Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 июнь 2021, 09:45

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Әллә язмыш, әллә каргыш...(2)

...Авылдан, җинаять урыныннан качу белән, үзеңнән качып буламыни! Беркем белән аралашмады, ачылып китеп сөйләшмәде, үз эченә бикләнеп, балаларын сөеп, артык сүз ычкындырырга куркып яшәде. Әтиләрен сораган балаларына “әтиегез балыкка киткән иде бит, шуннан кайтмады” дип әйтер булды...

(Дәвамы.)
“Үтердем!.. Нишләргә?.. Күршеләргә кереп әйтим, аңлатыйм. Каравыл өенә барып, телефоннан “Ашыгыч ярдәм” чакырырга кирәк”! Ишек тоткасына тотынган иде... Тукта, утыртып куйсалар, балаларым кая барыр?.. Юк! Юк!” Хатын тиз генә үзен кулга алды. “Балалар, әйдәгез ятыйк. Әнә әтиегез дә йоклап китте. Чү, еламагыз, уятып куюыгыз бар. Йоклагыз!”
Өйдәге тынлыкны йөрәгенең дөп-дөп тибүе генә боза иде. Балалар йоклап китте. Иренең һаман кыймшанмыйча ятуы шик калдырмады. “Ү-тер-дем! Ү-тер-дем!” – дип типте йөрәге. Озак кына уйланып торды да, кискен бер карарга килеп, ирнең авыр гәүдәсен тышка сөйрәп чыгарды һәм кар базының капкачын ачып, ирне шунда ыргытты. Җирне ишүе авыр булмады, ярымҗимерек иде инде кар базы. Юнәтергә кушкач, ире “яңаны казырга кирәк монысының рәте киткән”дип кенә җаваплады ул чакта...
Ирнең югалуы яшен тизлегендәй таралды авылга. Милиция хезмәткәрләре дә килеп җитте. Шешәдәш дуслары көне буе елга буенда балык тотулары, аның исереп шунда ятып калуын өзек-өзек булса да аңлата алдылар. Алардан чак кына читтәрәк балык кармаклаган малай-шалай да шул ук сүзләрне сөйләде. Яр буенда балык шөшләгән учак урыны, күпме эчелүен исбатлап тәгәрәп яткан буш шешәләрнең монда бик шәп “мәҗлес” үткәрелүен көн кебек ачыклый иде. Аннан да бигрәк кармагы һәм итекләре табылу ирнең суга батуын дәлилләрлек нәрсәләр булды.
Елгадан чылбыр булып тезелеп тә эзләделәр. Ипи дә салып карадылар (ипине суга салсаң, батып үлгән мәет турында туктап кала дигән ырым бар). Тик гәүдә табылмады, ипи кисәге дә агып китте. Көндә исерек йөргән, хатыннын да күп җафалаган ирне милиционерларның да артыгын төпченеп, эзләп җафаланасы килмәде. Баткан булса, өч көннән калкып чыгар әле, әгәр агым алып китмәгән булса, диештеләр һәм “батып үлгән” дип, протоколга теркәделәр дә кайтып киттеләр. Мулланы алып килеп, шартын китереп, шунда, яр буенда җеназа да укылды. Кадерләп күмәргә гәүдәсе табылмаганга уфтанып, кайгы уртаклаштылар. Уртларын тешләп, чак тыелып торган хатынның халәтен һәркем үзенчә аңлады, һәркем үзенчә юатырга тырышты.
Күңел тынычлыгы югалган, төннәрен саташып, манма тиргә батып уянган, күзләре төпкә батып көннән-көн кибә барган хатынның чыдар әмәле калмады. Иренең кырыгын укытты да, “бар нәрсә аны хәтерләтә” дигән булып, очсыз гына хакка йорт-җирен сатып, күз күргән якка чыгып китте. Ерак районнарның берсендә бәләкәй генә авылга килеп, савымчы булып эшли башлады. Колхоз, хакын җайлап түләсәң, үзеңә калыр дип, өй бирде.
Тик авылдан, җинаять урыныннан качу белән, үзеңнән качып буламыни! Беркем белән аралашмады, ачылып китеп сөйләшмәде, үз эченә бикләнеп, балаларын сөеп, артык сүз ычкындырырга куркып яшәде. Әтиләрен сораган балаларына “әтиегез балыкка киткән иде бит, шуннан кайтмады” дип әйтер булды. Өйдә булган выкыйганы да, төшегездә күргәнсездер дип, башларына сеңдерергә тырышты. Тора-бара алар чыннан да моңа үзләре дә ышандылар һәм әниләреннән башкача сорашмый башладылар.
Эш белән алты ел үткәне сизелмәде, тик җанга тынычлык табылмады, саташулар кимемәде. Көндезләрен иренең шәүләсен күргәндәй була иде. Әллә, кайтып, дөресен сөйлим микән дип талпынса, берсе – бишенче, икенчесе өченче сыйныфта укыган балаларын уйлап, “җинаятче балалары” мөһере сугылудан куркып, тыелып кала иде. Үз-үзенә кул салудан да шул балалар хакы алып калды.
Колхоз биргән өйгә дә җайлап хак түләнеп бетте, мал абзары салып үз хуҗалыкларын да тергезеп җибәрде, мунча салды.
Әй, мунча дигәндәй, кая ягып җибәрим әле. Туган көнем бит бүген. Сирпелеп, көзгегә карады. Тик аннан үз яшеннән күпкә олы хатын карап тора иде. Иртәгәгә ял да сорадым. Балаларга да тәм-том әзерләрмен. Эш тә эш дип көнем үтә, бер кинәнеп сөйләшеп утырганыбыз юк. Шундый уйлар белән мунча ягыйм дип керсә, мунча миче бер яктан ишелеп төшкән икән. Бер ниятләгәч, якмый булмас. Үзем дә төзәтеп куярлык. Соңрак, күршегә әйтеп, яңаны чыгарттырырмын әле.
Җитез хәрәкәтләр белән чиләкләрен көянтәгә элеп, кулына көрәк тотып, җиңел генә атлап балчыкка китте. Карале, бүген ни булды: кычкырып көләсе, бар дөньяны яңгыратып җырлыйсы килә! Кайчан соң әле аның белән шулай булган иде?! Ә-ә-ә! Нурланы “Яратам!” дип кочагына кысып, тәүге тапкыр үпкән көнне ул шулай канатланып кайткан иде апасы янына. Апасына сөйләгәч: “Кит инде, сеңлем, үзебез кебек ятимне тапкансың. Хас без инде менә: Нурланыңның да әтисе сугышта, әнисе ачлыктан үлгән. Аркалы кеше эзләргә кирәк иде”, – диюенә ул: “Аркасы бар аның, аркасыз кеше буламыни”, – дип көлде.
Әнә балчык чокыры. Капыл йөрәген курку басты. Балчык чокыры авызын ыржайтып торган диюгә охшаш. Кит инде, бала-чага шикелле юк-бардан шөрләп торам, дип, үзеннән үзе көлде ул. Көянтә-чиләкләрен чирәмгә куеп, чокырга төште. Көрәге белән ипләп кенә балчыкны кырып төшерә башлады. Яртышар чиләк җитәр, алып кайтуы авыр булыр, дип уйлап та өлгермәде, артында кемдер торган кебек булды. Капыл борылган иде, “Нурлан!” – дип кычкырды да, артка чигенде. Көрәк сабы чак эләгеп торган балчык чокырының түбәсенә тиде Һәм гөштердәп хатынның өстенә ишелде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: