Барлык яңалыклар
Дөнья бу
19 июнь 2021, 12:30

Марат КӘБИРОВ. КАРА КВАДРАТ

Хатын ярсып елый-елый юлындагы бар нәрсәне ора-җимерә чыгып китте.

Ул инде картинасын эшләп бетереп килә иде. Үзенең иҗат җимешенә карап кабат-кабат сокланды, чынлап та, даһиларча килеп чыкты шул. Моңа кадәр уйлаганын, күз алдына китергәнен бөтен нечкәлекләре белән сурәкә төшерә алмый, бөек әсәргә дип тотына да гадәти бер картина килеп чыга иде. Әлбәттә, алары да начар булмады, ни генә әйтсәң дә ул заманының иң талантлы рәссамнарының берсе иде. Моң кадәрге иҗаты да югары бәяләнде, бары тик ул гына булдыра ала торган сәнгать җәүһәренә әйләнде. Тик ул моның белән генә канәгать түгел, аңа хыялда гына була торган матурлыкны бөтен тулылыгында полотнога күчерү, үзе генә күрә алган гүзәллекне башкаларга да күрсәтә алу кирәк иде. Ул бөтен гомере буена шуңа омтылып яшәде, иң мөһим, иң бөек әсәренең әле язылмаганлыгын белә иде, бөтен гомере буена үзен шуңа әзерләде. Шул максат хакына михнәтләргә дә юлыкты, кимсетелүләргә дә очрады. Тик өмете өзелмәде, күңеле сүрелмәде. Һәм менә бүген иҗат язмышының иң хәлиткеч әсәре тәмамлану алдында.
Картинадан аңа сихри нурлар сибеп, илаһи бер фәрештә карый иде. Бу фәрештә явыз җинаятьченең төшенә керсә, ул иртәнгә иң изге күңелле адәмгә әйләнеп уяначак, бу алиһәне кайгылы кеше күрсә, ул бөтен газапларыннан котылып, яңарып, сафланып калачак, бу алиһәне берәр авыру күрсә, ул барлык сырхауларыннан да арынып, дөньядагы иң сәламәт кешеләрнең берсенә әйләнәчәк. Әйе, бу, чын мәгънәсендә, кешеләргә изгелек китерәчәк, күңелләрне сафландырып яшәячәк бөек әсәр иде. Һәрхәлдә рәссамга шулай тоелды. Һәм ул канәгать елмаеп, мыегын борып куйды. Бу мизгелдә ул үзен гади кызыл балчыктан Адәмне яралткан Ходай Тәгалә сыманрак хис итте.
Үз даһилыгының ләззәтен татып, күкләрнең җиденче катында йөзгәндә, остаханәгә аның хатыны килеп керде. Иренең ахмак бер кыяфәттә елмаеп басып торуын сәерсенебрәк бертын күзәтеп торды да, аның әле акылдан шашмавына тәмам ышангач, батыраебрак эчкә үтте.
— Ятасың шушында көннәр буена,— дип башлады ул чираттагы визитын,— Дөнья көтүдә бер кайгың юк. Өйдәге бөтен мебель җимерелеп бетеп бара, ишекләр шыгырдый, пычак үтми… Ярар иде кеше ирләре кебек пачка-пачка акча кайтарган эшең булса. Ирме син, түгелме, наканис.
Рәссам эндәшмәде. Дөресрәге, ул аның нәрсә сөйләгәнен ишетмәде дә. Хатыны монда кергән саен нәрсәгә дә булса бәйләнмичә, канәгатьсезлеген белдермичә калмый иде. Әле дә шул үзенең зарын сөйлидер инде. Нишлисең, иҗат кешеләренең хатыннары шундый инде, ирләрен кимсетергә, рәнҗетергә маташудан үзләренә тәм табалар. “Мин рәссам дип кукыраеп йөрмә, янәсе, әгәр хатының булмаса, син әллә кайчан юкка чыгып беткән булыр идең инде. Мин әйтмәсәм, пычак та үткерли белмисең ич…” Шул рәвешле чәйнәнеп, алар үзләренең ихтирамлы зат булуларына үзләре дә ышанып, тынычланып калалар да дәлше яши бирәләр.
Рәссам тиргәү сүзләрен колак яныннан үткәреп, хатынын сак кына кочаклап алды да картина алдына китерде:
— Менә монда кара әле син…
Хатыны рәсемгә карау белән кинәт үзгәреп китәчәгенә өмете зур иде аның. Әйе, үзгәрәчәк ул, бөтен сырхаулары, канәгатьсезлекләре, ачу-нәфрәтләре юкка чыгып, яңа туган сабыйдай сау-сәламәт, шат һәм саф күңелле булып, күпмедер дәрәҗәдә үзе дә алиһәгә әверелеп калачак. Могҗиза көтүдән рәссам елмаебрак басып тора иде…
Рәсемгә карау белән хатыны, чынлап та, кинәт үзгәреп китте. Ул башта агарды, аннан күгәрде, аннан кызарынып бүртенде дә ачы тавыш белән акырып җибәрде:
— Гомер буена хәерчелектә яшәтүең җитмәгән!.. Хәзер шулай мыскыл итәсеңме?! — кулларын болгаудан бармагындагы алтын балдаклар яшен кебек ялтлап-ялтлап алды, — Сөяркәләреңнең рәсемен төшереп кенә өстемнән көләсең калган иде! Оятсыз! Әйткәннәр иде аны… Озын кара чәчле бер кыз белән йөри дип сөйләгәннәр иде аны!.. Ышанмаган булган идем… Хәзер барсы да ачыкланды менә… Ничә еллар буе җәзалап шушы хәлгә төшердең дә хәзер яшьрәкләр кирәк булдымы?! Бар, кит шул себеркең янына! Бар… Кит…
Хатынның акыруы тора бара чинауга әверелде, ахырдан үкереп елауга әйләнде. Рәссам мондый хәлне көтмәгән иде, ул, гөнаһ өстендә тотылган кешедәй, каушап-аптырап калды. Таяныч эзләгәндәй, өметләнеп рәсемгә бакты.
— Карале, син алай кызма әле, — диде ул хатынына, ниндидер яшерен өмет белән, — Игътибарлап кара әле син аңа!
— Күргәзмәңә куясы булма, берүк, — дип шыңшыды хатыны, башын да күтәрмичә, — Кешеләрнең миннән бармак төртеп көлүен теләмим. Моңа кадәр түздем өстемнән көлүеңә. Ләкин монысына түзә алмыйм. Кешегә күрсәтмә бу картинаңны. Үтенәм. Сөяркәләреңне төшереп җаныма яра салма. Мин үлгәч төшерерсең…
Сабырлык сабырлык белән дә, рәссам үзенең хатыны өстеннән ничекләр көлүен генә аңлый алмады. Һәм шул хакта сорарга булды.
— Аракы эчтеңме?
— Эчмәдем түгел инде…
— Эчтең! Атналар буена кунарга кайтмый йөрдеңме?!
— Соң, күпме әйтергә була инде… Бер районда мәктәп бизәргә алып киттеләр бит…
— Алдыйсың!
— Нишләп алдыйм, ди… Акчасын үзеңә кайтарып бирдем бит…
— Кайда соң ул акча?! Юк!.. Димәк, алдыйсың!
Мондый бәхәснең мәгънәсезлеген аңлап, рәссам тынып калды. Хатын шыңшуын яңа көч белән дәвам итте.
Рәссам янә картинасына карады. Хатынының яшь, чибәр кыз чагын төшергән иде ул. Дөресрәге, үз күңелендәге матурлыкны чагылдыру өчен, сөйгән кешесен нигез итеп алган иде.
— Кара әле шушы картинага…
Хатын аның кулын ачу белән этеп җибәрде, әмма рәсемгә карады. Карады да рам астындагы язуны күрде. Анда: “Рәссам хатынының портреты” дип язылган иде. Кинәт ул тагы да ныграк ярсып иренә ташланды, аны чәченнән алып җилтерәтте дә коточкыч бер нәфрәт белән битен тырмап төшерде.
— Әле синең тагын бер хатының бар мени?! Азгын! Кабәхать! Белермен әле мин… Белермен әле!.. Миңа да ирләр карамаслык түгел…
Шулай ярсып елый-елый юлындагы бар нәрсәне ора-җимерә чыгып китте.
Рәссам тагын үзенең сурәтенә карады. Баягы алиһә әкренләп югала бара иде. Мондый көтелмәгәнлектән рәссам ни уйларга, ни кылырга белми катып калды. Тиздән, квадратлап ясалган рам эчендә, кешеләргә изгелек өләшергә тиешле фәрештә урынына рәссам хатынының көнчеллектән котырган чагы пәйда булды.
Үзенең бөтен хыяллары чәлпәрәмә килүдән әрнегән рәссам, күкрәк түреннән йөрәк өзгеч аваз чыгарып ачы сүгенде дә, кулына эләккән бер чиләк буяуны алып, җан ачуы белән әлеге сурәткә тондырды. Ул кара буяу булып чыкты.
Кайгыларыннан арынып, баягы әсәренә карагач, тертләп китте ул, картина урынына кара квадрат пәйда булган иде. Ул ниндидер сихри бер нур сибеп тора, үзендә чиксез сер дә саклый сыман. Әйтерсең, кечкенә тәрәзә аша үз тормышыңа карыйсың. Үткәнеңә, бүгенгеңә, киләчәгеңә… Һәм анда кара квадраттан башка бернәрсә дә күрә алмыйсың…
Картина тиздән бөтен дөньяга билгеле булды. Акыл ияләре: “Бу әсәре белән рәссам нәрсә әйтергә теләде икән,"— дип әле булса баш ваталар. Ул вакытта нәрсә әйтергә теләгәнен рәссам үзе дә белми. Ләкин бик ачы итеп сүгенүен хәтерли. Монсы — факт.

Автор фотосы.
Читайте нас: