Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 июнь 2021, 20:25

КАЙТАВАЗ

Рәдиснең еллар буена төзегән бәхете бер минутта челпәрәмә килеп ватылды.

(Булган хәл)

Үсмер чактан ук авыл чирәмендә яшьтәшләре белән көрәшеп үскән, соңрак, беләкләрендә көч-куәт уйный башлагач, мәйдан батырына әйләнгән Рәдис, шәһәргә чыгып китсә дә, сабантуй вакытларында кайтырга тырыша иде. Күп еллар егет районда беренчелекне бирмәде. Үз ягында дан-хөрмәт казанган батырны башка төбәкләргә дә чакырмый калдырмадылар. Анда да сынатмаска тырышты. Елга бер тапкыр берничә минутка мәйданга чыгып алышуга ел буена әзерләнде: заводның спорт секциясенә йөрде, таңнан торып йөгерде, гер күтәрде. Ел буена җыйган көч-куәтен Рәдис сабантуйда түкте.
Сабантуйда яулаган дан-хөрмәттән һәм шул шөһрәтнең «кушымтасы» итеп бирелгән тәкәләрдән тыш, авыр яуланган батырлыкның башкача әлләни кереме юк иде, әлбәттә. Заводта да хезмәт хакы артык зур түгел. Ә Рәдиснең киләчәккә хыяллары зур гына. Ул хыялларны тормышка ашырыр өчен, әлбәттә, акча кирәк. Корыч ат йөгәнлисе килә егетнең! Фатирлы буласы килә! Бераз аякка баскач, яратышып йөргән Нечкәбиле – Зәһинәсе белән гаилә корасы килә. Шуңа күрә, шәһәрнең бер спортзалында бергә көч сынашкан дус егете Алексей Урта Азиягә керемле “гастрольгә” барып кайтырга тәкъдим иткәч, Рәдис шатланып риза булды. Төп эшендә үз исәбенә ял алды да, дустына ияреп, еракка “акча сугарга» чыгып китте. Бохарада туып-үскән, андагы халыкның телен, гореф-гадәтен ярыйсы гына белгән урыс егетенең янда гына булуы, әлбәттә, чит мохиттә бик җайлы булды Рәдис өчен. Милли ярыш төре – көрәш андагы халык өчен иң данлыклы алыш булса, көрәшчеләрне хөрмәтләү ханнарны зурлауга тиң иде. Рәдис белән Алексейны үзбәкләр бик яхшы каршы алды. Берничә көн төрле җирләрдән җыелган батырлар белән көрәшкәч, мәйданда җиңүчеләр булып Рәдис белән Алексей гына калды, һәр мускулларыннан гына түгел, һәр күзәнәкләреннән көч ташып торган пәһлевандай ике егет тә искиткеч көчле иде. һәр икесендә сизгерлек, җитезлек сыйфатлары да җитәрлек, һәр икесе, әлбәттә, батыр булырга теләде, һәр икесенең дә көчләре тигез иде. һәм дуслар, бер-берсенең күңелен калдырмас өчен, үзара хәйлә кордылар: бүген алыш азагында ике кат җиргә ташлап, мин сине җиңәм, ә иртәгә – син... Шулай арадагы дуслык та сакланды, батырлык та кулдан-кулга күчте. Аларның бу хәйләсе ярыш кагыйдәләренә туры килми иде һәм үзләрен хөрмәткә күмгән тамашачыларга карата да гадел түгел иде, әлбәттә. Рәдиснең башта намусы кыбырсып караса да, төрлесен күргән Алексей аны тиз тынычландырды: “Рәдис, бу бит бары тамаша гына. Түлиләрме – түлиләр!” Бер-ике атна эчендә егетләр “гастроль»дән шактый гына акча туплап кайттылар. Чит җирдә дә дан казанырга өлгергән батырларны еш кына ярышларга түгел, ә бай түрәләрнең мәҗлесенә тамаша өчен дә чакыра башладылар. Көрәшче ике егет, әлбәттә, бу табышлы мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырышты – җаен табып, елга берничә кат “гастроль”дә йөреп кайтты. Бер ел эчендә шулай Рәдис беренче корыч атына – “Жигули”ена менеп утырды.
Чираттагы “командировка” гына егет өчен бераз җайсызлык тудырды – авыл, район сабантуе һәм Урта Азиягә бару бер үк вакытка туры килде. Район сабантуенда катнашу алдан ук сөйләшеп-килешеп куелса да, Рәдискә сайларга туры килде. Ул, әлбәттә, акчалы, тук Бохараны сайлады. 
Рәдисне батыр итеп үстергән авыл һәм район сабантуе ансыз гына узды. Еракта ымсындырып торган калҗа туган як тәкәсенә караганда күпкә “майлырак” иде шул... Район сабантуен оештыручылар алдында үз сүзен тотмавы, аларны уңайсыз хәлдә калдыруы өчен юл буе борчылып барды. Тик үзен әллә кемне каршылагандай кабул иткән түрәләрнең җылы кочагында хөрмәтле кунакның бар борчуы эреп юкка чыкты.
Райком секретареның юбилеена зурдан кубып әзерләнгәннәр иде. Хуҗа – зур корсаклы, пеләш башлы Исмәгыйль ханнарча яшәп ята. Сәвит законнары аны урап үтә, ахры. Кулында ак алтын – мамык барысын да хәл итә! Мамык булса, яшәргә була! Чакырылган кунаклар хуҗаның ике катлы өенә сыярлык булмагач, Исмәгыйль шәһәр читендәге ял йортын бер атнага бушаттырды һәм мәҗлесне шунда үткәрергә булды. Кадерле кунакларны – Рәдис белән Алексейны икесен бер бүлмәгә урнаштырдылар. Кунак дигәннән, бу сүзнең чын мәгънәсен Рәдис Бохарада гына тирәнтен белде. Әйе, үзбәкләр – искиткеч кунакчыл халык. Алар, чын-чынлап, кунак итә, хөрмәтли белә, һәм кунаклар да хуҗага шул ук хөрмәт, шул ук тирән ихтирам белән җавап бирергә тырыша. Җиләк-җимеш, төрле аш-су тулы дастархан, буйдан-буйга сузылган затлы келәмнәр, талантлы җырчылар-биючеләр, танылган артистлар, музыкантлар, фокус күрсәтүчеләр, канатта йөрүчеләр, ерактан чакырылган көрәшчеләр, аргамаклар чабышын көткән җайдаклар, танылган пешекчеләр, һәр теләгеңне башөсте үтәргә әзер торган йөгерек хезмәтчеләр – болар барысы да бөек хуҗа һәм мөхтәрәм кунаклар хөрмәтенә. “Бисмилла” дип битләрне сыпыргач, хуҗа үзенә яуган ялагай мактау сүзләренә канәгать елмайды. Бик күп шашлык, пылау, лагман, самса, җиләк-җимеш, яшелчә ашалды, шактый гына шәраб эчелде. Чыгышларына хәтле әз-мәз чемченеп кенә утырган Рәдис белән Алексей көрәштән соң табындагы ризыкка ныклап тотындылар – икесенең дә яшь, көчле вакытлары, ашказаннары майлы калҗаларны гына түгел, тимер кадакны да эшкәртерлек чаклары. Күзләре белән шәрык биюен биегән ярымшәрә кызларны “ашадылар”. “График буенча” бүген җиңүче Рәдис иде. Хуҗа да аларның тамашасыннан бик риза калды. Ул җиңүче егетнең янына үзе килеп котлады: иңеннән кочты, мактау сүзләре әйтте. Хуҗа да үзенең ерактан көрәшчеләр чакыра алуына горурлана иде, әлбәттә. Рәдискә бу юмарт, кунакчыл халык арасында искиткеч рәхәт тоелды. Үзеңнең көчеңне таныту, олы хөрмәт һәм ихтирам казану кемгә тансык түгел?! Башына шәраб кызулыгы йөгергән Рәдис тә бүген, үзенә сокланып баш игәннәргә җавап итеп, кулын күкрәк турысына куйды, рәхмәт белән башын иде. Данга күмелгән егет үзен сабантуйга көткән ата-анасы, туганнары хакында, хәтта Нечкәбиле хакында да онытты. Аларны акчага сатуы хакында уйламады бүген Рәдис. Ә хуҗа, чыннан да, ике көрәшче егеткә бик әйбәт түләде. Алексей тамаша хакын тулысынча акчалата алса, тәнендә кыргый җанвар уянган Рәдис килешенгән бәянең бер өлеше итеп... төнгелеккә кыз сорады. Кызның да тегендие-мондые түгел, ә сафы булсын!.. Хуҗаның йөздән бер ярдәмчесе, аңлыйм, сезнең теләк башөсте, дип хәйләкәр елмаеп кына куйды. Берникадәр вакыттан ул табында ярыйсы гына исергән Рәдискә ымлады – барысы да сез кушканча, хөрмәтле кунак, янәсе. Нидәндер, кемнәндер куркасы юк – күп кенә погонлы түрәләр дә бүген монда хуҗага дан җырлыйлар иде.
Рәдис бүлмәсенең ишеген ачып керүгә, аның артыннан ук диярлек хуҗа ярдәмчесе япь-яшь кыз баланы сөйрәп кертте дә, аны усал гына кисәтеп, тиз генә чыгып китте.
Яшь кыз сораган Радиснең аракыдан томанланган зиһене дә хәтта гаҗәпсенеп куйды – почмакка барып сыенган кызчык, чыннан да, унбер-унике яшь чамасындагы бала гына иде әле. Тын гына үксегән кызчыкны Рәдис кызганырга уйламады да. Әллә ирлеге кыргыйларча уянды, әллә башына йөгергән шәраб үзенекен итте – якындагы кышлакта уйнап йөргән җиреннән тотып китерелгән бәхетсез балага ташланды... Бөгелеп төшкән, бер-ике сәгать эчендә тәмам карчыкка охшап калган кыз бала чыгып киткәндә артына борылды һәм, Рәдискә чиксез кайгы чагылган кара күзләрен төбәп, бер-ике генә җөмлә әйтте: “Раббим сизни язоласин! Сизниң ямонлигигиз сизга кайтсин!” Иртән йокысыннан торуга, көрәш батыры Рәдис бахыр кыз бала хакында оныткан иде инде.
(Дәвамы бар.

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА.

Фото: flashsiberia.com
Читайте нас: