Кысып тоткан куллар бушады, ирнең гәүдәсе дә ничектер йомшарып калды. Этәргән уңайга чалкан төшеп ятты. Гөлкәй бар көченә торып йөгерде. Миен бер генә уй бораулый: “Куып кына тотмаса ярар иде! Куып кына тотмаса ярар иде!” Артыннан куучы юклыгына ышангач кына туктап хәл алды. Кофтасының бер җиңе ертылган икән. Сумка! Сумкам торып калган... Уф, документларым, акчам шунда. Нишләргә?
Агачларга ышыклана-ышыклана, Гөлкәй кабат баягы урынга китте. Ирнең мотоциклга утырып киткәнен көтеп торыр да сумкасын эзләр. Тик теге кабахәт кенә табып алмаса ярар иде... Әнә мотоциклы. Аның янында яшел үләндә ап-ак булып яткан сумкасын күреп калды. Үзе кая соң, күренми. Мотоциклын калдырып, мине эзли микән? Тын алырга да куркып, агач артына чүгәләде һәм тирә-якны күзәтә башлады. Шылт иткән тавыш юк. Кеше-фәлән дә күренми. Гөлкәй як-ягына карана-карана, сумкасы яткан җиргә мүкәйләп дигәндәй китте. Сумкага үрелгән җирдән катып калды: ир чалкан төшеп ята бирә. Кызның тыны кысылды. Хәзер тотып алыр да үтәлмәгән эшен эшләр...
Вакыт тукталды... Тик ир кымшанмады да. Әллә йоклыймы? Гөлкәй, муенын сузып, иргә карады. Ул ниндидер уңайсыз кыяфәттә ята иде. Нидер сизенеп, кыз торып басты. Ирнең чигәсенә тар гына эз салып кан каткан иде. Гөлкәйнең күз алдыннан бер-бер артлы баягы хәлләр үтте. “Үтергәнмен бит! Үтергәнмен!” Аааа!..
...Даниил, сөйгәнен күреп, аптырап китте. Агарынган йөзен, ертылган кофта җиңен күреп, сүзсез калды. Нидер булганын аңласа да, төпченмәде. Җайлап үзе сөйләр, дип уйлап куйды. Ярый әле, әти-әнисе өйдә юк, апасының бәбие туды, шунда киткән иделәр. Бүген кайтмаслар да.
Юынып, өстен алыштыргач, сүзсез генә чәй эчеп алдылар. Гөлкәй Даниилга карап торды да үксеп елап җибәрде. Үз эчендә тота алмый иде ул башыннан үткәннәрне, барын да түкми-чәчми егеткә сөйләп бирде. “Нишлим, төрмәгә утыртырлар инде”, – дип, тагы үкси башлады. Даниил бер сүз эндәшми арлы-бирле йөренде. “Әйдә, минем белән, – дип, өйдән чыгып китте. Гөлкәйгә аңа иярүдән башка чара калмады.
...Икәүләп мәетне дә, мотоциклны да шуннан ерак түгел мүк басып сазлыкка әйләнә башлаган күлгә ыргыттылар. “Бүгенге хәлләрне башыңнан җуеп ташла! Оныт! Сине мәсхәрә итергә уйлаган икән, димәк, җәзасын алды. Тагын күпме кызның башына җиткәндер яки җитәр иде, бер кабахәттән җирне арындырдык” – Даниилның әйткән сүзләрендә дөреслек тә бар кебек дип килеште Гөлкәй. Тик күңелдәге авыр тойгы кимемәде.
Җәйге төн дә шулай озын була икән, таңны аттыра алмый хәлдән тайды кызый. “Борчылма, җаным, беркем беркайчан берни белә алмас. Безне күрүче булмады. Бары да яхшы булыр”, – дип юатып озатып калды Даниил. Юл буена уйларының очына чыга алмады. Нигә генә, нигә генә килдем соң? Туры авылга кайткан булсам, ярамас иде мени? Аздырыр көн яздырыр, дигәннәре шулдыр. Уф, бу поезд нигә шулай ташбакадай җай бара?! Төшеп артыннан этисеңмени!?
Көннәр матур торгач, печән әзерләү әллә ни озакка сузылмады. Иртәгә өйне юып-тазартырмын да эшкә чыгармын дип, телевизорны кабызды һәм тораташтай катып калды. Нәкъ аңа текәлеп теге ир карап тора. “Фәлән районга бергә хезмәт иткән иптәшенә киткән җиреннән кайтмаган. Хатыны, ике баласы әтиләрен көтә. Әгәр күрүчеләр булса, ... номеры буенча милициянең дежур частенә хәбәр итүегезне сорыйбыз”. Ике баласы... Ике баланы ятим иттем. Үзем генә түгел, тиздән ирем булачак кешене дә җинаять юлына бастырдым. Минем дә әтием балыкка дип китте дә кайтмады. Әллә аны да шулай... Үз уйларыннан үзе куркып китте.
Тиз-тиз генә киенде дә, иртәгә үк кайтып җитәм дип, Уфага китте. Кадрлар бүлегенә барып, “гаилә хәле белән бәйле” дип, эшеннән бушатуларын сорап гариза язды. Хезмәткә урнаштыру бюросына барып, ераграк җирдән эш белеште, тулай торактан кием-салымнарын алды да кичке поезд белән авылга кайтып та җитте. Әни-апасының аптырашлы карашын күреп, икенче эш белештем, соңрак барысын да аңлатырмын, диде.
Яңа җиргә урнашкач, Даниилга: “Без бергә була алмыйбыз. Барысы өчен дә гафу ит. Ни өчен болай эшләгәнемне беләсең. Икебезнең дә тормышыбызны челпәрәмә итүче мин”, – дип, үз адресын язмыйча хат салды. Авылга да хат язды. Җавабыгызны “до востребования” дип җибәрерсез дип куйды. Белә, Даниил аны эзләп әни-апасына киләчәк, адресын сораячак.
Сынау-бәлаләр моның белән генә бетмәде әле. СССР кадәр бөек ил таркалгач, акчасызлык, эшсезлектән интегеп, абыйсы Гайсар Мәскәү якларына эшкә дип китте дә суга баткандай юк булды. Ярый, гаиләсе юк, нишләптер, өйләнмәде. Башта эшлим әле, бәлки, фатир алырмын диде. Инде килеп, бөтен җыйган акчалары “янды”.
Әни-апасы Олесяның кунакка килеп китүе турында язып җибәрде: сине күргәндәй булдым, төн буе сөйләшеп чыктык. Синең капыл чыгып китүеңне һаман аңлап җиткерә алмыйбыз. Берни аңлатмадың. Балам, Олеся бик авыр хәбәр дә җиткерде. Синең китүеңә алты-җиде ай үткәндерме, Даниил киявебезне (кияү дип әйтүемә ачуланма, бигрәк яраткан идем шул баланы) исерек бер мотоциклист бәрдереп киткән икән. Хастаханәдә аңына килә алмый җан биргән. Әй, Аллаһым, әти-әнисенә сабырлык бирсен. Сиңа да авыр хәбәр җиткердем. Гафу ит. Яраларыңны кузгаттым бугай. Язмасам да ярар иде дә бит. Инде ничәмә ел үтсә дә, оныта алмыйсыңдыр. Аны һаман яратуыңны күңелем сизә. Әниеңә охшагансың. Үзем дә инде җизнәңнән башка кешене якын итә алмадым. Тормышка чыкмасаң да, үзеңә юаныч итеп бер бала тапсаң иде, дим. Картлык көнеңдә иптәш булыр үзеңә, 35 яшьтәсең бит инде”. Бу хатына җавапны алып өлгермәде ул: хәлем бетеп тора дип яткан җиреннән кабат тормады, бакый дөньяга юл алды.
Көннәрдән бер көнне Гөлкәйнең өендә ут янмады. Бер атнадан соң да, бер айдан соң да хуҗабикә күренмәде. Күршеләре, туган якларына кайтып киткәндер, дип фараз кылды. Ярты ел үткәннән соң комуналь-торлак һәм урындагы милиция хезмәткәрләре фатир ишеген ачып керделәр. Тузан баскан җиһазлар, безнең хуҗабикәбезне күрмәдегезме дигәндәй, сүзсез генә чакырылмаган кунакларга төбәлделәр. Ә бикле почта тартмасында “35 яшең белән котлыйбыз” дигән телеграмма читлектә үлгән кош шикелле саргаеп ята бирде...