Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 июнь 2021, 11:18

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Килен-кайнана. (3)

Хатын, юл фаҗигасына эләгеп, умыртка сөяген сындырды. Кайнар су түгеп, аягын пешерде. Колхоз орлыгын агулаганда агуланды да. Кыскасы, Гөлфаяның күрмәгәне калмады.

Авыр тормыштанмы, усал дәү әни тәрбиясенең нәтиҗәсеме, балалары басынкы холыклы булып үстеләр. Аталары балаларының барлыгын-юклыгын белмәде. Кияргә киемнәре, ашарга азыклары бармы – кызыксынмады. Бәләкәйрәк чакларында Саҗидә тәрәзә төбендә алар өчен тәрбия чарасы – онытып китсәләр сызырып алырга тал чыбыгы тотты. Чаршау артындагы сәкедән баш тыгып карарга да ярамады аларга. Ипигә Саҗидә һәрчак үзе баш булды. Үзе йомшагын ашап, балаларга ипи катысы гына бирде. Акчалары булмаганда Гөлфая балалары белән ак чәй – су эчте. Кайнана буларак, Саҗидә килененә үзенең кем икәнлеген күрсәтеп, исенә төшереп торырга онытмады. Кем хуҗа бу йортта? Әлбәттә Саҗидә! Бу аның нигезе. Барысы да аныңча гына, аңардан сорап кына эшләнергә тиеш! Башка эшне эшләмәсә дә, Саҗидә ипигә камырны үзе басты. Күксегән, мүкләнеп беткән камыр ачысына ипигә баш куйды. Әниләре үз кулы белән пешергән ак ипиле, көлчәле көннәр балалар өчен бәйрәм иде. Дәү әниләре, эчкече аталары өйдә булмаган тыныч мизгелләр санаулы булса да, балалар бу көннәрне көтеп алдылар. Гөлфая, йортка илле елдан артык хезмәт итүенә карамастан, килмешәк, хезмәтче хәлендә яши бирде. Язмыш аның ныклыгын төрле яклап сынады. Хатын, юл фаҗигасына эләгеп, умыртка сөяген сындырды. Кайнар су түгеп, аягын пешерде. Колхоз орлыгын агулаганда агуланды да. Кыскасы, Гөлфаяның күрмәгәне калмады. Түзде Гөлфая. Балалары хакына эчкече, дәртле иренә түзде. Явыз кайнанасына түзде. Үзәгенә үткән авыр тормышка түзде. Барысы да балалары хакына. Алар аның бердәнбер шатлыгы, куанычы булды. Үсә барган саен һәрберсе зәһәр дәү әниләреннән аналарын якларга тырышты. Аталарыннан якларга гына кыюлыклары җитмәде. Балаларына үз язмышын һич кенә дә теләмәде Гөлфая. Мин күргәнне күрмәсеннәр газиз балакайларым, дип төннәр буена белер-белмәс догасын укыды. Дога дигәннән, динле Саҗидә ураза да тотты, биш вакыт намазын да калдырмады. Тик шуңа карамастан, авызыннан яман сүз, каргыш өзелмәде. Укыган догаларын кабул итәме икән Аллаһ андый абыстайның? Киленен якын итмәгәч, аннан туган балаларын да яратмады Саҗидә. "Бер җиргә кысылган тизәк!" – дәү әниләреннән балалар җылы сүз ишетмәделәр. Аның өчен бу дөньяда үз балалары гына яхшы. Кызы Гафиядән дә уңган кеше юк. Әнә балалары нинди акыллы! Олы улы Харисы да менә дигән. Тик хатыннан гына уңмады. Эт ялкавы аның олы килене Сания! Аныкылар, Саҗидәнекеләр генә әйбәт. Гөлфаяга "сарыбаш, килен-килмешәк"тән башка яхшы сүз әйтмәде, кода-кодагыен чакырып өенә кертмәде. Үзе дә күпне күрсә дә, Саҗидәнең йөрәге йомшармады, киресенчә катты гына. Утыз җиденче елны муллалыгы өчен иренең башын төрмәдә череттеләр. Саҗидә дүрт баласы белән ятим калды. Бер кызы үлде. Өч баланы халыкка дога кылып ил хәере белән үстерде. Бай гына, нык кына дини гаиләдә туып үскән Саҗидәнең болганчык замана бөтен байлыгын тартып алды, тузгытты. Тормышының астын-өскә китерде. Сәвит власын, ярлылар түрәлеген Саҗидә кабул итә алмады. Мул, иркен тормыштан язуын, хәерче язмышка дучар булуын ачына-ачына уйлап, ул эчтән сызды, күкрәк киереп баш булып йөргән ярлы-ябагайны күрә алмады. Эченә җыелган бөтен зәһәрен ярлы нәселле килененә түкте. Тормышка булган бар үчен аңардан алды. Хаксызга рәнҗетте. Килен белән кайнананың эләгешмәгән көннәре сирәк иде. Үсә барган саен балалар аналарын яклап дәү әниләренә каршы дәштеләр. Тавыш-ызгышлы гаиләдә үсүе аларга да рәхәт түгел иде, билгеле. Ярый, аларның киләчәге бар. Үсә тордылар, бер кая да китә алмаган аналарын кызганып, төрле якка оча тордылар. Балаларым үссә, берсе янына барып урнашыр идем, дигән хыял белән яшәсә дә, Гөлфая гомер иткән ирен, олыгайган кайнанасын ташлый алмады. Үләм-үләм дия-дия, Саҗидә тагын утыз алты ел яшәде. Соңгы арада ул елдан елга сукырая барды. Гөлфая аны җитәкләп йөртә башлады. "Иманлы" кайнанасыннан аермалы, дин тотмаган Гөлфая гөнаһтан курыкты. Яхшымы, яманмы, шушы ирдән балалар үстерде, шушы йортта гомере үтте. Инде ташлап чыгып китсә, Алла сугар.
Кыз баланың язмышы, өлеше шундый. Ул үзен дөньяга бар иткән, үстергән әнисен түгел, ир анасын, кайнанасын карый. Гөлфая да, үзенең ерактагы анасын бер күрергә зар булып, озак еллар буе чит ананы – кайнанасын карады. Кайчандыр хаста килененә су да бирмичә тилмерткән карчык аның кулына калды. Телен чак әйләндереп әнкәй дип эндәшсә дә, Саҗидә аңа чын әни була алмады, киленен хаксызга каккан кайнана булып калды. Гөлфая үз анасын уйлап янды. Эх әнием, күтәрепләр йөртер идем карт көнеңдә, кая соң!

Фото: psyfiles.ru
Читайте нас: