Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 июль 2021, 10:02

Ранья МӨХӘММӘТДИНОВА. Әнием

Әни барысын да алмаштыра ала, ләкин беркем дә аны алмаштыра алмый...

Ранья МӨХӘММӘТДИНОВА. Әнием
Ранья МӨХӘММӘТДИНОВА. Әнием

Балаларның беренче сүзе – әни. Иң көчле мәхәббәт – әни белән бала арасында. Күпме яхшылык, кайгырту һәм наз бу сүздә! Ул – кешеләрнең иң мөһиме, якыны. Аңардан да якынрак кеше юк. Әни барысын да алмаштыра ала, ләкин беркем дә аны алмаштыра алмый. Бар телләрдә дә “әни” сүзе иң назлысы.

Әнкәйнең эшли белмәгән нәрсәсе юктыр. “Алтын кул” дип әйтеп була аларга. Бала чирләгән вакытта аның янында кем?  Дөрес, әнкәсе һәм аның шифалы, тылсымлы куллары. Чәчләрдән сыйпый: авыруың кул белән сыйпап төшерелгән кебек үтә дә китә.

Ә ул куллар ничек тәмле пешерәләр... Телеңне йотарсың! Шул йомшак, җылы куллары белән кече чактан башлап бүгенге көнгә кадәр сөя, иркәли.

Әни! Нинди матур һәм күп мәгънәле сүз. Үз гомерендә кеше күпме тапкыр әйтә икән бу сүзне?! Бу сүз һәрвакыт һәр йөрәктә. Аңа мәхәббәтең никадәр күбрәк, тормышың да шулкадәр күңеллерәк, яктырак үтә.

Һәр ана үз баласын сөеп, күңелен салып үстерә. Мәкальдә әйтелгәнчә: “Аю да баласын – аппагым, керпе дә йомшагым дип сөя”. Ана мәхәббәтеннән дә көчлерәк бер ни дә юк. Аңардан башка кем синең турында кайгыртсын, авыр вакытларда булышсын, шатлыкларыңа куансын?
Алар безне яхшы, гадел, кешелекле булырга өйрәтә. Безгә киләчәктә кирәк булачак файдалы киңәшләр бирәләр.

Һәр кеше үз әнисен дөньяда иң яхшы һәм матур кеше дип белә. Мин дә шулай уйлыйм. Минем әнием – түземлек һәм чыдамлык үрнәге. Ул һәрчак мине кайгырта һәм ярдәм итә. Мине күпме көч, күңел һәм җан җылысын салып үстергән! Бик игелекле, авыр минутларда ярдәм итә белә торган кеше ул.

Мин туганчы пешекче булып эшләгән, мин бераз үскәч, чәчтарашчы һөнәрен алган. Хәзер ул оста итеп чәч кисә, прическалар ясый. Мәктәптән кайтуымны тәмле ашлар пешереп көтә. Буш вакытта мине дә тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәтә. Ул – талантлы, оста куллы кеше, нинди генә эшкә тотынса да, кулыннан гөлләр тама, йөзеннән елмаю китми. Биатлон, чаңгы ярышларын да ярата.

Аның матурлыгына сокланмыйча булмый. Шундый яшь күренә! Әнием минем тышкы яктан гына түгел, күңеле белән дә бик матур кеше.

Кадерле әнием, рәхмәт миңа тормыш бүләк иткәнең өчен! Сиңа сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гөмер һәм күп бәхетле мизгелләр телим. Мин сине бик-бик яратам!..

Кыйгы районының

Тугызлы авылы мәктәбе укучысы.

Фото: Pixabay.

Ранья МӨХӘММӘТДИНОВА. Әнием
Ранья МӨХӘММӘТДИНОВА. Әнием
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: