Җәйнең җылы кояшлы көнендә тигез җирдә Шәйдә кытырлы асфальтка егылып, битен сыдыртты. Уң як яңагы тырналган кебек тоташ кансырап тора. Берничә көн элек кенә аяк киемнәре төзәтүче оста түфлиенең үкчәсенә тузган микропорка урынына тимер кисәге кагып куйган иде.
– Менә кара, нинди нык булды. Тиз генә тузмас. Озакка җитәр. Абзыеңа рәхмәт әйтеп, искә алырсың, – дип мактанган да иде әле. Шул тимер ышкылудан шомарып, таеп китте дә инде. Кызый как асфальтка бигрәк кинәт үтә дә җайсыз барып төште. Әнә хәзер бөтен гәүдәсе белән сузылып ята җирдә. Кузгала да алмый. Я инде, көз, я кыш булса, бер хәл иде. Кышкы тайгакларда егылмаганны. Коп-коры җирдә көпә-көндез егылып ят, имеш. Башы асфальтка кат-кат бәрелеп-бәрелеп алган иде. Бәрелгән җире йомырка зурлыгы булып, күбеп тә чыкты. Җитмәсә, авыртып та тора әле. Торырга иде дә бит, кузгала алмый.
Ике егет, аңа кабат-кабат борылып карап:
– Төш тә җитмәгән бит әле, кай арада өлгергән. Лыкма ич. Үзе яшь кенә күренә... – дип, төкеренә-төкеренә, көлешә-көлешә үтеп киткән булдылар. Хатын-кызлар аны урабрак, аңа гаҗәпләнеп карап үтте, җирәнгән булып кыланды. Харап инде! Бер олы гына абзый тамагын кырып, какырып, төкереп үк куйды. Какрыгы Шәйдәдән ерак түгел барып төште. Кит! Кайда төкерә инде! Берәрсе күрмичә басса, Шәйдә белән янәшә тәгәри бит инде. Бер миһырбанлы бәндә булсачы! Юк бит! Кыз елар чиккә җитте, әмма гарьләнүдән ярдәм сорап эндәшмәде. Торырга уйлаган иде. Тәннәре кырылган төсле тоелды. Әллә берәр җире сынганмы? Ник тора алмый? Менә кайда бәла. Бәла аяк астында, диләр шул. Ул бүген Шәйдәне сагалап торган. Тагын торырга маташып карады. Ләкин тагын тора алмады. Аның яныннан кешеләр үтеп китеп торды. Кыш егылсаң, йөгереп килеп җитәрләр иде. Җәй эчеп исергән кеше генә тора алмый аунап ятадыр инде. Болар мине исерек, дип уйлыйлардыр, ахырсы. Әйтәм, төкеренәләр. Югыйсә ярдәмгә килерләр иде. Тапкансың син дә егылыр вакыт!
Шәйдә шулай төрлечә уйланып, кузгала алмый байтак ятты. Шулчак ак күлмәк өстеннән соры костюм кигән егет аның янына тукталып, текәлеп бераз карап торды. Исерек түгел бит бу. Үзе сөйкемле.
Егет аны таныды. Ул иптәшләре белән сөйләшеп торганда, тык-тык басып, үтеп киткән кыз бит бу. Ул аңа сокланып карап калган иде. Артыннан иярергә дә уйлаган иде. Иптәшләре тоткарлады. Югыйсә ул да шул якка бара иде ич.
– «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртабызмы?
– Юк! Кирәкми.
Бәй, бу бая аңа каерылып карап калган егет ләбаса. Төскә күзгә ташланырлык чибәр түгел. Нык сипкелле. Чәче дә җирән. Шулай булса да сөйкемле, сипкеле дә үзенә килешеп тора икән, дип уйлады кыз.
– Алайса әкренләп торабыз. Бирегез кулыгызны! Әйдә, әйдә! Кай җирегез авырта? Сөякләрегез кырылмаганмы?
– Әллә... Тән тотыш авырткан кебек.
– Менә шулай. Хәзер миңа тотыныгыз. – Егет кызга торырга булышты. – Булды. Аякка бастык. Кайсы якка барабыз? Алгадыр?
– Әйе, урамның ә-әнә теге төшендә яшим.
Егет кызны култыклап алды, атлатып карады.
– Я, ничек? Кайта алабызмы?
Тәннәре авыртса да, атларлык икән. Бер җире дә сынмаганга охшый. Кыз авырлык белән булса да, егеткә тотынып, атлап китте. Егет кызның кемнәр белән яшәве, укыймы, эшлиме, әти-әнисенең кайда эшләүләре белән кызыксынды. Үзе турында да сөйләп алды.
– Мин Новосибирскида физика-математика факультетын тәмамлап, эшкә туган ягыма, Уфага кайттым, эшләп йөрим.
– Әнә күрәсезме? Мин шунда эшлим. – Ул авиация университетына күрсәтте. – Исемем Нигъмәт. Сезнеке ничек?
– Шәйдә...
– Шәйдә, Шәйдә! Ят исем. Матур исем.
Сөйләшүе үтә ягымлы. Татлы телле. Сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Егет кызга ошады.
...Ә ул, бөтенләй көтмәгәндә:
– Әйдәгез, бүген кинога барабыз! – димәсенме.
– Шушы йөзем беләнме? Шул хәлдәме? Юк!
– Алайса болай гына очрашыйк. Бакчада, кешеләрдән читтәрәк йөреп торырбыз.
– Юк, бүген булмый. Башка вакытта...
– Сөйләштекме алайса? Бер өч көннән әнә анавы почтамт
...Ә ул, бөтенләй көтмәгәндә:
– Әйдәгез, бүген кинога барабыз! – димәсенме.
– Шушы йөзем беләнме? Шул хәлдәме? Юк!
– Алайса болай гына очрашыйк. Бакчада, кешеләрдән читтәрәк йөреп торырбыз.
– Юк, бүген булмый. Башка вакытта...
– Сөйләштек алайса? Бер өч көннән әнә анавы почтамт янында. Аннан скверга барырбыз. Мин сезне көтәрмен. Килегез яме? Онытмагыз! Җиделәрдә! Ярыймы?
– Ярар.
Нигъмәт Шәйдәне фатирына хәтле озатып куйды. Кыз кереп киткәнче карап саклап торды. Бер карауда ук ул кызны үз итте. Гади. Сабыр. Акылсызга димәссең, үзе сөйкемле, чукынчык! Нигъмәт күңеллеләнеп, дәртләнеп китеп барды.
Өч көн аңа өч ай булып тоелды. Вакытны этәрердәй булып, үрсәләнеп, ашкынып йөрде. Ниһаять, үтмәстәй тоелган өч көн үтеп китте.
Эштән чыгу белән ул почтамт янына чапты, канатлы коштай очты. Шәйдә юк иде әле. Ун-унбиш минут үтте. Шәйдә күренмәде. Сәгать сигез дә тулды. Юк. Эзе дә, юлы да юк. Бик ышанычлы кебек иде. Алдашуымы икәнни? Нигъмәт ни уйларга да белмәде. Булмас! Җәрәхәте төзәлеп җитмәгәндер, бәлки. Килергә шуңа уңайсызлангандыр да. Хәле дә юктыр әле, мөгаен. Авыртулары көчәеп киткән булуы да ихтимал. Икенче, өченче көннәрдә ныграк сызландыра, ди торган иде әнкәсе. Шулай булуы бик мөмкин, дип юатты ул үзен. Ни дә булса булгандыр инде. Көн дә килергә, көтәргә кирәк булыр. Бәлки, иртәгә үк килер. Кайчан булса да килми калмас.
Әмма Шәйдә икенче көнне дә килмәде. Өченче, дүртенче көннәрдә дә күренмәде. Нигъмәткә күңелсез, кыен булып китте. Әгәр бөтенләй килмәсә?.. Килмәве дә мөмкин бит. Торырга булышкан, имеш. Харап! Бигрәк зур ярдәм күрсәткән икән. Исе дә китмәгән әнә. Юк бит! Бишенче көн көтә бит инде. Килмәс болай булгач. Бүген көтәм дә башкача килеп тә йөрмәм. Дөньяда кызлар бетмәс. Онытырмын әле, дип юанырга тырышты Нигъмәт.
Үзе Шәйдә килергә тиешле юлдан күзен алмады, үрелеп-үрелеп үтеп баручыларны күзәтте, араларында Шәйдә күренмәсме? Һәм ул үз күзләренә үзе ышанмады. Шәйдә килә ләбаса. Күрми, узып китмәсен. Ул атлый-йөгерә колачларын җәеп аның каршысына чыкты. Бәлки, аның янына килмидер дә әле. Болай гына үтеп-китеп баруыдыр. Тотып калырга кирәк, дип юлына аркылы төште, кочагын җәеп каршысына атлады. Үтеп китмәсен тагын, дип кулыннан эләктереп алды, күзләренә карады. Бәхете, кыз аның белән очрашуга килә икән.
– Вәгъдәләшкән көнне дә, башка көннәрдә дә килә алмадым. Гафу итегез! Йөзем кутырлады, бал сөртеп ояла-ояла гына йөрдем. Тәннәремдәге авыртуларым да көчәйде. Мин сез килмәссездер инде, дип уйлаган идем. Әллә көн дә килдегезме?
– Әйе. Бүген килмәсә, иртәгә килер. Барыбер бер килер, дип өметләнеп, ышанып көттем. Ялгышмаганмын. Сез ышанычлы кеше булып чыктыгыз.
– Рәхмәт комплиментыгызга...
– Бу комплимент түгел. Дөресе шул. Әйдәгез скверны урап йөреп килик. Сөйләгез, хәлләрегез ничек? Ничек дәваланасыз? – дип, ул Шәйдәне җитәкләп алды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.