Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 август 2021, 23:48

Айрат ИБРАҺИМ. Утырып уйлар уйладым...

Без үскәндә Ганс, Фриц исемнәре сүгенү сүзенә тиң иде. “Немец” сүзе кабахәтлек, пычрак, явыз, хәшәрәт, хәсис кебек сыйфатларның тупланышы булды.

Айрат ИБРАҺИМ. Утырып уйлар уйладым...
Айрат ИБРАҺИМ. Утырып уйлар уйладым...

Бил тамырына сукты

 


Утызынчы еллар халкыбызның иң уңган егет-кызларын кырып салды. Ә сугыш һәр авылдан йөзләрчә сөлектәй ир-егетләребезне тартып алды. Аларның исә яртысы да әйләнеп кайтмады. Тагын шунысы бар: урыс язучылары Татарстан җирендә, Чистай, Алабугаларда сугыш дәверен кичереп ятканда, татар язучылары барсы да диярлек фронтта булды. Егермегә якын язучыларыбызны сугыш йотты. Хәер, язучыларыбызны гына түгел. Мәшһүр “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллин кебек күренекле улларыннан мәхрүм итте сугыш.

 


Кемнән үч алырга?

 


Без үскәндә Ганс, Фриц исемнәре сүгенү сүзенә тиң иде. “Немец” сүзе кабахәтлек, пычрак, явыз, хәшәрәт, хәсис кебек сыйфатларның тупланышы булды.

Үстек – аңладык: эш немецта түгел, эш халыкларны һәлакәткә илтүче көчләр килеп чыгуында. Хәер, алманнар үзләре фашизм өчен үз гаепләрен таныдылар һәм җиң сызганып эшләргә тотындылар. Һәм нәкъ шуңа күрәдер дә “Алман могҗизасы – германское чудо” белән бөтен дөньяны шаккаттырды немец халкы.

Чынлап та инде: җиңелгән халык җиңүчегә ярдәм кулы суза. Соң ничек шул халыктан үч аласың, ди? Гомумән, нәрсә ул үч алу? Безнең сугыш аркасында күргән михнәтләребезне җиңеләйтергә ярдәм итәме соң ачу саклау?

Тик менә начар хисләр дә туа бит башкайларыбызда. Йөрәкләргә салынган җәрәхәтләр җөйләнде бугай. Алай артык сулкылдамый. Хәзер немецларны сүгүче күренми алай. Ә менә “татаро-монгольское иго” дигән сүзне һаман да селәгәй сибә-сибә тәкърарлыйлар. Болай да киселгән, асылган, кырылган, сибелгән, чукындырылган татар халкына Алтын Урдага карата тәрбияләнгән нәфрәт хисе күз ачарга ирек бирми. “Вы нас триста лет держали!”...

 


Фото: tatar-today.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: