Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 июль 2021, 16:15

Айрат ИБРАҺИМ. Хулиган комсызга сабак бирде

Районга бару юк – анда куркыныч, кире кайта алмавың да бар.

Айрат ИБРАҺИМ. Хулиган комсызга сабак бирде
Айрат ИБРАҺИМ. Хулиган комсызга сабак бирде

Сәвит йолдызы зиратны саклады

 


Совет чорында булды бу хәл. Кыр уртасында калган иске зиратның мәйданы елдан-ел кими бара. Дөньяның алтыдан бер өлешен биләп торган СССРга бервакытта да җир җитмәгәне мәгълүм инде анысы. Менә шул сәбәпле ел саен, берәр метр гына булса да, зират җирен чәчү кырына әйләндерә баралар.

Юныс бабай, указы булмаса да, мулла вазифаларын үти. Силсәвиткә бара: борынгы бабаларыбызның тынычлыгына тимик, ди. Аны сүгеп җибәрәләр. Колхоз персидәтеленә бара – вәгъдә белән тынычландырып җибәрәләр дә, тагын сөрәләр.

Районга бару юк – анда куркыныч, кире кайта алмавың да бар.

Карт инде Юныс бабай. Ул япон сугышында да булган, 1918 елга кадәр өч ел буе Ярманда әсир булган, аклар яклы да, кызыллар яклы да булып сугышкан. Әлеге сугышка бармаган. Әмма барыбер изге эшкә көч тапкан. Берүзе һәлакәткә хөкем ителгән зират өстенә 5 почмаклы сәвит йолдызы итеп наратлар утыртып чыкты. Җәй буе эшләде, эшен төбенә төшерде.

Хәзер инде районга да бару мөмкин. Чөнки сәвит йолдызы – изге нәрсә. Аны яклаган өчен берни дә янамый. “Рәхмәт сәвит йолдызына, шөкер, зиратыбызны коткарды”, – дип дога кылган иде Юныс мулла гает намазында.

Хулиган комсызга сабак бирде

 


Тимерче Миргарифән абзыйны бөтен авыл ихтирам итә. Ул карт инде – сугышка ярамаган. Нигә яраталар соң аны? Тимерче тимерче инде ул. Теге кирәк, монысы ватылган – аңа баралар. Тол хатыннардан хак сорамый, барысының да йомышын үтәргә тырыша. Карт булса да, аның бездән дә кече малае бар иде. Мәгъсүм исемле. Шул малай теңкәгә тия инде безнең алда май яккан ипи ашап. Карамаска тырышасың аның ягына – барыбер карыйсың.

Бервакыт безнең яннан авылның атаклы хулиганы, барлык авыл кызларын көче, чибәрлеге, осталыгы белән сокландырган Рәис абзыкай үтеп бара. Туктады бу. Мәгъсүмгә карый. Безгә карап ала.

– Мәгъсүм, әйдәле ипиеңне алтыга бүлик. Сез монда алтау, ә син үзең генә ашыйсың, – ди. Мәгъсүм ипи кисәген артына яшерә. Бирми. Рәис абзыкай бөтенләй ачуланды, ипи кисәген тартып алып, каз бәбкәләренә ашатты.

Мәгъсүмнең үкереп елавына урамга чыккан Миргарифән абзый хәлне тиз төшенде. Барыбызны да ишегалдына чакырып кертте дә алты кисәк майлы ипи өләштерде Кәримәдән. Кызганган Мәгъсүмгә юк. Алтынчысы Рәис абзыкайга. Бишебез ашап беткәч, Рәис абзыкай Мәгъсүмнән сорый: “Менә бу кисәкне алтыгызга бүлеп биримме?”

Беркем берни әйтмәде. Рәис абзыкай алтыбызга да, Мәгъсүмгә дә шул исәптән, үз кисәген өләште дә, Миргарифән абзыйга рәхмәт әйтеп, китеп барды.

Рәис абзыкайны нигә атаклы хулиган дип йөрткәннәрдер, монысы безгә караңгы иде.

 


Фото: otzyv.ru

Айрат ИБРАҺИМ. Хулиган комсызга сабак бирде
Айрат ИБРАҺИМ. Хулиган комсызга сабак бирде
Читайте нас: