Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 июнь 2021, 22:22

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Килен-кайнана.

Иреннәрен кыймылдатып намаз укып утырган Саҗидә карчык урыныннан кинәт кенә сикереп торды да кызчыкка ташланды.

Тормыштан алынган хикәят.

− Су салып бир әле, балам. Эчәсем бик тә килә, − сәкедә сызланып яткан Гөлфая, кипкән иреннәрен ялый-ялый, аяк очында шым гына утырган кызына эндәште. – Әнә мич артындагы ләгәннән... Чүмеч тә шундадыр...
Башындагы яулыгыннан курчак сыман уенчык әтмәлләп утырган Ләйлә сораулы карашын башта әнисенә, аннары намазына оеган дәү әнисенә күчерде. Нидер аңларга тырышкандай әнисенә өнсез генә бер тын карап торды да, дәү әнисенең аңа игътибар итмәгәнен аңлап, кечкенә буе белән көчкә үрелеп, агач ләгәннән чүмечкә су салды. Нәни куллары белән тотып, түкмәскә тырыша-тырыша, чүмечне әнисенә сузды. Иреннәрен кыймылдатып намаз укып утырган Саҗидә карчык урыныннан кинәт кенә сикереп торды да кызчыкка ташланды: "Бирмә, дидем бит мин аңа су! Катсын!" – ачуы йөзенә бәреп чыккан карчык сулы чүмечне оныгының кулыннан тартып алды да ләгәнгә ыргытты. Су, җир идәнгә түгелеп, оекчан басып торган Ләйләнең аяк астына җәелде. Кызчык куркып әнисенә елышты. Авырып, соңгы чиккә җиткән килененә Саҗидә су бирмәде. Зәһәрен кая куярга белмәгән карчык тынмады, пәри баласы ясама, дип кычкыра-кычкыра, кызчыкның сәкедә яткан чүпрәк "курчагын" алып тузгытты. Гөлфая, кайнар суга пешкән аягын чак кыймылдатып, сызлана-сызлана торды да мүкәләп диярлек барып су салып эчте. Үз хәле хәл булса да, йөрәгенә җыелганны әйтми булдыра алмады: "И әнкәй, үзең дин тотасың. Ничек гөнаһтан курыкмыйсың? Аллаһ күрми дисеңме? Бервакыт картаермын, килен кулына калырмын, дип уйламыйсыңмы?" Әллә авыртудан, әллә рәнҗүдән күзләреннән яшь акты. "
– Син монда кирәк түгелсең! Кем чакырды сине монда?! Үләт! Бар өеңә кайтып кит!.." – кайнанасының агулы сүзләрен ишетмәскә тырышып, Гөлфая баштан ук бөркәнеп ятты.

Фото: vasileva-psy.ru
Читайте нас: