Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 июнь 2021, 13:19

Айрат ИБРАҺИМ. Көферлек

Иң мөһиме – ләгънәт төшкән ачлык хисеннән беразга булса да арынган идем.

Бер тиенсездән – алтынга чумдык

Минсәвир, Мәсгуть һәм мин колхоз ындырына салам урларга киттек. Бәләкәй чанага тартып кайтырга көчебез җитәрдәй төядек. Минсәвир белән Мәсгуть янәшә торалар – аларның йортына тау башыннан туп-туры юл төшә. Миңа урам буйлап кайту куркыныч. Үзебезнең турыга төшеп җитүче кыйгач юлдан киттем. Ләкин чанам, мине тыңламыйча, туп-туры төште дә китте һәм тирән карга батты. Ярты сәгать маташканмындыр – чыгарып булмый.
Карасам, салам каравылчысы Гайнетдин абзый килә: “И, балакаем, нигә минем өйгә каршы килеп баттың син? Көттем-көттем дә, чыга алмыйсың бит, халык та күрә. Бүтән җир юк идемени сиңа чанаң белән чумарга?” – дип, мине тирги-тирги, колхоз идарәсенә алып китте чананы. Мин дә тотынып барам. Икебез дә елыйбыз. Тапшырдык саламны. Идарә утырышында штраф салмакчы булганнар. Салдырмаган Гайнетдин абзый, гаепне үз өстенә алган.
Төне буе саташып чыктым. Елап та уяндым. Тәрәзәгә карасам, таң атып килә. Әнкәй юк. Тышка чыгам. Ул кар себереп маташа, андагы калдык саламнарны җыя, ат чанасы эзен каплый кар белән. Абзарга керсәәм – эче тулы салам! “Кайдан алдың бу кадәр саламны?” – дим. “Тының да чыкмасын. Гайнетдин абзый төн уртасында китереп китте. Берүк сөйләнә күрмә!”
Көферлек

Балтырган җыеп йөрибез. Агач арасында нидер тыпырчына. Барып карасам, куян. Аучы элмәгенә эләккән, җан биреп маташа. Ычкындырып маташканчы, бөтенләй үк үлде бу. Шулай да алып кайттым, әнкәйгә бирәм: пешереп бир, имеш.
Ул куянны тотып карады да чүп базына итеп ташлады. “Үлгән җанварны ашасаң, көфер булырсың!” – ди. Елап, үпкәләп, күрше Фән абыйга чаптым. Бакча артыннан гына куянны “чәлдерде” дә, караңгылангач су буена төшәргә кушты. Урманда булганнар дүртебез дә җыелып киттек. Куян туналган, ит туралган, учак яна. Гомердә татымаган тәмле искә ләззәтләнүебез һич онытылмас. Фән абый төп-төгәл биш кисәккә бүлде итне. Андый бәхет, андый туклык төшеңә дә кермәс.
Ашап бетергәндә генә әнкәй килеп чыкты. Кулында тал чыбыгы. Барыбызның да йомшак җиренә тамызып алгач, мине җилтерәтеп өйгә алып китте. Кыйблага каратып, тәүбә, тәүбә, иттерде. Мунчада баштан-аяк юындырып, авызны мең мәртәбәдер чайкатты. Мин барсына да риза идем инде. Иң мөһиме – ләгънәт төшкән ачлык хисеннән беразга булса да арынган идем.

Фото: fb.ru
Читайте нас: