“Ха-ха-ха! Мине кар базына күмгән идең, миннән котылдым дигән идең. Юк, Нәркәсем! Озак көттем мин, артыңнан калмадым, гел ияреп, һәр адымыңны күзәтеп йөрдем. Мунча мичең дә тиккә генә ишелмәде, минем тырышлык ул. Әйе, миндә дә гаеп бар иде. Мине генә яратканыңны соңлап, үлгәч, аңладым. Шушы ел эчендә бер иргә дә сирпелеп карамадың. Җан газабыңның да көннән-көн авырайганын сиздем. Тик гафу итә алмыйм мин сине. Ул чакта син мине тереләй күмдең: башым өстәл почмагына бәрелгәч, аңымны гына югалткан идем, ә син карап та тормадың... Рәхәтме?! Мин дә, һушыма килгәч, акылдан шаша яздым. Тырмаштым, кычкырырга теләдем, авызыма туфрак тулды. Юк! Мин өстәл почмагына бәрелеп тә, тончыгып та түгел, куркыштан йөрәгем ярылып җан бирдем. Мин кичергәнне үзең дә кичер!..”
Нәркәс элеккечә бер сүз дә дәшми тыңлады да тыңлады. Әллә иренең әйткәннәрен ишетмәдеме? Аңа рәхәт иде. Котылды, таудан да авыр йөктән котылды. Тик балалары гына нишләр?..
Нәркәснең фаҗигале үлеме авыл халкына аяз көнне яшен суккан шикелле тәэсир итте. Һәр сүзен уйлап сөйләгән һәм дә тыйнаклыгы, тырышлыгы белән авылдашларының ихтирамын яулап өлгергән иде ул. Бөтен шартын китереп җирләделәр. Кабер өстендәге кәшәнәгә исем-шәрифләрен, туган-үлгән елларын язып куйгач, авыл халкы “Аһ!” итте. Үз туган көнендә харап булган бит. Аннан да бигрәк Нәркәскә ни бары 35 яшь тулган лабаса.
Сабыйларны балалар йортына җибәрергә әзерләп йөргәндә Нәркәснең апасы килеп, йорт-җирләрен сатып, акчаны ике бала исеменә саклык банкына салып куйды. “Үзем карыйм, бердәнбер сеңлемнең дәвамы булган балаларны ничек итеп детдомга җибәрим”, – дип, елый-елый алып китте туганнарын.
Гайсар белән Гөлкәйнең яңа тормышлары зур гаиләдә башланып китте. Үзенең 8 баласы янына ике сабыйны сыйдырган олы йөрәкле әбиләрен “әни-апа” дип йөртә башладылар. Берьюлы апа, абыйлы булдылар. Күмәк җирдә кайгылары да тизрәк ямалды. Әлбәттә, ире асылынып үлгән әни-апаларына ялгызына авыр, бик авыр булгандыр һәркайсын аякка бастыру.
Рәхмәт аңа, сабыр булды, авыр сүз әйтмәде, үгисетмәде. Күңелләре болай да китек нарасыйларны үз балалары кебек карады. Укуларында да ярдәм итте, Гөлкәйне үзе белгән бар кул эшләренә дә өйрәтте: ир-атка гына түгел хатын-кызга да җитмеш төрле һөнәр белү зарур дияр иде, көлеп.
...Көннәр генә җай үтә. Ә айлары, еллары бигрәк тиз ага икән бу гомернең. Абыйсы Гайсар да мәктәпне тәмамлап, эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерде. Уфа шәһәрендәге төзелешләрнең берсендә эш юлын башлаган иде дә, армия хезмәтенә алынды. Сагына Гөлкәй абыйсын, сагына. Якын кешесе ул гына бит. Юк, әни-апасына да, “сеңлекәшебез” дип өзелеп торган апа-абыйларына сүз тидерәсе килүдән түгел. Ни дисәң дә, кан туганы ул гына шул. Абыйсы хәрби бурычын үтәп кайтты. Озаклап хәл җыеп ятмады, үз эшенә кабат урнашты.
Гөлкәй дә унынчы сыйныфны тәмамлагач, озак уйлап тормый, штукатур-малярлыкка укып чыкты. Абыйсы, җитәкчесе белән сөйләшеп, сеңлесен үз оешмаларына алды. Тулай торакта Олеся исемле мари кызы белән бергә яши башладылар, бергә эшкә йөрделәр. Дуслашып та өлгерделәр. Яңа ел бәйрәменә Олеся Гөлкәйне үз авылларына чакырды. Кыз бераз икеләнеп торса да ризалашты. Абыйсы да каршы килмәде, Әни-апага үзем аңлатырмын, диде.
Менә шулай Гөлкәй үзенең егерменче Яңа ел бәйрәмен мари авылында каршы алды. Клубта мари егете Даниил кыздан күзен алмады, бәйрәм беткәнче яныннан китмәде. Төрле конкурсларда да бергә парлашып катнаштылар. Җыр-биюгә дә оста иде егет, татарча да матур сөйләшә. Шуңа күрә Гөлкәйгә вата-җимерә русча сөйләшергә дә туры килмәде. Китәр көнне дә Даниил кызларны, әтисенең атын җигеп, станциягә кадәр китереп куйды. Адресын алып, хат язырмын,юл төшсә килеп тә чыгармын әле, дип озатып калды.
Шулай итеп, арада хатлар йөрде. Бәйрәмнәрдә Даниил Уфага килергә тырышты. Ә ул килә алмаса, сирәкләп булса да Олесяларга кайтканда очраша иделәр. Ике ел шулай үтеп тә китте, ә дуслык олы мәхәббәткә әйләнде. Даниил өйләнешү турында сүз кузгаткач, Гөлкәй аны туганнары белән таныштырырга авылга алып кайтты. Үз милләте булмагач, әни-апам ни әйтер, дип куркуы да юкка булган икән. Даниил барысына да ошады. Туйны көз ясарга булдылар. Авылда шулай инде: җәй печән вакыты, кызу чор; ә көзен бакчадагы җиләк-җимеш үзеңнеке, кош-корт өлгерә. Ни дисәңдә, акча ягынә аз булса да экономия. Саклык кассасындагы акча туй кирәк-яракларына, бирнәлекләр алырга булыр.
Печән әзерләшергә дип, үз исәбенә атна-ун көнгә түләүсез ял алды да, авылга кайтканчы, Даниилын күреп килим дип, поездга утырды. Тиздән бу якларга килен булып төшәчәк. Сөйгәне белән гел бергә булырлар. Эше дә табылыр әле. Һәй, авыл кызына ни дип кайгырасы! Эштән курыкмый ул. Әнисенә, әни-апасына рәхмәт – эшкә өйрәттеләр. Әнием! Күрәсеңме кызыңны? Бәхетлемен дә ул, тик син генә юк янымда. Их, әнием синең белән бер сөйләшеп, серләшеп аласы иде... Уйларга бирелеп юл озынлыгы сизелмәгән дә. Уйлар, уйлар! Җыр кебек сезнең дә озын юлларны кыскартыр көчегез бар икән.
Атна уртасы булу сәбәпле поезддан төшүче бер Гөлкәй генә иде. Уф, Даниилына да хат язып тормады шул. Бәлки, берәй җаен китереп килеп алыр иде. Тәпиләп кенә барасы ара түгел. Юл газабы, гүр газабы инде. Бер иптәш, бер машина юк. Монда торып эш кылып булмас, җәяү булса да атлый торыйм. Попутка очраса утыртыр әле. Ә үзе, ярый әле, юл сумкамны гына алганмын, күчтәнәчне авыл магазиныннан кереп алырмын, дип уйлап куйды.
Әй, мәрхәмәтле кешеләр бар икән ул. “Минск” мотоциклы килеп туктады, Данииллар авылы аша үтә икән. Унике чакрым җиргә җәяүләп кайчан барып җитмәк кирәк, булганына шөкер итеп Гөлкәй мотоциклга утырды. Җәйге йомшак җил чәчләрне тузгыта. Гөлкәй, күзләрен йомып, йөзен җилгә каршы куйды. Тиздән, бик тиздән сөйгәне белән күрешәчәк. Минем кебек ул да сагынгандыр. Минем килүемне белми, күрсә, аптырап китәр әле дип елмаеп куйды кызый.
Мотоциклның капыл борылуына кыз чак егылып төшмәде, күзен ачса, ни күрсен, егетебез урманның тар юлына борылып, бераз барды да шып туктады. “Хәл җыеп алыйк, көне дә нинди шәп”, – дип, кызны күтәреп алды һәм җитез хәрәкәт белән җиргә яткырып шашып үбә башлады. Гөлкәй ычкынырга тырышып тарткалаша, боргалана башлады. Тик көчле куллар аны ныграк кысты, авыр гәүдә җиргә сеңдерердәй итеп басты. Күпме баргандыр бу көрәш, белмим. Тик ычкына алмаса, мәсхәрә итәчәк. Ул чагында син кемгә кирәк? Ычкынырга! Ычкынырга? Тик ничек?! Гөлкәй куллары белән җирне капшый башлады. Әһә, нидер тапты. Бар көченә ирнең башына китереп тондырды.