Студентларның тулай торагы. Икенче курс студенты Радмирның туган көне. Дуслары белән сөйләшеп куйдылар: тулай торак коменданты кайтып китү белән җыелырга. Менә көтелгән мизгел җитә. Гади генә студентлар табыны. Һәр әти, әни үз баласын иң акыллы, иң тәртипле итеп саный, эчми, тартмый һәм башкалар. Әлбәттә, шулайдыр... Әти-әниләренең студент чак табынында иң тәмле ризык кыздырылган бәрәңге булса, элеге студентлар табыны икенчерәк. Африка җимешләре, Көнбатыш ашамлыклары...
Революционерлар яшерен җыелган сыман, Радмирның да дуслары берәм-берәм бүлмәгә җыела башлый. Иң мөһиме – “койрык” булмасын. Кергән берсе кайсы – сүз, кайсы бүләк бирә.
Радмир өчен иң зур бүләк, китап икәнлеген дуслары белеп тора. Иң азактан кергән дуслары чүпрәк белән каплаган, тартма тоттырды. Радмирның уе дөрес булып чыкмады – бу китап түгел. Ә нәрсә соң? Әкрен генә чүпрәкне ачып караса, кулындагы бүләген күреп чак атып бәрмәде. Дуслары көлешә башлады. Читлек аша аңа күсе карап утыра. Авыл баласына күсе – гомер буе дошман, чөнки зыян китермәгән урыны юк. Күсе күрсәң, таяк я йәки таш белән бәреп үтерергә дигән сүз аңында калган. Ә монда шул дошманны читлеккә ябып, кулына китереп тоттыралар.
Радмир биргән бүләкләрен кире бирергә уйлаган иде дә, алай итмәде. Нинди генә бүләк бирсәләр дә, сер бирмичә, кабул итеп алырга кирәк. Күсе җирәнгеч булып күренсә дә, елмаеп, рәхмәтен белдерде. Эчтән генә үз-үзенә, үтермәсәм дә юл аша паркка итеп җибәрермен, дип уйлап куйды. Егетләргә карап елмаеп: “Ярый, дусларым, сезнең дә туган көннәрегез җитәр. Мин дә сезгә шундый бүләк бирәчәкмен, күсе аның янында изге җан булып күренер!” – дип кенә куйды.
Бар игътибар күсегә күчте, аны читлектән алып, кулдан кулга йөртә башладылар. Шунда ук, бергәләп “Бучо” дип кушамат бирделәр.
Радмирның туган көнеме, әллә күсе бәйрәмеме дәвам итте. Бераз Радмирга да игътибар биреп алдылар. Табында булган иң тәмле ризыкларны һәрберсе Бучога тәмләтеп карый. Ә ул баш тартмый, биргән берсен тәмләп, ашап куя да, бетте дә мени, дигәндәй, мөлдерәп күзләренә карый.
Туган көн үтте, дуслары җайлап таралышып бетте. Радмир Бучо белән икәүдән-икәү генә калды. Ныклабрак караса, төсе ап-ак, карашы да ягымлы сыман. Ничек кенә булса да, бүләктән әле котылу дөрес түгел, чөнки белеп тора: иртәгәсен кем булса да аны күрергә керәчәк. Башын тагы бер уй борчый: әтиләре бүлмәдә күсе тотканын белсәләр, ни диярләр.
Мал тотсаң, аның өчен җаваплысың. Әтисе белән тонналап иген, печән ташыган Радмир, җайлап кына, зоокибеттән печән, иген, пычкы оны сатып ала хәзер. Ничек булса да, студент кесәсенә суга. Әти-әнисенә, күсегә дә акча бирегез, дип әйтеп булмый бит. Менә шулай күсе көннән-көн матурая, ялтырый барса, Радмир, киресенчә, ябыга бирде.
Һәм, бер-берсен аңлап, дуслаша бардылар. Паркка итеп җибәрәм, дигән уйлар да югала. Радмир укудан кайтып керсә, Бучо шатлыгыннан нишләргә белми. Икәүләп тамак ялгыйлар. Дәрес әзерләгәндә Бучо аның өстендә, өстәлендә. Аңа бар нәрсә дә гафу ителә. Өстәлдә торган савыт-сабаны идәнгә төшереп вату дисеңме, магнитофонның тимер чыбыгын кимерүме, хуҗасының кесәсен тишеп, кәнфит ашау дисеңме...
Радмирның дуслары да ешрак керә башлады. Тик кем янына керүләре билгесез. Бучога тәмле-төмле күчтәнәчләр ташыйлар. Әгәр кешегә шундый игътибар булып, шулай ук сыйласалар, ул патша итеп тояр иде үзен, билләһи.
Вәрис Ягъфәр улы Акбашев, 1959 елның 5 августында Башкортстанның Авыргазы районы Атҗитәр авылында педагоглар гаиләсендә туган. Яңа Атҗитәр авылында Батыр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1975 елда Стәрлетамак химия-технология техникумына укырга керә. 1978 елда техникумда укуын тәмамлап, Совет армиясе сафларына җибәрелә. Хезмәте Приморье краеның Уссурийск шәһәрендә 1980 елга кадәр дәвам итә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң – Стәрлетамак шәһәрендә химия заводында, хәзерге вакытта Ямал-Ненец автономияле округында вахта ысулы белән эшли.
1996 елдан Авыргазы районында «Зәңгәр чишмә» әдәби берләшмәсе җитәкчесе. 2007 елда Ямал-Ненец автономияле округында Надым районының Приозерный поселогында аның инициативасы буенча «Сафлык» татар-башкорт клубы төзелде.
Шигырьләре «Стәрлетамак эшчесе», «Башкортостан», «Кызыл Таң», «Когалым хәбәрләре», «Тукай язы», «Ватан юлы», «Рух», «Ашкадар», «Тулпар», «Тамаша», «Бельские просторы» кебек гәзит һәм журналларда басылган. Композиторлар (Урал Рәшитов, Финә Абдуллина, Алик Җәлилов) белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Халидә Бигичева, Айгөл Рәшитова (Азалия), Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Габделфат Сафин, Фирзәр Мортазин, Венер Камалов, Гүзәл Әхмәтова, Лиана Габдрахманова, Фанагать Юлмөхәммәтов һәм баша җырчылар аның шигырьләренә язылган җырларны башкаралар. Аның җырларына Айдар Галимов, Венер Камалов, Гүзәл Әхмәтованың видеоклиплары бар.
Вәрис Акбашев – 5 үзнәшер китап («Авыргазы моңнары», 1997; «Язмыш сукмагы», 2002; «Кеше булып калырга» 2007; «Олы жанлы кыз бала», 2008; «Остаться человеком», 2010 («Кеше булып калырга» повестеның рус теленә тәрҗемәсе) авторы
2009 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге әдәби премия лауреаты булды. 2021 елда Язучылар берлегенә кабул ителде.