Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 июнь 2021, 13:12

Тәслия ӘХМӘТОВА. Нәрсә язарга?

...Сандугачны мактап язар идем, анысы да хәзер “чут-чут” дими, “чүп-чүп” дип сайрый. Ала карга койма башына куна да “карт-карт” дип шаккатып утыра, канатын салындырып. Әйтерсең лә үзе елдан-ел яшәрә...

Их, бу тәнкыйттьчеләр, нигә сандугачны көй көйләргә өйрәтәләр икән? Менә син, ханым, мәхәббәт турында язма, дисең. Әллә мине йөзгә җиткәнче гел яратам дип утырыр, дисеңме? Булса, шул тагын бер-ике ел инде.
Табигать турында күбрәк яз, дисең инде син. Нәрсәсен мактыйм инде аның? Иртә яздан кара көзгә кадәр шул алты сутыйда чокынам. Экология бозылды, жир таш кебек каты. Яңгыры да, кеше аралап, байларның “Рәхмәт” урамында ява, “Гончарный” да юк. Песиемне тычканнар буып үтергәч, былтыргы дачный сезонны үзем тычкан тотып үткәрдем. Сандугачны мактап язар идем, анысы да хәзер “чут-чут” дими, “чүп-чүп” дип сайрый. Ала карга койма башына куна да “карт-карт” дип шаккатып утыра, канатын салындырып. Әйтерсең лә үзе елдан-ел яшәрә.
Быелгы дача сезоны бигрәк әллә ничек башланды. Караклар ихатамны җимереп, мунча мичен сүтеп алып чыгып киткәннәр. Моны күреп калган саескан “шәп-шәп-шәп” дип шыкылдый. Нәрсәсенә куанадыр инде, ахмак кош. Былтыр әбитемне туздырып, йомыркаларымны сытып, икмәгемне комга батырып бетергәч, таш алып орган идем үзенә. Шуны онытмаган, явыз. Җитмәсә, теге бытбылдыкны котыртып куйган. “Вәт ялкау, вәт ялкау” дип эре генә чирттереп очып үтте анысы да.
Иң яраткан кошым каз минем. Былтыр ата каз турында язып, теге Әпсәләм премиясен чак кына алмый калган идем. Быел кыр казы турында язам. Әнә ул, канаты белән болытларны сыпырып, бакчам өстеннән әйләнә. Арыгансың, “кайт-кайт” дип, миңа да канат ташлап китте. Язам, батыр кошым, язам. Синең исәпсез-хисапсыз озын юллар үтеп, шушы төякне сагынып катйканыңны, зәңгәр күлдә кинәнеп йөзгәнеңне, оя корып, яңа тормышка дәвам биргәнеңне язам. Язар әйберләрем күп, бик күп әле минем!
Читайте нас: