Отпуск вакытын авылда абый белән уздырырга булдым. Күптән күрешеп сөйләшкән юк иде. Ләкин аңа ике көннән хатыны белән еракка китәргә туры килде. Китәр алдыннан миңа сыерны, сарыкларны көтүгә озатырга, малаен бакчага илтергә, тагын әллә ниләр куштылар. Бар да яхшы, үз вакытында эшләнә, тик биш яшьлек Илдар исемле малайны бакчага дип уятыр өчен шактый чиләнергә туры килде. Ашатам дисәң дә, моны ашамыйм, тәмсез пешерәсең дигән була. Аптырагач, куп еллар балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан апама шалтыраттым. “Кайгырма, пүчтәк хәл минем өчен!” – дип тынычландырды. “Иң беренчедән, аш пешергәндә аны да җик, булышсын”,– диде. Чыннан да, малай үзе катнашкач, тәмле дип ашады. Инде иртә тору мәсьәләсе генә калды. Анысын кич ашап утырганда сөйләштек. Мин будильникны ишетмим, көтүгә җитешмәбез, шунын өчен Илдар мине уята имеш. Әле кисәтеп тә куйдым, бик каты йоклыйм, уянмасам – бер кружка су сип, дип әйттем...
Иртә белән мин, әлбәттә, бик иртә уяндым. Вакыт җитте дип сәгать тә шалтырый башлады, тик мин йоклаганга салыштым. Уянды бу, әй мине тиргәп уята, һәм мин бу су сибәчәк дип куркып, тизрәк тору ягын карадым.
Күп еллар узды, Илдар хәзер үзе әти кеше. Хәзер биш яшьлек малаен шулай ук тәрбияли икән....
Шәфкать Ганиев Татарстанның Әгерҗе районының Мукшур авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр, кыска хикәяләр яза башлый. Аларның кайберләре район гәзитендә басылып чыга.
1978-1980 елларда Совет армиясе сафларында хөзмәт итә.
1981 елдан алып Ижау шәһәрендә яши. Бик күп төрле һөнәрләргә ия. 10 ел буе Ижауның механика заводында эшли. Завод юлламасы белән шефлык иткән интернат мәктәптә тәрбияче булып та эшли. Шул чорда читтән торып Глазов шәһәренең педагогия институтында белем ала. Шәфкатькә “фото” җене дә кагылган. Ижау шәһәрендә, авылларда булган татар дөньясына кагылышлы чараларны фотога төшереп бара. Удмуртия татарларының “Янарыш” гәзитендә фотолары, хикәяләре даими чыгып тора. Татарстан, Башкортстан матбугатында да күренгәләп тора. Хәзерге вакытта Ижауда инженер-электрончы булып эшли.