җиттеме, кызыкай киенеп-ясанып клубка ашыга, ә Саниянең җаны уч төбендә.

 “Тукта әле! Күрмәгәнен күрсәтим әле мин бу малайга!”– дип, Сания апа бу хәлләргә нокта куярга ниятләде. Ире Газыйм да күрше авылга олы кызларына утын әзерләшергә киткән чак. Гөлназның чыгып китүе булды, гөлбәчтәге озын кисәү агачын алып чыгып, өй алдындагы ишек почмагына сөяп куйды.

 Бүгенге кич елга сузылгандай булды инде, дип уйлана-уйлана, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, урам якны күзәтә торгач, тәмам арыды Сания апа. Чәйнеген чыжлаткандай булды, эчәрдән дә түгел, эч пошканнанмы, чәй эчкәндәй итте. Тагын пәрдәне чак кына ачып, урамга күз салды.

 Капка төбендә торалар. “Хәзер барсын да әйтәм! Йөрмәсен яшь баланың башын әйләндереп! – диде дә, кисәү агачын эләктереп, ялт итеп баскыч төбенә килеп тә чыкты. Ишек тавышын ишетеп, Гөлназ атылып өйгә кереп югалды. Рөстәм кая киткәндер.

Менә шул минутта башланды да инде тамаша... Баскыч төбендә генә яткан бозауны күрмәде шул Сания апа. Рөстәмне куып җитәм дип, зур гына адым атлаган иде, шул арада бозау сикереп торды.

 Ә апакай җаным бозау өстендә җилдергәнен берничә минуттан гына аңлады, ахрысы. Сул кулы белән малкайның муеныннан кысып кочаклаган, ә уң кулындагы кисәү агачын, нишләптер, тартып та алмаслык көч белән чытырдатып кыскан иде.

 Кинәт кенә спектакльгә әйләнгән бу хәлне тәрәзәдән күзәтеп торган Гөлназ еларга да, көләргә дә белми, йөгереп ишек алдына чыкты. Бу минутта, киноларда гына күрсәтә торган ат өстендәге сөңге тоткан сугышчы кебек, Сания апакай ишек алдын бер әйләнгән иде инде. Башыннан, яшен тизлегендә бер-бер артлы үткән уйларны санасаң, исең китәр: “Эх, иренмиче генә утарга япкан булсам икән бу бозауны! Ну, төшсәм, кирәген бирәм бит инде бу Рөстәмнең! Күрше-күлән карап тормасын тагы. Сөйләп күзеңне ачырмаслар! Ничек кенә төшәргә соң бу хайван өстеннән?” Тагын әллә ниләр, әллә ниләр...

 Нишләргә белмәгән Гөлназ, аптырагач: “Рөстәм! Рөстәм!” – дип кычкыра башлады. Шау-шуны ишеткәч, Рөстәм дә кире борылып килгән иде. Нәкъ капка ачкан вакытка туры килде бу сәяхәтнең икенче өлеше. Ярый әле, башы җитеп, кисәү агачын ташлаган булган апакай.

 Бәрелеп дигәндәй үтеп киткән бозау күздән югалды. Буынсыз, хәлсез, сүзсез калган Сания апаны Рөстәм өйгә алып кереп диванга яткырды. Һушын- зиһенен яңа җыеп өлгергән Гөлназ әнисенә тамчылап йөрәк даруы салып эчерде, аннары чәй әзерләде. Ул арада Рөстәм чын күңеленнән гафу үтенде.

 Бик тә әйбәт егет икән ләбаса, нинди матур итеп сөйләшә, сөйкемле генә күренә, дип, уйлана-уйлана, Сания апа чәен чөмерде.

 Калганын сөйләп тормыйм. Бик тә күңелле тәмамланды бу хәлнең азагы. Сания апа белән Газыйм абый Гөлназ белән Рөстәмгә гөрләтеп туй үткәрделәр. “Кияү-балакаем” дип кенә тора хәзер Сания апаң Шакир малае Рөстәмгә.

Туймазы районы, Серафим авылы.

***

Автор үзе хакында

 1954 елның 19 маенда Ульяновск өлкәсе Инза районының Глотовка поселогында дөньяга килгәнмен. Балачагым искиткеч матур, оҗмах почмагында – Туймазы районы, Киек-тамак авылында үтте.

 Авылыбызда мәктәп булмаганлыктан, әти-әниебез, төпле белем алсыннар дип, Туймазы 1нче интернат-мәктәбенә урнаштырды. Уку елларында бию түгәрәгенә йөрдем, КВНнарда, концертларда, бәйгеләрдә бик теләп катнаштым. Сәнгатькә чын мәхәббәтем дә шуннан башлангандыр. Стәрлетамак Мәдәният-агарту техникумының театр бүлеген тәмамлап, Октябрьский шәһәре тегү фабрикасында үзешчән сәнгать җитәкчесе, аннары шул ук һөнәр буенча 27 ел Серафим поселогында “Октябрьскнефть” нефтьчеләр клубында эшләдем.

Башкорт теле укытучылары җитмәү сәбәпле, 1нче балалар бакчасына чакырдылар. Балалар өчен шигырьләр язып, яңа музыкаль һәм биюле уеннар уйлап чыгарып, ел саен сабантуй, “Нәүрүз”, “Карга-туй”, “Нардуган” бәйрәмнәрен бик күңелле итеп үткәрә идек.

 20016 елда “Туймазы хәбәрләре” гәзитенең җәмәгать хәбәрчесе Елена Ануфриеваның “Без яшәргә теләгән дөнья” дигән китабында шигырьләрем чыкты, үз нәшер юлы белән “Звон души”, Күңелем сәйләннәре”, “Серле тирмә” исемле китапларымны бастырдым. Күп кенә шигырьләргә төбәк композиторлары көйләр яздылар. “Туймазы хәбәрләре”, “Кандра”, “Кызыл таң”, “Өмет”, “Яншишмә” гәзитләрендә татар, башкорт һәм рус телендә шигырьләрем, юмористик хикәяләрем даими басылып тора.

 2014 елдан башлап, “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзасымын.

Лилия КАШАПОВА-ИСКУҖИНА. Кияү-балакаем
Лилия КАШАПОВА-ИСКУҖИНА. Кияү-балакаем
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: