Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 июнь 2021, 23:49

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Килен-кайнана. (2)

Исереп гауга кузгатты. Чит хатыннарга ияләште. Гөлфаяның балаларын ияртеп кешедә кунып йөргән чаклары да булды.

Гөлфая иренә ияреп авылга, кайнанасы янына кайтканына үзе дә шат түгел иде инде. Әле артык карт булмаса да әнисе, үләм, чирлим, карарга кайтыгыз, дип чакырып хат язгач, шәһәрдә эшләп йөргән Әхмәт хатынын ияртте дә авылга кайтты. Гөлфаяның аягы тартмаса да, иреннән узып кая барсын? Җитмәсә кулында имчәк баласы да бар. Көзнең елак бер көнендә каладагы эшләрен, яшәгән баракларын ташлап, бала күтәргән Әхмәт белән Гөлфая Саҗидәнең салам түбәле, читән кәртәле, җир идәнле өенең ишеген шакыдылар. Хәбәренә караганда үләргә җыенган Саҗидә ипи салып йөри иде. Онлы кулларын сузып улы белән күреште, ә килен белән исәнләшүне кирәк санамады. Беренче күрүдән үк Саҗидә киленен кабул итмәде. Тәүге көннән башлап кимсетте, кыерсытты. Аңа калса, ул Әхмәтен беркемгә дә өйләндермәс иде дә бит. Әнә бит, анасы белән киңәшләшми-нитми, каяндыр бер сарыбашны табып алып кайткан! Тирә-якта мулла нәселеннән чыккан берәр динле кыз беткән диярсең! Гөлфая һәм аның баласы Саҗидә өчен бары тик артык тамак кына иделәр. Җитмәсә кайтуларына бер ел да үтмәде, яшь гаилә тагын үрчеде – кеше мунчасына кендек әбисен чакыртып, аннан Гөлфая игезәкләр күтәреп чыкты. Җиргә сеңгән, болай да кысан өй эчендә басар урын да калмады. Өч баласын, бар йорт эшен хатынына ташлап, Әхмәт умарталыкта ятты. Монда, урман эчендәге болында, колагы да тыныч. Хатыннарның үзара ызгышканын ишетми. Әнисенең холкын яхшы белсә дә, Әхмәт бервакытта да хатынын, балаларын якламады. Йорт, дөнья дип артык пошыныйча үзе теләгәнчә яшәде дә яшәде. Дөньяга тагын ике балалары туып, иске өйдә яшәр рәт калмагач, төннәрен хатыны белән урлап усак агачы юнәтеп, Әхмәт артык зур булмаган такта түбәле йорт салып чыкты. Бераздан умартачылык та Әхмәтне җиләтте. Ул гаиләсен калдырып, күрше районга хисапчыга укырга китеп барды. Ярты елдан артык өйгә кайтып күренмәде, гаиләсенең кайтып хәлен белмәде. Гөлфая, ачлы-туклы өч баласын ияртеп, усал бригадир күрмәгәндә арканга бәйләп, иңнәрен кисә-кисә кырдан күтәреп салам ташыды. Кичләрен әрәмәлеккә барып нечкәрәк утын кистеләр. Сорасалар да ат бирүче булмады. Кеше күрмәгәндә күтәреп-сөйрәп өйгә агач ташыдылар. Балалары үсә барган саен кул астына керә бардылар, әниләренең ярдәмчесенә әйләнделәр. Алар белән Гөлфая утын ярды, бәрәңге утыртты, күмде, алды. Алар белән печән чапты, киптерде, ташыды, мал көтте. Авыл тормышының мең төрле мәшәкатен Гөлфая балалары белән җиңде. Колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләгән Әхмәтнең йорт эшенә артык исе китмәде, арыдым, башым авырта, дип кайтты да ятты. Эшләп алган хезмәт хакын хатынына сирәк бирде, эчеп бетерде. Исереп гауга кузгатты. Чит хатыннарга ияләште. Гөлфаяның балаларын ияртеп кешедә кунып йөргән чаклары да булды. Балалар үзләрен үзләре киендерделәр – кышларын мунчада юкәдән чыпта сугып агентка саттылар. Гөлфая эшкә бригадка йөрде. Барлы-юклы хезмәт хакын иген белән түләделәр. Сыер, сарык малы тоттылар. Сыерның мәшәкате күп булса да, сыерлы гаилә ач түгел шул инде.

Фото: otvet.mail.ru
Читайте нас: