Сиксән өч яшендә Саҗидә урынга ятты. Йомышына йөри алмаган кайнанасы буялмасын өчен Гөлфая аның астын көнгә әллә ничә кат алыштырды. Космас өчен борын-авызына чүпрәк бәйләп, керен юды. Саҗидәнең мактаулы кызы да әнисе чирләгәч әллә ни ярдәм күрсәтмәде. Хәл белергә килгәндә дә, үз дөньям бар, эшем күп, дип кайтырга ашыкты. Авыр чир карау бер Гөлфаяның иңнәренә төште. Кайнанасын карашырга шәһәрдән олы килене дә кайтты. Гомере буена бер-берсен күрә алмаган Сания белән Саҗидә соңгы чиккә җитеп талаштылар гына. Сүнә барган Саҗидә гыҗылдый-гыҗылдый "шәһәр кәнтәенә" җыелган бар ачуын калдырырга тырышты. Соңгы минутында булса да кайнанасыннан гомере буена хаксызга рәнҗетелгән Сания әйтәсен тезеп әйтте. Ачуы ташыган Сания кайнанасына аш бүлеп яткан Гөлфаяга ташланды: "Сине гомерең буена кактылар. Син түзәсең! Гомерең буена кешегә санамадылар. Син түзәсең! Кешесеңме, җансыз колсыңмы син?! Ә син үләргә ятканда эчәргә су бирмәгәнен оныттыңмы теге вакытта? − дип суытырга куйган ашны бидрәгә илтеп түкте. – Менә ашасын шушыннан бик теләсә!" Бу мәхшәрдән арыган Гөлфая бер сүз дә әйтмәде, бары тик кайнанасына тагын аш бүлде. Ашасын үткәндә. Күп калмаган инде. Кирәкми аның соңгы ризыгын кисү. Ярамый. Аллаһ барысын да күрә. Аллаһ сугар. Үч алмады Гөлфая авыру кайнанасыннан. Әйе, дин тотмаган Гөлфая гомере буена зур гөнаһтан, Алладан куркып яшәде. Үзен рәнҗеттеләр, ә ул Алладан куркып беркемне дә рәнҗетмәде. Кемдер дин тотып та гөнаһтан арына алмый. Кемдер дин тотмыйча да саф җанлы.
Чыдамаслык авырлыклар белән үстергәне өчен, алар хакына барысына да түзгәне өчен, гомерен аларга багышлаганы өчен Гөлфаяның беркем белмәгән кадерен балалары белә. Олыгайган көнендә биш баласы аналарын күтәреп кенә йөртмиләр. Кулларыннан килгәнчә бишесе дә әниләрен тәрбияләргә тырышалар. Алар өчен әниләреннән дә изгерәк җан юк. Яшь чагында күргән бәхетсезлекләр өченме, Аллаһ аңа бәхетле картлык, озын гомер бирде. Инде кайнанасы үлгәнгә дә шактый гына вакыт узды. Әхмәт тә, озак кына чирләп ятып, әнисе янына күчеп китте. Иркен, якты йортта Гөлфая ялгызы гына яши. Үзе баш, үзе түш. Тыныч, имин, бәхетле картлыкка аның да бик хакы бар. Ул үзе дә инде күптән кайнана. Нинди кайнана булырга аны дөнья өйрәтте – үз кайнанасының капма-каршысы, киресе. Ике киленен ул хөрмәт итә, санга суга. Киленнәре, кияүләре дә карчыкны бик яраталар. Кайтып бар эшен җимереп эшләп китәләр. Кунакка алып китеп, җиләгәнче, өен сагынганчы тоталар. Чирләп китсә бер сүзсез карыйлар. Әнкәй, дип өзелеп торалар. Гөлфая да киленнәрен бик ярата. Яратмаска, алар аның өчен үз кызлары белән бер. Аңлаган кешегә кайнана – шул ук ана. Кайнана шул ук "ана" сүзеннән тора. Кемдер ана була белә, ә кемдер юк.