Барлык яңалыклар
Дөнья бу
19 июнь 2021, 12:02

Земфир АХЪЯРОВ. Яшен ташы

Ул вакытлардан бик күп еллар үтеп китте инде. Кызганыч, хәзер малайлар “яшен ташы”н эзләп, су буйларында, елга ярларында йөрмиләр...

Таһирова апа яраткан укытучыларыбызның берсе иде. (Урыны оҗмахта булсын!) География дәресләрен ул ихлас итеп, укучыларын әүрәтеп алып бара иде. Күп кенә географик атамалар, таулар, елгалар, үзәнлекләр һәм башкалар турында тәфсилләп сөйләп, безне мөккибән итеп, үзенә каратып тота иде дәрес буена. Таһирова апаның дәресләре кызыклы, эчтәлекле һәм фәһемле булды.
Картадан илләрне, шәһәрләрне, елгаларны табу минем дә бик яраткан һөнәремә әверелде. Интернатта торганда да гаять зур карта янында вакыт уздырырга яраттым. Әмма укытучы апаның ташлар турында сөйләве начаррак укыган укучыларның да авызын ачтырып үзенә карата иде. Андый вакытларда дәрес бетүен аңлатып кыңгырау шылтыраганын зур ризасызлык белән кабул иттек. Ничек инде шундый кызыклы, эчтәлекле ташлар турындагы дәресне кыңгырау тавышы боза? Киләсе география дәресен җиткәнне көтеп класстан чыгабыз.
Май аенда без – күрше авылдан йөреп укучылар – интернатта бик тормыйбыз. Ничек инде ямьле, матур язгы көннәрдә түзеп, интернатта ятасың?! Качып кайткалаган чаклар да булгалады. Билгеле икенче көнне шелтә эләгә иде эләгүен. Әмма безнең язгы күтәренке күңелне шелтә генә төшерә алмый иде. Дәрес бетүгә кем сәпиттә, кем җәяүләп авылыбызга “элдерәбез”.
Өйгә кайткач, ашап торабызмы-юкмы, сумканы диванга ыргытып, киемнәребезне алыштырып, күрше Гамил исемле малай белән тизрәк чишмә буена, су буена таябыз. Су дигәннән, безнең елга-инешебез кечкенә булып, авылга терәлеп ага. Аның чишмә башы үткән гасырның 30 нчы елларында безнең авылдан аерылып чыккан күршедәге Урал авылы яныннан башлана. Менә шул кечкенә елгабыз, безне – малайларны үзенә тарта иде. Үзе кечкенә булса да текә ярлары, тугайлыклары бар. Текә ярларыннан кызыл балчык белән бергә ком-таш, олы-олы таш катламнары күренеп тора. Чишмә чыккан урыннар да ул вакытта хәтсез генә күренә иде. Елга ярын кисеп, аңа паралель рәвештә сукмак үтә. Тау кәҗәләре кебек, шул сукмактан бераз сикергәләп баруга авыл күздән югала. Безне әниләр, нәнәйләр яраткан, суыннан чәйнүккә беркайчан да юшкын утырмаган “Түбән оч” чишмәсе каршылый. Шул чишмәнең тешне сындырырлык салкын саф суы белән кулларны, битләрне юып, учка су алып эчеп, юлны дәвам итәбез.
Безне кызыктырган нәрсә – вак чуер ташлар. Ә алар бик күп һәм күптөрле. Шул ташлар белән уйнап, көн үтеп барганын сизми дә калабыз. Каракорыч, кызыл, сары, соры, зәңгәрсу төсле ташлар безне кызыктырып, кояшта ялтырап яталар. Һәрберсе “мин – кыйммәтле таш, мине ал”, дигән төсле. Без Гамил белән аларны елганың теге ягына ыргытып уйныйбыз. Кемнең ташы ераккарак оча янәсе? Тау башына да ыргытып арыгач, иң “тәмлесенә”, кызыгына тотынабыз. Аны кайтыр вакытта гына “күрәбез”. Ул – ак таш. Ап-ак таш. Аны берчә дулкынланып (ничә көн кулга алган булсак та), берчә шатлану белән кулга алабыз да, утлы куз тоткандай, тизрәк өскә, һавага чөябез. Яшен ташы ул – малайлар арасында шулай аталып йөртелә торган таш. Яшен атып, һавадан төшкән таш. Безнең күңелләргә шулай сеңеп калган. Башка ташларга караганда сирәгрәк очрый. Һавага ыргыткач, имеш, өскә – болытларга менеп китә. Болытларга менеп җиткәнен көтеп тормыйбыз, чөнки аның анда ук барып җитә алмыйча, кире төшәсен аңлыйбыз. Әмма яшен ташы икәнен күңелебез төбенә ныклы салып куйганбыз. Үзебезнең башка кире шапылдап китереп бәрмәсен өчен, ташны читкәрәк төшәрлек итеп ыргытабыз. Шапылдап төшкән тавышын ишетсәк тә, битараф кыфәт чыгарабыз.
Ул вакытлардан бик күп еллар үтеп китте инде. Кызганыч, хәзер малайлар “яшен ташы”н эзләп яр буйларында, су буйларында йөрмиләр. Салкын саф чишмә суларын эчмиләр. Замана үзгәрә, замана белән бергә без дә үзгәрәбез. Кыйммәтләр дә үзгәрә икән шул, монысы – аерым тема. Су буйларын ерып чыккысыз агач-куаклар басты. Ярларында да бала-чага эзләре күренми. Яшен ташын да һавага, болытларга үзенә күрә бер ләззәт табып ыргытучы юк. Балачакның бер матур истәлеге булган яшен ташы әле дә безне көтеп ята сыман. Шул вакытларга, их, бер әйләнеп кайтсаң иде!
Ташлар-ташлар төрлесеннән
Җир өстендә яталар.
Уйларым да үткәннәргә,
Балачакка кайталар.
Яшен ташы – балачагым,
Ята чишмә ярында.
Балачак сукмагын искә
Төшерәсең тагы да.
Чишмә суы салкын булса,
Яшен ташы ут кебек.
“Ут” ташына, балачакка
Тагы кайтырмын кебек!
Фото: pixabay.com
Читайте нас: