Мәгънәсез үткән гомер... Ә бит яши беләм, дип уйлады. Болай булырга тиеш түгел иде аның картлыгы, мондый көн турында хыялланмады ул. Ике катлы йорт шатлыктан, бала-чага тавышыннан гөрләп торырга тиеш иде, менә шул йортына да сыйдырмадылар аны. Ә бит бөтенесе дә ул тапкан акчага корылды. Эшләмәде түгел, эшләде Галимә. Әхлагын онытса да, булдырам, дип тырышты. Мәскәү юлыннан кайтып кермәде, сумка-сумка товар өстерәп, тормыш йөген тартып арыган вакытлары булмаган дисеңмени, кешегә яраган, күпмесенең көен көйләгән… , тик болар берсе дә дөрес булмаган, әдәп кысаларына сыймаган.
Дөнья мәшәкате белән дин барын да оныткан. Тәүбәгә килмәгән. Әбисе сабый чакта күпме догалар өйрәтте, югыйсә, күңелдән сөйли иде. Кайчан онытты соң ул аларны. Тормышы көйгә салынып, акча исәпли башлагачмы? Әллә инде оятны онытып чит ятакка яткандамы? Иреннән узып йорт төзегәндәме?.. Шулчакта туктап, бөтенесен уйлап карыйсы калган да бит. Күпме ялгыш: иң элек үзенең хатын-кыз, ана икәнен оныткан Галимә, ул көчсез булса ире дә бәлки селкенгән булыр иде, тормышын алып барса, аның да кадере артыр иде. Бәлки тилмергән балаларына ана җылысын да бирә алган булыр иде. Үзе дә гомер буе иреннән бер җылы сүз ишетергә теләп тилмермәс иде. “Иде”ләр бик күп шул, ә гомернең соңгы көне җиткән, кайтарып та ала торган түгел, үзгәртеп тә булмый. Ә җанын утлы күмер телепме телә, үкенеч тә үкенеч. Искә ала торган куанычлы, татлы хатирәләр нишләп бик аз соң, ник бер дә исенә төшерә алмый…
Картлар йортының дүрт кеше тора торган бүлмәсенең бер караңгы почмагында хәлсез, ябык гәүдәле, күзләре эчкә баткан, заманында ак төстә булып саргайган яулык бәйләгән, кулларын кая куярга белми җәфаланган, нишләргә белмәгән бу карчыкка карап берәү дә Галимәне танымас, аның тәүбәгә килүенә ышанмас иде. “Үземә сорамыйм, балаларыма, оныкларыма тәүфыйк бир, минем ялгышларымны кабатламасыннар, картлык көннәрендә аларны үз балаларыннан аерма!” дип, Аллаһы Тәгаләгә ялваруына ул үзе дә әле ышана алмый.