Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 июль 2021, 09:37

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Бәхет аяк астында (2)

"Бәхетем минем! Ышанычлы дустым! Бәхетем аяк астымда булган, имеш. Бәхетсезлек булмаса, бәхет тә килмәс идеме икән?"  Нигъмәт Шәйдәне үзенә таба тартты, ныгытып кочаклады. Бәла аяк астында, дисәм, кайчак бәхет тә аяк астында табыла икән, дип уйлады Шәйдә. Карышмый гына Нигъмәтнең кочагына сыенды.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Бәхет аяк астында (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Бәхет аяк астында (2)

(Дәвамы.)

Алар һәркөнне шул скверда очрашты. Киноларга да бардылар, бакчаларда да йөрделәр, сөйләшмәгән темалары калмады. Бер-берсенә нык ияләшеп, аерыла алмас дуслар булып киттеләр.

 Шимбә көнне Красноусол санаториена барып кайтырга булдылар. Шәйдәнең әти-әнисе анда ял итә. Аларны да күреп, хәл-әхвәлләрен белеп кайтырлар. Санаторий белән танышып, шифалы суларын эчеп, тугайларын буйлап, тауларына менәрләр. Тау өстенә урнашкан часовня белән танышырлар. Шулай ниятләп, иртән автовокзалда очрашып, автобус белән барып-йөреп кайтырга килештеләр.

 Иртән Шәйдә автовокзалга барган иде. Автобус килде, китте. Нигъмәт кенә күренмәде. Бер-бер көтелмәгән хәл килеп чыккандыр. Бер төрле дә хәбәр итә алмагандыр. Хәерлегә булсын инде, дип борчылды Шәйдә.

 Килмәсә килмәс, ә, бәлки, бүген килер дә әле, дип, үзләре үз итеп, яратып өлгергән скверга көн дә барды. Скверда йөрештереп, ярты сәгать чамасы көтте дә Нигъмәт күренмәгәч, кайтып китте. Берничә көннән соң ул үзе Шәйдәләргә килеп керде. Ишектә Нигъмәтне күреп, Шәйдә нык гаҗәпләнде.

 – Нигъмәт?! Сез кайдан килеп чыктыгыз әле? Әйдүк! Рәхим итегез!

 – Син мине югалткансыңдыр инде. Әллә ниләр уйлап беттеңме ? Әллә сабыр гына мине көттеңме?

 – Мин сезгә ышандым. Скверга барып йөрдем. Көттем. Ни генә булды икән, дип борчылдым.

 – Авылга ашыгыч кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Әтинең авыр хәлдә булуы турында телеграмма алдым. Ашык-пошык җыенып, кайтып киттем. Әти мине генә көтеп яткан икән. "Әти, мин кайттым. Хәлең ничек?" – дип, аңа иелдем.

Ул, күзен ачып, миңа карады, нидер әйтте. Аңлый алмадым. Бик үкенечле, үтә кыен булды. Шундук җан бирде. Иллесе дә тулмаган иде бит әле. Кем уйлаган шулай иртә китеп барыр дип? Әтиемне җыештырып килдем. Ни генә әйтте икән, дип, юл буена уйланып килдем. Башка берни әйтмәде бит. Сөйләшеп кенә дә булмады, ичмасам. Ул авыр сулап куйды. Күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.

 – Кайгыңны уртаклашам. Елый алсаң, ела! Уңайсызланма!

 – Рәхмәт!

 Ул еламады. Ирләр хатын-кыз алдында күз яше күрсәтми инде. Нигъмәт тә түзде.

 – Син юлдандыр әле. Чәй куям. Чәй эчәрбез.

 – Әйе, автобустан бу тирәдә төшеп калдым. Сине сагындым. Тизрәк күрим. Миннән суына башламасын. Юатыйм. Аңлатыйм, дидем.

 – Кереп әйбәт иткәнсең. Югыйсә борчылып тора идем әле. Бу минем энем Илмир. Сөйләшә торыгыз. Мин хәзер.

 Ул аш бүлмәсенә юнәлде. Нигъмәт Илмир белән кул биреп күреште.

 – Ничәнчене тәмамладың инде? – дип, сүз башлады ул.

 – Тугызны тәмамладым.

 – Кая барырга ниятләп торасың? Техникумгамы?

 – Юк. Унберне бетерергә булдым. Аннары институтка керермендер.

 – Ниндигә, дип, чамалап торасың?

 – Белмим әле. Уйлармын...

 – Әйдәгез, чәй әзер, – дип, аш бүлмәсенә чакырды Шәйдә кереп.

 Алар өчәүләшеп чәй эчте.

 – Шәйдә, әйдә! Йөреп килик! Бәлки, кино карарга да өлгерербез әле.

 “Родина”га кереп, кинога билет алдылар. Кино башланырга байтак вакыт бар иде әле. Урам буйлап атладылар. Үзләре дә сизмәстән таныш скверга килеп җиткәннәр икән. Икәүләп көлештеләр, эскәмиягә барып утырдылар.

 – Бәхетем минем! Ышанычлы дустым! Бәхетем аяк астымда булган, имеш. Бәхетсезлек булмаса, бәхет тә килмәс идеме икән?

 Нигъмәт Шәйдәне үзенә таба тартты, ныгытып кочаклады. Бәла аяк астында, дисәм, кайчак бәхет тә аяк астында табыла икән, дип уйлады Шәйдә. Карышмый гына Нигъмәтнең кочагына сыенды.

 – Кешегә бәхет төрле юллар белән киләдер, күрәсең, әйеме, Нигъмәт? – дип җаваплады ул.

 – Шулайдыр, алтыным. Әл дә син бар әле. Нишләр идем. Шөкер, икәүбез. Әнигә бик авыр инде. Елый да елый. Шәйдә, әйдә киләсе ял безгә бергә кайтабыз. Авылга диюем. Син минем белән барырсыңдыр бит?

 – Барырмын. – Тәмле телле, йомшак күңелле якыным, таянычым бит син, дип шатланып уйлады ул. – Мин синең белән җирнең читенә дә барырга риза.

 Нигъмәт шатлыгыннан кызны тагын да кысыбрак кочаклады, иреннәреннән суырып үпте.

 – Әй, сытасың бит! – иркәләнде тегесе.

 – Нык сагындым бит үзеңне, сөеп туя алмыйм.

Алар җитәкләшеп кинога китте. Бер-берсенә сыенышып, нык терәлешеп утырды алар. Икесе дә бәхетле елмая иде.

Фото: Pixabay.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Бәхет аяк астында (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Бәхет аяк астында (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: