Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 август 2021, 23:37

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сорап алган ялгызлык. Хикәя (2)

Үзен ачыктан-ачык мыскыллаган иреннән бизгән Таңчулпан, сабырлыгы бетеп, аерылырга булды.

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сорап алган ялгызлык. Хикәя (2)
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сорап алган ялгызлык. Хикәя (2)

Башта бәхетеннән очып йөргән хатынны соңгы елларда ике катлы яңа йортлары сөендерми дә башлады. Әллә ничә бүлмәле йортта ир белән хатын бер-берсен күрмәде дә диярлек. Башта гаражында кешегә машина көйләп, соңрак машина төзәтү буенча үз эшен ачкан Зәвир, шушы биек йортны салам дип, көне-төне эшләде. Яшәп яткан район үзәге зур гына. Клиентлар җитәрлек. Кешедә машина күп. Зәвирнең эше уңышлы барды. Өстәвенә, Таңчулпан чирканып-иренеп тормады, мал үстереп сатты. Икәүләп тырыша торгач, тормышлары алга китте. Балаларын үстереп, укырга керттеләр. Ике катлы зур өйнең ишегалдына таштан мунча, гараж салынды.

Икесенә дә затлы машина алдылар. Зәвир элекке кебек мазут-майга батып, машина астында ятмады, кеше яллап эшләтте. Соңрак машина кирәк-ярагы сату кибете дә ачып җибәрде. Тик өйдә байлык арткан саен аралары суына барды. Зәвирнең моңа кадәр Таңчулпан белмәгән “текә” дуслары барлыкка килде. Эше яхшы барсын өчен Зәвир урында эшләгән кирәкле кешеләр белән танышты. Соңгы арада гаиләсеннән читләшә башлаган ир күп вакытын яңа дуслары, файдалы танышлары арасында үткәрде. Бай ирләр янында җиңел акча яратучы җилбәзәк хатын-кызлар чуалырга ярата, Зәвир дә хатынына бирә алмаган назын башка яшь, дәртле хатыннарга бирде. Өенә кунарга кайтмый калган чаклары күп булды. Нинди сабыр холыклы Таңчулпанның да түземлеге бетте. Тормыш ямен тавыш-гауга бозды. Хатын яратып тормышка чыккан ирен танымас булды. Әйе, байлык кешене үзгәртә икән шул. Кызганыч, бөтен кешене дә яхшы якка түгел... Күбрәк киресенчә. Зәвирнең төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, сөйләшүенә хәтле үзгәрде. Яшь чагында Таңчулпанны сокландырган, бүрек кебек күпереп торган чәчләрен заманча пәке белән кырып, бармакларына калын ялтыравык балдаклар киеп алган ир түгәрәк корсак үстереп җибәрде. Байлык ягыннан үзенә җитә алмаган күрше-күлән, дуслар онытылды. Башта бер-ике тапкыр хатынын алып, соңрак акча яраткан яшь туташларны ияртеп, Зәвир еракка ял итәргә йөрде. Үзен шулай ачыктан-ачык мыскыллаган иреннән бизгән Таңчулпан, сабырлыгы бетеп, аерылырга булды. Тик байлыгын, акчасын бүләсе килмәгән ире үзенчә, үзенә ошаганча яши бирде.

 


(Ахыры бар.)

 


Фото: stihi.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: