Урта Азиягә йөреп, ярыйсы гына акча туплаган Рәдис бераздан Нечкәбиле Зәһинәсенә туйлап өйләнде. Заводта юк кына хакка эшләүнең мәгънәсе югалды. Ул, фатир бирү шарты белән, спорт мәктәбенә тренер булып эшкә урнашты. Тиздән алар фатирлы да булдылар. Нечкәбиле теш табибы булып хезмәт куйды. Белемле хатыныннан артта калмас өчен, Рәдис тә читтән торып югары уку йортына укырга керде. Тормышында барысы да Рәдис теләгәнчә, ул хыялланганча барып чыкты. Алексей белән ул башкача “гастроль”гә йөрмәде. Беренчедән, яшь бара, гәүдә-беләкләрдә пәһлеван көче кими бара. Икенчедән, бүген мин җиңәм, иртәгә син, дип хәйлә белән күпме “күз буып” була? Югары уку йортын тәмамлагач, Рәдис тренер хезмәтен калдырды һәм спорт буенча комитетта түрә урынбасары вазифасын үти башлады. Башың эшләсә, монда да акча ясап була – Рәдис белән Зәһинә мул тормышта яшәделәр. Зәһинә иренә яхшы хатын булды. Тик түгәрәк саналган бәхетләренең бер генә ягы барыбер китегрәк иде – озак еллар аларның баласы булмады. Икесе дә хастаханәләрдә, шифаханәләрдә дәваланып, им-томчы әбиләргә йөреп, тәмам тәкатьләре корыгач, ясалма аталандыру ысулы аша, ниһаять, Зәһинә утыз ике яшендә беренче тапкыр авырга калды. Тугыз ай буена Рәдис хатынын күтәреп кенә йөртте, өрмәгән җиргә дә утыртмады. Тап-таза, дүрт килолык кыз бала дөньяга килгәч, ир белән хатын бәхетләреннән нишләргә белмәделәр. Теләп, көтеп алынган Сөмбелләре икесенә дә бик газиз, бик сөекле иде. Моңарчы да алар начар яшәмәделәр, тик, бала тугач кына, чын гаилә бәхетен татый алдылар. Кызлары Сөмбелнең акыллы, зиһенле, талантлы бала икәнлеге кечкенәдән үк күренде – ул бер яшьтә үк сөйләшә башлады, ике-өч яшьтә ярыйсы гына җырлый, бии, рәсем төшерә иде инде. Зәһинә кызы хакына эшеннән китте һәм күбесенчә баласы белән генә шөгыльләнә башлады:
Сөмбелне төрле түгәрәкләргә, ярышларга, конкурсларга, спорт, музыка секциясенә йөртте. Кечкенә “чәчәгенең” көннән-көн үсә, ачыла баруын күреп, Рәдиснең дә йөрәге әйтеп бетергесез шатлык белән тулды.
Еллар үтә торды. Рәдис тормышыннан бик тә канәгать иде. Үз бәхетен үзе төзеде. Ул – шәһәрнең хөрмәтле кешеләренең берсе. Сүзе кайда да үтемле. Хатыны өчен – сөекле ир, кызы өчен – кадерле әти. Инде алар күптән хөкүмәт биргән фатирда түгел, ә үзләренең ике катлы иркен йортларында яшиләр. Үз көче, үз тырышлыгы белән бөртекләп төзегән бәхете гомерлек булыр кебек иде. Бәхетлеләр сәгатькә карамый, дигәндәй, елларның үтүе сизелми дә калган. Кай арада Сөмбеле мәктәпне бетергән дә кай арада әкият кызыдай озын чәчле, сылу гүзәлкәйгә әйләнгән? Кай арада тирә-якта дан тоткан сабантуй батыры Рәдис Әмировның биле тастымал белән әйләндереп алмаслык булган? Нечкәбиле дә күптән нечкә билле түгел. Рәдис икесенә карап куя да уйлана – менә бит вакыт кешене нишләтә! Һәм чәчәге – кызы Сөмбел хакындагы уйлары гына күңелендә татлы юаныч уята: “Юкка яшәлмәде, димәк. Кызым бар! Оныклар булачак...”
Рәдиснең еллар буена төзегән бәхете бер минутта челпәрәмә килеп ватылды. Беркөн эш урынында утырганда аңа хатыны шалтыратты: “Сөмбел институттан вакытында кайтмады. Телефонны алмый”. Зәһинәсенең юк-барга борчымаганын белгән Рәдиснең дә күңеленә билгесез шик йөгерде. Шулай да ул начарны уена китермәскә тырышты. Иптәш кызларындадыр, бел, шалтырат, дип хатынын тынычландырырга маташты. Тик ана йөрәгенең нидер сизенүе булдымы, Зәһинә телефоннан сулкылдап елый ук башлады. Шул минуттан башлап, ата белән ана кызларын эзли башладылар. Рәдис шәһәрнең полиция түрәсенә шалтыратты, кызының машина һәм телефон номерын әйтте, фотосын җибәрде. Институттан чыккан Сөмбел суга төшкәндәй юк булды. Рәдис кызы йөргән урамнардан узды, аның укытучыларын, дусларын, бергә укыган иптәшләрен эзләп тапты. Тик, институт яныннан үз машинасында кузгалып киткәннән соң, Сөмбелне беркем дә күрмәгән булып чыкты. Атна буена Рәдис белән Зәһинә билгесезлектән ут йоттылар. Атна буена керфек тә какмыйча, кулларыннан телефон төшермәделәр. Күпме эзләсәләр дә, Сөмбелнең затлы машинасы табылмады. Машина бер хәл, бала гына исән булсын иде – Зәһинә белер-белмәс догаларын укыды, фал ачтырды. Багучы, балагыз исән, тик авыр хәлдә, дигәч, ир белән хатын бер-берсен бүлеп, кайда ул, кайда дип өзгәләнделәр. Тик анысын багучы хатын әйтә алмады. Бер атнадан Сөмбелнең җансыз гәүдәсен урман юлындагы ташландык бинадан табып алдылар. Бу хәбәрне алуга, Рәдис кызы янына ашыкты. Урман юлын полиция машиналары бүлгән, нидер тикшерәләр, нидер эзлиләр иде.
Юлдагы барлы-юклы эзләрне бутамас өчен, билдән кар ерып читтән атлады. Җинаять урынына барып кергәндә, полиция хезмәткәрләре почмакта бөгелеп яткан ярымшәрә кыз бала гәүдәсен фотога төшерәләр, нидер үлчиләр иде. Әлегә ярамый, дип баласы янына атылган Рәдиснең юлын бүлделәр. Куркыныч төшме бу, яисә аяусыз чынбарлыкмы – аяк-кулы калтыранган ата, үз күзләренә ышанмыйча,
читтән бәхетсез кызына текәлде. Ә күзләре үз баласы урынына икенче кыз баланы – почмакта тын гына үксегән яшь үзбәк кызчыгын күрде... Еллар аша карашын аның утлы карашы яндырды, ә колакларын кызчыкның рәнҗеш тулы тавышы тетрәндерде: “Раббим сизни язоласин! Сизниң ямонлигигиз сизга кайтсин!”