Балачакта булды бу хәл, моннан бер алтмыш еллап элек. Безнең урамда Борхан исемле малай яши иде. Торганы бер сугыш чукмары. Бөтен бала-чаганы дер селкетеп тота. Бездән өч-дүрт яшькә зур, өстәвенә, гәүдәсе дә алыптай. Йодрыклары чукмар кадәр. Менә бүген дә кышның чатлама суыгында урамга күз салыйм дип, капкадан башымны чыгаруым булды, көтеп торган диярсең, көзге әтәчтәй өстемә сикереп тә кунды:
– Унөч яшь бит инде сиңа, малай актыгы, нигә абзыеңны күрү белән бүрек салып исәнләшмисең?! – ди. Мин ни, шундук чүпрәк бүрегемне салып, тегеңә тары чүпләгән тавыктай кат-кат баш идем. Теге исә аңа карамый, маңгаема бер-ике чиртеп күгәрткәч, миңа янә ниндирәк җәза бирергә икән дип җилкә кашып уйлап торганда, чаттагы йорттан чыгып килүче сабакташым Нәкыяне күреп калды:
– Тә-әк,– диде ул, теш арасыннан чертләтеп төкереп. – Кызлар белән йөргәнең бармы?
– Юк.
– Булмаса, булыр. Анавы кызыйны күрәсеңме?
– Күрәм, – дидем.
– Күрсәң, әнә шул булыр беренче мәхәббәтең. Хәзер үзен күз алдымда үзеңә гашыйк иттереп, төгәл бер сәгать тә бер минут минем тирәли аны ултыклап гулять итәсең. Кара аны, күзәтеп торачакмын!
– Ә артык бер минуты нәрсә өчен?
– Бер минутымы? – ул бүреген өскә шудырып, тагын җилкәсен кашып алды:
– Бер минуты... сезгә үбешер өчен. Төгәл бер минут. Аз да түгел, күп тә түгел.
– Әгәр үзен гашыйк иттерә алмасам?
Әмма сүземне әйтеп бетерергә өлгермәдем, фуфайка якамнан мине сыңар кулы белән кипкән арыш көлтәседәй җиңел генә күтәреп алды да, икенчесен йодрыкка төйнәп борыныма китерде:
– Нәрсә исе килә?
– Йодрык исе, – дидем, калтыранып.
– Башың исән чакта, бар, кушканны үтә!
Ни чарадан – бичара, нәрсә эшләргә дә белмичә Нәкыя артыннан йөгердем. Куып җиткәч, кире борылырга теләп, артыма карадым. Теге мәлгунь Борхан каккан казык кебек басып, тәмәке көйрәтеп, сиртмәле кое янында мине күзәтеп тора.
– Нәкыя! Тукта! – дидем, йөрәгем леп-леп килеп. Кыз борылып, кояштай нурлы караш сирпеп, елмайды:
– Привет! Кая болай күзеңә ак-кара күренми чабасың? Клубкамы әллә?
– Юк! Синең яныңа.
Нәкыя җиз кыңгырау тавышлары чыгарып, күңелле итеп көлеп җибәрде:
– Өйгә бирелгән эшне үзең эшлә! Күчерергә сорама! Бирмим! Класс җитәкчебезнең кисәтүен оныттыңмыни?!.
– Күчерү ерунда ул. Йөз “икеле” куйсалар да ризамын. Сүз монда минем язмыш турында бара. Ә ул әлеге мизгелдә тик синең кулда. Теләсәң – яшәт, теләсәң – үтер...
– Вәлит, шөребең бушамагандыр бит? – Нәкыя йөземә сынаулы караш ташлады.
– Бушамады, тып-тыгыз, – димен. – Әгәр шушы минутта сине үземә гашыйк итеп, бер сәгать буена урам буенча култыклап йөрмәсәм, кое төбендә безне күзәтеп торучы анавы сугыш чукмары Борхан ипи шүрлегемне җимерәчәк. Я, нишләргә миңа?
Тычканга үлем, мәчегә көлке – кыз янә хихылдап авыз ерды.
– Бер юлга яшә инде, бахыркаем, – дип, һушымны җыйганчы үзе үк мине култыклап та алды. Урамны бер тегеләй, бер болай кар шыгырдатып йөз тапкыр ураганбыздыр. Каты суыктан ботинкамның төбе туңып, аягым боз булып катты. Нәкыянең итеге җылы кунычлы, әмма итек белән итәк арасындагы юка капрон оек аша суык бабай кызның нәфис балтырларын, мөгаен, чеметәдер. Ә Борханның салкынга исе китми, өстендә байлар кия торган калын күн тун, аягында – мехлы унты.
– Ниһаять, тырыша торгач, икәүләп төгәл бер сәгать вакытның башын ашадык бит, – диде кыз, өшегәнлеген сиздермәскә тырышып. – Сине үлемнән коткардым. Хуш! – дип, ул өенә табан борылды.
– Нәкыя, зинһар, аз гына сабыр ит. Теге сугыш чукмарының боерыгы чүт-чүт кенә үтәлеп бетмәде, – дидем, танавымнан аккан суны җиң очына сөртә-сөртә.
– Нәрсә тагын? – Нәкыянең канәгатьсезлеге йөзенә чыкты.
– Мин сине үбәргә тиеш... Бер генә минут... Юкса,.. үтерә...
– Монысы инде бер тәртәгә дә сыймый. Юк һәм юк! – Кыз күзләреннән усал очкыннар чәчрәтеп миңа карады.
Сәгать буена кош тәгәрәп үлмәле каты салкынга түзеп, бер минут калгач, барысын да җилгә очырыргамы? Тәвәккәлләдем дә, рөхсәтсез-нисез Нәкыянең кызыл помада сөрткән иреннәренә боздай күгәреп каткан иреннәремне терәдем. Терәвем булды, шулчак кыш уртасында ялтлап яшен аттымыни! Нәкыя яңагыма шундый итеп “сылады” ки, ауган багана шикелле карга барып төшкәнмен. Кыз бер сүз әйтмичә, кырт борылып өенә кереп югалды, мин янган битемне ышкып үзебезгә юлландым. Ә читтәрәк, сиртмәле кое төбендә, Борхан, алкышлагандай, калын бияләйләре белән шап-шоп чәбәкәй итеп, авызын колагына чаклы ерып көлеп калды.
Нәкыяның кыланышын әле булса аңлый алмыйм. Сынауның соңгы минутында яңагыма “сыларлык” булгач, ни өчен соң ул сәгать буена минем белән бергә чатлама суыкта өшеп-туңып йөрде икән?..
Фото: stihi.ru