Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 июнь 2021, 16:10

Әгъдәл НИЗАЕВ. Дәваханә паркында

...Башта шактый гына күңелсез булды, авыр чирлеләрнең төннәр буена авыртынудан озак ыңгырашып ятуларын авыр кичердем. Мине дәвалаучы табибка шул хакта сөйләгәч, ул мине тынычландырырга ашыкты. Ышандырырлык итеп, кулымны кысты да: «Мин тик дөресен генә әйтәм, ышаныгыз, сезнең диагноз ул чаклы ук борын төшерерлек түгел, дәвалауга бирешә торганы гына»,– диде.

Истәлек
Чирләү сәбәпле Уфа, Мәскәү шәһәрләре дәваханәләрендә, һич яшермим, еш кына дәваланып ятарга туры килгәләде. Әле берсендә, әле икенчесендә табиблар мине күп карады. Мәскәүнең үзәк неврологик дәваханәсеннән тыш мин еш кына була торган өченчесеннән башка беренчесе, икенчесе һәм дүртенчесе дә бар иде. Алдан ук әйтәм, аларда иң авыр чирлеләрне дәваладылар. Бервакыт язмыш мине дә шунда алып барды. Бу хәлне бик авыр кичерсәм дә, монысына да кереп яттым. Башта шактый гына күңелсез булды, авыр чирлеләрнең төннәр буена авыртынудан озак ыңгырашып ятуларын авыр кичердем. Мине дәвалаучы табибка шул хакта сөйләгәч, ул тынычландырырга ашыкты. Ышандырырлык итеп, кулымны кысты да: «Мин тик дөресен генә әйтәм, ышаныгыз, сезнең диагноз ул чаклы ук борын төшерерлек түгел, дәвалауга бирешә торганы гына. Бер айдан үзегез дә моны сизәрсез, кадерлем. Мин әйткән иде диярсез. Сез минем янга килегез әле, кадерлем. Әнә шунда ешрак чыгыгыз. Шул агачлар арасында күбрәк булгалагыз»,– диде, шифаханә бинасы яныннан ук башланган ап-ак күлмәкле, төз каеннар, җәй дә, кыш та яшел чыршылар, шактый гына күтәрелеп өлгергән юкәләргә күрсәтеп. Анда төрле җәнлекләрнең дә еш күренгәләгәнен әйтеп, аркамнан кулы белән сыйпап һәм башны имәскә, күңел төшенкелегенә һич бирешмәскә киңәш биреп, палатадан чыгып китте. Шул көнне үк иптәшләрем көндезге йокыга чумгач та бакчага чыгып арлы-бирле йөренә башладым. Ни дип кыш миңа монда күбрәк йөрергә киңәш итте икән бу табип? Ни мәгънәсе булыр монда йөрүемнең? Үзем уйланам һәм әкерен генә атлыйм. Агач ботакларына кунган каргаларны күзәтәм. Юкә агачына шәп-шәп менеп киткән озын койрык тиенне шәйләп калдым. Үзен яңадан күрергә никадәр генә тырышсам да, барып чыкмады, күзгә чалынмады. Ә менә ачык урынгарак чыккач, дистәләгән күк күгәрчен, яныма якын ук килеп төшмәсәләр дә, артымнан шактый ияреп килде. Менә нидә икән аның киңәш сере! Бары да ачык аңлашылды. Ул кошлар, җәнлекләр белән якын килеп дуслашырга, чирне янымнан бик ерак куарга өйрәткән икән. Бүген аларга ара-тирә ипи вагы сипкәләдем . Озак кына күзәттем аларны, үземнең хәлне онытып тордым.
Икенче көнне көндезге аштан соң, авырулар йокларга әзерләнгәч, тагын агачлар арасына чыгып, тар гына сукмак буйлап әрле-бирле йөри башлауга кичәге күгәрченнәр очып килде дә әле артыма, аннан алдыма чыгып, ипи валчыгы сибүемне көтте. Озак көттермәдем. Алар ашыгып ипи вагына ташландылар. Бу юлы кичәге тиенем дә алар янына төшеп нидер чүпләп йөрде. Күрәсең, ул да кешеләрдән курыкмаска өйрәнгән. Туклансын әйдә.
Палатага кире кайтканда ниндидер җан иясенең артымнан калмыйча ияреп килүен сизеп, аяк тавышларын ачык ишетеп калдым. Әйләнеп караган идем, нарат агачы янында басып торган зур гына пошины күреп дертләп киттем. Ул бик мәһабәт булып тоелды. Поши туктап озак кына торды да, ни уйлаптыр, кире урман эченә кереп югалды.
Палатага кайткач, бу хәлләрне иптәшләргә сөйләгән идем, алар бу хайванкайларның да кулдан ипи ашарга өйрәнгәнлеге, башка авыруларның да шуларны минем кебек еш-еш кына ашатып йөрүе турында кызыкларны сөйләде. Шул көннән соң мин урман янына тагын да ешрак чыга торган булып киттем. Күгәрченнәрем дә, чыпчыклар белән бергә песнәкләр дә, кайвакыт ала каргам да минем килүемне шатланып акланда көтеп торды. Ә поши дусымның туклану урыны башкарак җирдә булды. Соңрак кошларым да шул урынга барып ияләште. Бер ай дигәндә барсы белән дә аерылмас дуслар булып киттек. Көн дә диярлек шулай итеп очраша башладык. Күрешми калган чаклар минем өчен кояшсыз көн кебек була торган иде.
Савыгып беттем дияргә дә була иде инде. Кайтыр вакыт та якынлашты. Ә яңа дусларымнан минем һич кенә дә аерыласым килми. Алар янында бик рәхәт, башым күккә тигән кебек. Чиремне оныттым. Авырткан тәнем сафланып китте. Йокым ачылды, яшиселәр килә. Чыннан да, мин саф һәм сәламәт итеп тойдым үземне. Нигә шулай булгандыр, үзем дә аңлап бетерә алмадым, әмма чирләү хакында уйлаган да юк. Мине дәвалый торган табипнең сүзләре бигрәк дөрескә килгәндер, күрәсең.
Тагын да шунысы гаҗәпләнерлек булды. Бу дәваханәдән китәр көнне дусларым – пошилар, куркак тиеннәрем, куян, әрсез күк күгәрченнәрем, чыпчыклар, песнәкләрем юлга чыгарга җыенуымны ничектер сизенеп ахыры, бер ай буе яткан палатам турына килеп басканнар да тәрәзәмнән күз дә алмыйча озак карап торалар. Кем аларга китүем турында хәбәр җиткергәндер дә, кем монда килергә кушкандыр! Бу хакта да онытмыйм. Кешегә сөйләсәм, беркем дә ышанмас, мөгаен. Моннан соң да мин кайда гына булсам да, ниләр эшләсәм дә җәнлекләрне, кошларны күрсәм, берәр хәлдә очрашсам, ничек тә аларга мөмкин кадәр ныграк якынаерга, ешрак аралашырга, ияләшергә тырыштым. Әле дә һәрвакыт шулай итәм. Урманнарга ял итәргә барган чакта уйларым шулар турында. Менә-менә яныма килерләр кебек.
Бик күп еллар үтте. Бик күптәннән инде Мәскәүгә барган, андагы дусларымны күргән юк. Шулай да һаман алар минем күз алдымда. Күбрәк уйласам, төшләремә керәләр, уянам да, яңадан озак кына йоклый алмыйча, үткәннәрне хәтеремә төшереп ятам. Алар белән очрашкан, үзара сөйләшкән кебек булам. Бергә дәваланып яткан иптәшләр дә бервакытта да истән чыкмый икән.
(Автор стиле сакланды.)
"Шомырт чәчкә атканда" китабыннан. 2012.
Читайте нас: