Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 июнь 2021, 10:54

Земфир АХЪЯРОВ. Күркә боты

Габдерәхим Килдем авылыннан хатынлы да, “Күркә боты” дигән кушаматлы да булып, туган авылы Үзәнгә кайтып китте...

Габдерәхимнең өйләнү тарихы бик тә хәтерендә калды. Тапкан яңалык, кемнең хәтерендә калмас дисезме? Шулайлыкка шулай, әмма аның башкачарак исендә калды. Аның гына түгел, хәләле Кәтибәсенең дә.
Ул – Үзән авылы егете. Гаиләдә ике малай, ике кыз. Ул – иң олысы. Әтисе Габдерәүф кырысрак кеше булса да, төпле акыллы булды, тәртип яратты. Олы улы егерме дүрт яшькә җиткәч тә өйләнү турында сүз йөртә башлады. Бер сеңлесе егерме бер яшьтән кияүгә чыгып китте, аның артыннан тагы бер сеңлесенең яше җитеп килә, егермесен тутыра. Әтисе ике кызы арасында олы малаен өйләндереп калырга тырыша иде. Габдерәхимнең күз атып йөргән кешесе дә юк түгел, әмма ул өйләнү турында уйламый иде әле. Ә, бер көнне кичке ашны ашаганда, гаилә башлыгы шул хакта сүз башлады:
– Улым Габдерәхим, күркәм яшьтәсең, яшьтәшләрең өйләнеп тормыш көтә башладылар. Сиңа да вакыттыр. Быелдан да калмый өйләнергә кирәк. Менә шул.
Әнисе дә әтисе сүзен куәтләгәндәй, “вакыт инде, улым” дип, үзенең фикерен белдерде. Менә шул сөйләшүдән соң Габдерәй (яшьтәшләре үзара шулай дип йөртә) өйләнү турында уй йөртә башлады. Бер уйласаң, нәрсә көтә инде ул? Яратып йөргән кызы бар. Кәтибә белән ул хакта турыдан-туры сөйләшкәне юк-юклыкка, әмма каршы килер дип уйламый. Кәтибәсе, биш чакрым ераклыкта гына урнашкан күрше Килдем авылыннан. Күрше авылдан килеп йөргән егет-җилән: “Килдем-киттемгә барам әле”, – дип тә шаярталар. Габдерәй ике авыл арасын инде өч ел таптый, җәяү дә, кышларын үзе кебек егетләр белән ат чанасына утырып та баралар. Шул чана белән үзләренең авылына килен итеп, толыпка төреп, кызлар урлап та алып кайткаладылар. Менә үзенә өйләнергә вакыт җитте.
... Кәтибә бик ялындырып тормады, егеткә ризалыгын бирде. Икенче көнне үк Габдерәйнең әти-әнисе кыз үскән йортка барып, туй турында сөйләшеп тә кайттылар. Ике яктан да кунаклар чакырылды. Туй йоласы буенча, кыз ягында никахтан башланды. Заманына күрә мул табын әзерләнде. Аш-судан, эчемлекләрдән, өстәлләр сыгылып торды. Мулла абзый никах укып, үз эшен тәмамлагач, кысташа-кысташа ашау-эчүгә күчтеләр. Яшь егет белән кызның алдына ризыкларның, эчемлеклекләрнең мулрагын куйдылар. Аш-су бик тә тәмле әзерләнгән иде, сүз юк. Кәтибәсеннән уңар, Аллаһы боерса. Габдерәхимнең күзен кызыктырып, аның каршысында гына, бер зу-ур тавык боты тора. Шундый зур тавык боты да булыр икән. (Аның күркә боты белән беренче очрашуы иде.) Ашап карыйсы килеп кулына алды да мул итеп кабып та җибәрде. Тик, ни галәмәт – чәйнәгәндә кимерчәкме, кылчыкмы – әллә нәрсәсе барлыгы беленде. Шуны гына көткәндәй бабасы (Кәтибәнең әтисе) Әхмәтгата:
– Кияү, кыенсынмагыз ризыкка үрелегез, – дип кыстарга кереште. Җавап бирергә азапланган кияү балакай, чәйнәгән ризыгын яртылаш йотып яртысы авызында килеш:
– Рәхмәт, әти, – дип мыгырданды. Тамагына нидер утырды шикелле, компот та йотып карады, тамактагы теге нәрсәкәй ычкынмады. Компот белән бергә авызында калган ризыгын да йотып куйды. Күзенә яшь бәреп чыгарга әйтә, кызарды, мәҗлес кайгысы калмады Габдерәйдә. Ул Кәтибәсенә табан борылып нидер пышылдады. Тегесе яшь киявенең тамагына күз салгач, күркә сөяге кадалганлыгын чамалады. Аннан әтисенә борылып нидер әйтте. Әхмәтгата киявенә бер күз ташлагач, торып, кунакларга утырыгыз дип ымлады да, иелә биреп бертуган энесенә сүз кушты:
– Энем, кияүне кичекмәстән район үзәгенә бүлнискә алып барырга кирәк. Синнән башка машиналы кеше юк өйдә.
Энесе баш кагып ризалыгын белдерде. Табындагылар арасында машиналы кеше ул гына иде. Габдерәй, Кәтибәсенә кунаклар янында, өйдә калырга ымлап чыгып китте.
... Кияүнең тамагына “утырган” күркә ботының сөяген алдырып кайтуга, кунакларның күбесе таралышкан иде. Яшьләр белән бергә тагы аш яңартып алгач, Габдерәүф өй хуҗаларына зур рәхмәтләр әйтеп, кодаларын алдагы атнада үзләрендә буласы туй мәҗлесенә чакырып, кияү ягыннан килгән туган-тумачалар белән кайтырга чыктылар. Әхмәтгатаныкылар капка алдында озатып калдылар. Шулай итеп Габдерәхим Килдем авылыннан хатынлы да, “Күркә боты” дигән кушаматлы да булып, туган авылы Үзәнгә кайтып китте.
Фото Земфир АХЪЯРОВның шәхси архивыннан алынды.
Читайте нас: