Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 июль 2021, 09:31

Аның беренче соравы “Үзегез исәнме?!” булды...

Дүртөйле районының Миңеште авылында, яшен сугып, биш балалы гаиләнең йорт-курасы янып беткән. "...Ул да түгел, чытырдатып яшен яшьнәде, бөтен дөнья яктырып китте, коры печән шыплап тутырылган абзар түбәсе гөлтләп кабынып яна башлады. Җәй буе балалар белән тырышып әзерләгән идек. Документларны алу уе башка килде, аларны тотып, тышка йөгереп чыктык. Абзар, мунча дөрли. Яшен яшьни, күк күкри. Кочак-кочак печәннәр чыгып оча, ярый әле, яңгыр яугач, ерак китә алмый. Абзарның алгы ягы шифер белән капланган иде, кызудан шифер кисәкләре шартлый. Олы улым абзарга  кереп карамакчы иде – керерлек түгел. Ике бәләкәй бозау тәрәзәдән сикереп чыкканардырмы – исән калды"...

Аның беренче соравы “Үзегез исәнме?!” булды...
Аның беренче соравы “Үзегез исәнме?!” булды...

Быелгы җәй башка елныкыларына охшамаган. Май аеннан ук башланган эсселек июньдә тагын да көчәйде. Игенчеләр быел уңыш җыеп булырмы, дип хафалана. Ай азагында сирәк һәм тиз генә явып үткән яңгырлар да үзләре белән бәла-каза алып килгән булып чыкты.

...Бу хәл Дүртөйле районының Миңеште авылында 25 июньнән  26 сына каршы, кичке 12.30 сәгатьтә була. Яшен сугып, күз ачып йомган арада Фазлыйәхмәтовлар гаиләсенең йорт-курасы янып бетә. Яшен шундый көчле була, авылда кемнең телевизоры, кемнең суыткычы эштән чыга. Бер сәгать үтүгә шул ук районның Солтанбәк авылында  маллары белән абзар яна...

Ранис белән Гөлнара Фазлыйәхмәтова икесе дә Миңештедә туып, шушы авылда үскәннәр, шушында өйләнешеп, гомер итәләр. Ранис егерме елдан артык Дүртөйленең 124нче  янгын сүндерү частенда водитель булып эшли, Гөлнара  –  узган елдан авылның почта бүлеге җитәкчесе. Тату гаиләдә биш бала үсә. Өлкән кызлары Динарага – 27 яшь, аның инде үз гаиләсе бар, Динис Уфада эшләп йөри, Рамазан 9нчы сыйныфны тәмамлаган, Диана – 8нче сыйныфка, ә төпчекләре  Индира 6нчы сыйныфка барырга җыена. Тату гаилә үз көче белән тырышып дөнья көтә, авылда, районда үткән мәдәни чараларда актив катнаша, җырга, биюгә осталар.

“Унсигез яшьтән кияүгә чыгып, төп йортка килен булып төштем, – дип сөйли Гөлнара. – Бианай белән унбер ел яшәдек. Төп йортны зурайтып эшләп, өстәмә бүлмәләр корып, былтыр газлар кертеп, киңәйтеп чыккан идек.  Барысын да үз көчебез белән, балалар белән бергәләп эшләдек. Дөньяны кордык-кордык та берничә мизгелдә барысы да янды да бетте...

Ул көнне яңгыр күк күкрәтепп, яшеннәр яшнәтеп килде. Их, яңгыр ява, дип сөендек әле. Колонкада еш кына су бетеп тора, без бит югары очта яшибез. Ул көнне дә суны Ак чишмәдән китергән идек. Чишмә бер чакрымлап ераклыкта, машина белән ташыйбыз, балалар велосипед белән дә баргалый.

Диана йөгереп барып, Интернетны сүндереп куйды. Ул да түгел, чытырдатып яшен яшьнәде, бөтен дөнья яктырып китте, коры печән шыплап тутырылган абзар түбәсе гөлтләп кабынып яна башлады. Җәй буе балалар белән тырышып әзерләгән идек. Документларны алу уе башка килде, аларны тотып, тышка йөгереп чыктык. Абзар, мунча дөрли. Яшен яшьни, күк күкри. Кочак-кочак печәннәр чыгып оча, ярый әле, яңгыр яугач, ерак китә алмый. Абзарның алгы ягы шифер белән капланган иде, кызудан шифер кисәкләре шартлый. Олы улым абзарга  кереп карамакчы иде – керерлек түгел. Ике бәләкәй бозау тәрәзәдән сикереп чыкканардырмы – исән калды. Ел да казлар алып үстерә идем. Утыз каз бәбкәсе янды, өч савым сыерыбыз, ике үгез, бер бозау... Үгезне чалып, иткә сатарга уйлап тора идек, авылда керем чыганагы шул бит инде. Дошманыңа күрсәтмәсен мондый хәлләрне...

Миңештедә янгын сүндерү машинасы бар, ул килеп җитте, колонкага да су җибәрделәр. Күршеләр, авылдашлар җыелды. Аларга зур рәхмәт, ярдәм иттеләр. Кем бидон белән, кем чиләкләп су сибеште. Әмма янгынны су сибеп кенә туктатырлык түгел иде.

Раниска үзем шылтыраттым. Дежурда иде, ул бит – янгын сүндерүче, ул килеп өлгерсә, алып калыр иде кебек... Аның беренче соравы “Үзегез исәнме?!” булды...”

Ярый әле Фазлыйәхмәтовлар ел да йорт-кураларын страховкалый торган булганнар. Бераз ис-һуш җыйгач, документларын хәстәрли башларга кирәк булачак. Ә менә яшен кайтаргычлары булмаган. Элек авылларда алар һәр йорт саен бар иде. Моны таләп иткәннәрдер, күрәсең. Яшен кайтаргыч Гөлнара белән Ранисларның ихатасында да антенна чыбыгына куелган булган. Ләкин йортка ремонт ясаганда комачаулагач, сүтеп алына, азактан куелыр әле, дип уйлыйлар да онытыла.

Бүгенге көндә балалар Гөлнараның әниләрендә кунып йөри. Үзләренә яшәрлек итеп гаражны җайлаштырганнар. Күрше-күлән, авылдашлары янгын эзләрен җыештырышкан, түгешкән, бөтен авыл белән, шулай ук күрше авыллар акчалата ярдәм җыйганнар.  Ранисның, Гөлнараның  хезмәт урыныннан  матди ярдәм күрсәткәннәр. Ярдәм күрсәтүчеләргә Фазлыйәхмәтовлар бик рәхмәтле, дусларның, якташларның кадере авыр чакта аеруча беленә, диләр.

“Бүгенге көндә сезгә иң кирәге нәрсә? Кием-салыммы?” дигән сорауга Гөлнара: “Бер кат йокы күлмәге белән генә калдым, рәхмәт, киемнәр бирделәр. Иң кирәк әйбер – эш кораллары икән, – ди. – Электр пычкысы, мотоблок, биатайдан калган яхшы көрәкләр белән бергә мастерской да янды. Гомер буе җыйган дөнья бит... Тотынып эшлим дисәң, эш коралы юк”.

Уфада яшәгән икетуган абыйсы: “Җитмеш яшькә җитеп, мондый яшеннәрне күргән юк иде әле”, – дигән. Фазлыйәхмәтовларның да андый хәлләр турында Интернеттан гына караганнары булган. Алдан пошыну да сизелмәгән, төшкә-фәлән дә кермәгән. Бу вакыйга аеруча балаларга авыр тәэсир иткән. Алар һаман төнлә саташып уяналар, күк күкри башласа, әниләре янына йөгерешеп киләләр.

Әйе, хәвеф-хәтәрне беркем дә көтми, сорап алмый. Аллаһ Тәгаләнең Фазлыйәхмәтовлар гаиләсенә күркәм сабырлык, ныклык бирүен, тиз арада торлакларын тергезеп керүләрен телибез.

Шунысы мөһим: җил көчле булса яисә авыл кешеләре, янгын сүндерүчеләр тиз арада оешмаса, янгынның башка хуҗалыкларга таралуы бар иде бит. Ә инде янгынкайтаргыч җайланмаларны куюны таләп итү, аңлату эше алып бару, мөгаен да Янгын сүндерү хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшедер. Шулай ук Миңеште авылында искергән суүткәргечне яңарту да көнүзәк мәсьәләгә әверелгән. Бу мәсьәләне район хакимиятендә беләләр, капиталь ремонтка проект-смета документлары әзерләнгән, финанаслау өчен алдагы елга республика программасына кертергә заявка бирергә җыеналар.

 

Редакциядән: Күпбалалы гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, онлайн күчерүләр өчен телефон номеры – 89373081959 (банк картасы Фазлыйәхмәтов Ранис Рәшит улы исемендә).

Дилбәр Булатова әзерләде.

Аның беренче соравы “Үзегез исәнме?!” булды...
Аның беренче соравы “Үзегез исәнме?!” булды...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: