Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 июнь 2021, 23:25

Сталин исән булсын!

Район буенча задание үтәлсен өчен, безнең орлыкка дип калдырган арыш-бодайны да дәүләткә тапшырырга кирәк.

Корбан бәйрәме. Авыл очына яше-карты, чулагы-аксагы җыелган. Сафка бастылар. Без дә артка сыендык. “Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр!” – тәкбир әйтәбез. 40 адым атлыйбыз да, тагын “Аллаһе әкбәр!” Шулай зиратка барып җиттек. Авылның икенче очыннан да килеп өлгерделәр. Зиратка җыелдык, чөнки бер мәчет бинасы клуб булып хезмәт итә, икенчесендә – мәктәп, өченчесендә – ашлык саклыйлар.
Юныс бабай, указсыз булса да, мулла сыйфатында гает намазын укыды. Аннан соң татарчага күчеп, илебездә чәчәк атып яшәвебез өчен Коммунистлар партиясен, бөек юлбашчыбыз Сталинга рәхмәтләр укыды һәм сузен:“Яшәсен безне якты киләчәккә алып баручы Иосып Биссараныбыч Ысталин! Амин!” дип бетерде. Барыбыз да, амин тоткач, Сталинның исән-саулыгына сәдака бирдек. Минем дә әнкәй биреп җибәргән бер тәңкәм бар иде.
Дүрт еллап үткәндер. 1952 ел. Колхоз дәүләткә бурычын тутырды. Тик менә район буенча тулмаган. Знаменка, Верхне-Усенька, Письменка кебек урыс авыллары ашлыкларын җыеп бетерә алмаганнар икән. Район буенча задание үтәлсен өчен, безнең орлыкка дип калдырган арыш-бодайны да дәүләткә тапшырырга кирәк.
Моны районнан килгән “палнамуч” сөйли. Колхоз рәисе аптырашта:
– Шәмсетдин агай дөрес әйтә: әгәр без симәннәй ашлыкны сдавать итсәк, чәчүгә калмый. Ну бит, иптәшләр, палнамуч иптәш тә дөрес сөйли. Рабочий классны ашатырга кирәкме? Кирәк. Әрмиягә дә ашлык кирәкме? Кирәк. Сдавать итик лутчы, иптәшләр. Әле бит, шөкер, иптәш Сталин исән – орлыксыз калдырмас. Менә Хөсниҗамал апа алдарга ирек бирмәс: былтыр яз көне юллар өзелгәч, бәләкәй чана белән либатырдан симәнә ташыдык бит бата-чума. Быел да ташырбыз. Иптәш Сталин гына исән булсын.
Иптәш Сталин чәчү вакытына кадәр яши алмады. Мартта үлде. Тик шулай да чәчүгә каяндыр әмәлләде колхоз. Икенче елны да кырып-себереп алдылар.

Айрат ИБРАҺИМ.

Фото: e-news.su
Читайте нас: