Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 июнь 2021, 08:53

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Әллә язмыш, әллә каргыш...(1)

...Ышандым! Сөюемне генә түгел, җанымны, тәнемне, гомеремне сиңа багышладым. Кешеләр сокланырлык тату гаилә булып яши башладык.

– Яратам, яратам, яратам!
– Мин дә яратам! Тик сөюебез гомерлек булса иде...
– Булыр иркәм. Ышан миңа! Җил-яңгырлардан өшетмәм, чит-ятлардан сүз тидертмәм...
Ышандым! Сөюемне генә түгел, җанымны, тәнемне, гомеремне сиңа багышладым. Кешеләр сокланырлык тату гаилә булып яши башладык. Мәхәббәт җимешләребез итеп, сиңа охшаган – ул, ә ике елдан, үземнең дәвамым булган кыз бүләк иттем сиңа.. Кулыңнан килмәгән эш юк: үз оябыз булсын дип, тырышып, бәләкәйрәк булсада өй салдык. Бәхетле идек. Бәхетле...
Җил-давыл түгел-синең күңел салкынлыгы мине өшетә, чит-ятларның сүзе түгел – синең нахак сүзләрең җанымны телә. Кай вакытта арабыздан язмышның ачы җиле үтте дә, кара мәче тормыш юлыбызны кисте. Аракы белән дуслыгың кайчан башланды соң? Капкалап кайта башлагач, минем ризасызлыгымны күреп: “Арыганлыкны гына бетерергә иптәшләр белән бераз йоттык инде, ачуланма матурым!” – дип, күңелемне юатсаң да, шикләнүем юкка булмаган икән. Җайлап кына “ак башлы, ак алъяпкычлы еланбикә” йөрәгеңнән мине куды, ә син аның теле белән сөйли башладың... Уф, ничек кенә сине аның коллыгыннан тартып алыйм икән? Шул аракы кулларыңны да озайта – күгәргән урыннарным уңалып өлгерми, яңалары өстәлә. Иртәгәсен үкенәсең дә бит, гафү дә үтенәсең. Тәүбәгә дә киләсең. Тик тукран анты гына шул! Туктый алмыйсың. Балаларыбызны уйла, курка, читләшә башладылар бит үзеңннән... Тагын төн җитте. Димәк, бүген дә син...”
Капканың шапылдап ачылып-ябылуы, ачы сүгенү аның уйларын бүлде. Ире ишекне типкәли башлаганчы, хатын келәне ачып куйды. Балаларны гына уята күрмәсен дип, аш бүлмәсе ягына чыгып, суынырга өлгергән ашны җылытырга куйды. Ишектән керә керештән үк “Мин ач, ашат мине, анаңны...” дигән сүз инде күптән ирнең пароленә әйләнгән иде. Тик бу юлы ул үзгәргән булып чыкты. “Кы-ы-зы-ы-к! Өй ишеге ачык! Ни өчен!? Па-та-му-што сөяркә артыннан ишек бикләргә хәлең калмаган! Сөйрәлчек! Әйтәм, миннән качып, балаларың янына ятасың. Аңлашылды, мине алкаштан салдырып, үзең башкалар астындасыңмы?”
Хатын аклануның да, сүз эндәшеп торуның да кирәге юк икәнен белә. Шуңа иренең гаепләүләрен тыңлый-тыңлый, ашарга салды да, инде уянып, куркышып, мыш-мыш елаган балалары янына ашыкты. Тизрәк яннарына ятуны хуп күрде. Белә, балалар янында бик тузынмас. Чынлап та, ир тамак туйдырып, мыгырдана-мыгырдана, җәелгән урын-җиргә килеп ауды. Тиздән хырлап йоклап та китте. Ә хатын Аллаһыдан үзенә сабырлык, ә иренең тәүбәгә килеп, эчүен ташлавын ялварып, таң алдыннан гына йоклап китте.
Алдан ачып куелган келә гыйлләсе көннән-көн зуррак гауга чыгаруга сәбәпче булды. Җитмәсә ир, шешәдәшләренә дә чишелеп китеп, кайтуына ишекнең биксез булуын әйтеп салды. Ялкын өстенә керосин сипкәндәй, “дуслар” төрле яктан откы тыгарга тырыштылар... Балаларны уянуларыннан курчалап, иренә алдан ачып куйган ишек келәсенең төзәтә алмас бәләгә китерәсе алда иде әле.
...Ул көнне баш төзәтергә бер кайда да җай чыкмады. Чәчү тәмамланды, шешәгә алыштырыр орлык игене калмады. Кичә күбрәк булган, баш чатный, махмырга калдырыла торган запас та кичтән эчелгән икән... Нишләргә? Кайда барып сугылырга? "Дуслар"ның башына шәп фикер килде: кармакларын алып, елга буена киттеләр. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, балык эләгеп торды. Елга белән авыл арасын чиратлап таптадылар – теге “төнлә туган” нәрсәгә авылда бик теләп балык алыштырдылар. Шулай итеп, кәсеп уңды...
Төн карасы җиргә җәелгәндә генә уянып өенә таба юл алды ир. Шешәдәш дусларының бер үзен елга буенда калдырып китүләреннән бигрәк, эчәргә калдырмаганнарына җен ачуы кабара барды. Йорт капкасын ачканда инде эчтәге ачу гайрәтле гыйфритка әйләнгән иде. Күзенә ак-кара күренмәгән ир, ишек ачырга чыккан хатынын озын толымнарыннан алып, өйгә сөйрәп дигәндәй кертте дә “сак булырга өйрәндеңме, ишек бикләп өлгердеңме? Я, бүген кем белән... минем башымнан көлдең”, – дип, корсагына тибеп җибәрде. Хатын бөгелеп төште. Балаларның елавы ирнең гайрәтен генә арттырды. “Инәгезнең уйнаштан туган этләре, хәзер мин сезне!..” – дип, йодрыгын төйнәп, алпан-тилпән басып, балаларга якынайды. Моны көтмәгән хатын, бар көчен җыеп, ирен этеп җибәрде. Ә ул бераз чайкалып торды да чигәсе белән өстәл читенә бәрелеп, гөрселдәп идәнгә ауды һәм тынып калды... Өйдә авыр тынлык урнашты.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
***
Автор үзе турында
1966 елның 16 апрелендә Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында туып-үстем. 1985 елда 2нче санлы Уфа педагогия училищесенең художество-графика бүлеген тәмамладым. Шуннан бирле укытучы һөнәренә тугры калып, менә инде 34ел мәктәптә эшлим. 25 елын башлангыч сыйныфларда укыттым. Бүгенге көндә Сахай авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен алып барам. Кече яшьтән шигырьләр, хикәяләр язам. Кырмыскалы районы “Илһам”, Архангель районы “Дулкын” әдәби берләшмәләре әгъзасымын. Республика күләмендә уздырылган “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2019” бәйгесендә катнашып, “Башкортстан укытучысы” журналы билгеләгән номинациядә җиңүче булдым. Туган авылым Иске Акташта яшим.
Читайте нас: