Сугыштан соңгы авыр еллар иде шул әле. Энесе белән килене кунакка кайткач, әнкәем миңа, сандык төбеннән актарып алып, 50 тиен көмеш акча бирде. “Бар, кызым, басма аша гына чык та кибеттән азрак кәнфит-прәннек алып кайт” ,– диде. Йөгердем, теге көмеш тәңкәне уч төбенә кысып. Басма уртасына җиткәч, суга кояш нурларыннан түгелгән алтын тәңкәләр белән теге көмеш тәңкәне чагыштырып карарга уйладым, кайсысы ныграк ялтырар икән? Су анасы шуны гына көтеп торган, күрәсең, минем көмеш тәңкәне тартты да алды. Тал төбенә утырып, караңгы төшкәнче: “Су анасы, бир минем көмеш тәңкәне”, – дип ялварып, елап утырдым. Тукта әле, бодай елап утырып эш чыкмас, картәнием “Аятел-көрси” укырга кирәк дип өйрәткән иде бит. Алты тапкыр укыдым, бернинди үзгәреш юк, су өсте тып-тын. Тагын бер тапкыр укып карарга булдым, картәнием җиде тапкыр укырга дигән иде, бугай. Берзаман бөтен дөнья кап-караңгы булып. китте, минем көмеш тәңкәм төшкән җирдә генә су шадралана башлады, аннан ниндидер мыгырдаган авазлар ишетелгән кебек булды. Судан ак бөркәнчек ябынган бер сын күтәрелде дә миңа таба якынайды. Чылт итеп минем аяк астына нәрсәдер ташлады да суга кереп күздән югалды. Мин. тик катып торам. Бераз һушымны җыйгач, иелеп карасам, минем көмеш тәңкәм ялтырап ята. Шатлыгымнан тиз генә эләктердем дә, көмеш тәңкәне тагын да ныграк уч төбенә кысып, өйгә таба сыпырдым. Булган хәлне түкми-чәчми өйдәгеләргә сөйләп бирдем. Аптыравыннан әнкәем мине тиргәргә дә онытты. Икенче көнне бу яңалыкны бөтен авыл белә иде инде. Барысы да бу вакыйга турында үзе ишетергә тели: “Менә бит доганың көче, шайтанны җиңгән, акчаны кире бирергә мәҗбүр иткән”, – дип шатланды әби-чәбиләр.
Бу вакыйгадан соң байтак кына еллар үтте. Мин инде хәзер авылга кунакка гына кайтып йөрим. Бер кайтуымда күрше Зөбәрҗәт әбием чәй эчәргә чакырды. Дөнья хәлләрен сөйләшеп бйк озак утырдык. Зөбәрҗәт әбиемнең улы Заһир абый бигрәк тә кызыклы кеше инде. Авылыбызның Хуҗа Насретдины. Без үскәндә, аңардан авылдагы бер кешегә дә тынгылык булмагандыр. Әбиләрне якмаган мунчага җибәрү кирәкме, әзерләмәгән ашка кунакка чакырумы – барысын да ул уйлап чыгара иде. Бер тапкыр шулай Әхмәдулла| абзый белән Маһибәдәр әбине мунчага чакырган да, алдан барып, мунчага кара мәче ябып куйган. Әби белән бабай өс киемнәрен генә чишенеп беткәннәр икән, теге мәче “мяу-у-у”, – дип тавыш биргән. Картлы-корткалы, нәрсә бар икән, дип, текәлеп карасалар, кәҗәгә охшаган, күзләре ялтырап торган затны күргәннәр, өс киемнәрен дә алмыйча, “Җен бар, җен бар”,– дип урам буйлап йөгергәннәр.
Шул кызыкларны искә ала-ала, күпереп пешкән тәмле коймаклар белән чишмә суыннан гына кайнатылган самавыр чәйләрен эчкәч, дөнья тагы да ямьләнеп киткәндәй булды.
Зөбәрҗәт әбием мине озата чыкты. Капка төбенә җиткәч: “Кызым, син миңа 50 тиен акча тиешсең бит әле”,– димәсенме?
Хәл менә болай булган икән. Мин акча югалтып елап утырганда, Зөбәрҗәт әбием кер чайкарга төшкән булган. Үзенең зирәк акылы белән эшнең нәрсәдә икәнен тиз төшенеп алган. Өенә кайткач, менә шушы кәмитче Заһир абыйны, 50 тиен акча тоттырып, мине коткарырга җибәргән.
Тегесе күп уйлап тормаган, бер уңайдан әнисенең чайкап элгән ак җәймәсен дә эләктергән.
Менә шундый шук, шаян, ләкин саф күңелле, юмарт, ярдәмчел кешеләр яши минем туган ягымда.