Барлык яңалыклар
Дөнья бу
31 июль 2021, 07:03

Камил ФАЗЛЫЙ. Мин монда! Булган хәл

Баксам, көтүчем ялгыз каен төбендә арка терәп утыра. Кыяфәтенә караганда, каяндыр хәмер табып, мул гына төшереп алганга ошаган.

Камил ФАЗЛЫЙ. Мин монда! Булган хәл
Камил ФАЗЛЫЙ. Мин монда! Булган хәл

Сезнең якларда ничектер, безнең авылда ялланган көтүчене төш җиткәч көтүлеккә барып ашаталар. Мин дә үз чиратымда азык-төлекне рюкзакка шыплап тутырып, аркама асып, юлга чыктым. Хәзер бит көтүчене элекке заманнардагы кебек басу-ялан буйлап эзләп, маллары кайда табырлады икән дип баш ватасы юк. Телефон кесәдә. Әле дә номерын гына җыйдым да:

 – Син кайда? – дип сорадым.

 – Мин монда! – дип җавап кайтарды трубкадан көтүчем Пошмасҗан. 

И-и рәхәт тә инде яныңда телефон булгач! Төгәл урынын беләм дә, күз ачып йомган арада янына барып та җитәм.

 –  Төгәл генә әйт әле, кайда син?

 – Монда мин, монда!

 Һы, менә кызык. Ишетмәсәң, ишет. Урман акланындамы, әллә елга буендамы? Бәлки Атнаштар тавында көтәдер?..

 – Урман акланындамыни? – дип ачыклык кертергә тырыштым.

 – Әйе.

 Мал куалыйдыр, күп сөйләшми. Вакыты юклыгы сизелеп тора. Ерак киткән. Өч чакрымнан да ким булмас. Тәвәккәлләп, шул тарафка юлландым. Арка тирләремне чыгарып үттем үтүен, тик тирә-юнемдә көтү күренмәде. Менә сәер хәл! Яңадан шылтыратам:

 – Син кайда? Мин сине таба алмадым. Су агамы анда?

 – Ага шул, – диде Пошмасҗан уфтангандай. Димәк, су буенда бу. Киттем Өсән елгасына табан. Сәгать ярым да үтмәде, барып җиттем, тик... көтү генә юк. Янә шылтыратам:

 – Алло! Син кайда?

 –  Мин монда, –  дип, сабыр гына җавап кайтарды Пошмасҗан.

 – Камышлар үсәме ул тирәдә? – дип сорадым, бәлки Кызылъяр буенда көтәдер дип уйлап.

 – Камышлардан болайрак мин.

  Әһә, димәк, күрәндә көтә. Шул тарафка юлландым. Аркамдагы рюкзак кына авырайды. Ләкин  көтү бер тарафта да күзгә чалынмады. Шылтыратсам, көтүченең нинди җавап бирәсен инде алдан чамалаганга күрә, тау башына үрмәләдем. Текә булса да, кәҗә майларын чыгарып, тәки менеп җиттем. Өстән караганда, бөтен тирә-юнь уч төбендәге кебек ачык күренә. Баксам, көтүчем ялгыз каен төбендә арка терәп утыра. Кыяфәтенә караганда, каяндыр хәмер табып, мул гына төшереп алганга ошаган.

 – Нинди урман булсын бу, тау башы ләбаса?! – дидем, ачуымны җыеп. Пошмасҗанның үз сүзе сүз, телен чак көрмәкләп:

 – Агачка сөялеп утырам и... Димәк, урман! – диде.

 – Ярый, ялгыз каен урман булды ди, ул чак агып яткан суларың кайда?! – дип борып алдым тегене.

 – Әнә, шешәдә иде, авып аккан... Жәлке кәнишне... Зәм-зәм суы... Яртысын гына эчеп өлгердем, – ди мөртәт, күз дә йоммый.

 – Үзең мондасың, ә көтүең  кайда?

 Пошмасҗан башын чак күтәреп тирә-юньгә күз салды:

– Бая гына монда иде, хәзер... тегендә... Башкача бәйләнмә! – диде дә, башын каен төбенә терәп, изрәп йоклап та китте...

Фото: kommersant.ru

Камил ФАЗЛЫЙ. Мин монда! Булган хәл
Камил ФАЗЛЫЙ. Мин монда! Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: