Барлык яңалыклар
Дөнья бу
31 Май 2021, 23:39

“Казый” милиционер

Борын-борын заманда, үрдәк үрәтник, саескан сотник булган чорларда түгел, СССР хөкем сөргән елларда булды бу хәл.

Борын-борын заманда, үрдәк үрәтник, саескан сотник булган чорларда түгел, СССР хөкем сөргән елларда булды бу хәл. Минем бер колхозда участок милиционеры булып эшләгән чагым. Иртән идарәгә килеп кергәндә колхоз рәисенең кәефе кырылган иде. Коры гына исәнләшеп, сүзен кыска тотты:
– Бүген төнлә фермадан ике яшь бозауны урлаганнар. Районга шалтыраттым, сиңа ярдәмгә ике оперативник килеп җитәргә тиеш, каршы алырсың. Эзләгез! Кичкә чаклы бозаулар урынында булсын!
– Тырышырбыз, – дип чыгып китсәм дә, идарәдән чыккач уйга калдым: авыл зур гына, йөреп чыгарга шактый вакыт кирәк булачак. Бозаулар авылда булырга тиеш, Бәләбәйдән килеп урламаслар бит инде. “Кара исемлек”кә кергән авылдашларны барлап чыктым. Оперативниклар килеп җиткәнче минем башта эзләү планы корылган иде. Ярты сәгатьләп көткәннән соң, идарә алдына милиция УАЗигы килеп туктады. Мин анда утырган егетләргә үземнең авылдагы участковый икәнемне әйтеп, ярдәмчеләрем белән танышып алгач, кыскача гына булган хәлне аңлаттым. Икесе дә яшь егетләр.
– Табабыз, – дигән булалар.
Машинаны кирәкле урамның уртасында калдырып, җәяү киттек.
Авылдашларны яхшы белгәнгә, кайбер йортларга кереп, вакыт үткәреп йөрүнең кирәге юк. Мин шикләнгән кешенең күршеләренә кереп чыккан булдык, исем өчен генә. Йорт-кураларны карыйбыз, имеш. Кирәкле кешем безне күреп торган, ахры, капкасыннан керүгә, үзе килеп чыкты, төче генә елмаеп исәнләште. Мин аңа хәлне аңлаткач:
– Эзләсеннәр, карасыннар, әйдә, абзар да, мунча да ачык, ә син өйгә рәхим ит! Бозаулар өйдә, – дип, көлеп җибәрде. Хатыны ишек ачып мине каршылады:
– Мактап йөрисез икән, чәй эчәргә җыена идек, утырыгыз, – дип, миңа да чәй коеп бирде. Ире – хуҗа кеше безнең авылныкы түгел, читтән килгән, тол хатынга йортка кереп яшәп ята. Аның белән яхшы таныш булмасам да, күп ишетергә туры килде. Үткән тормышы шәптән түгел, диләр. Анысы хәзер мине якын туганын очраткан кебек, сыйларга маташа. Суыткычтан тозлы кыяр алып турады, бер "ярты”ны ачып рюмкаларга салды, эчүемне сорап та тормады.
– Әйдә “казый” бер-икене күтәрик, уйларга, эзләргә җиңелрәк булыр, – ди.
– Бозауларны тапкач төшерербез, әлегә чәең өчен зур рәхмәт, – дип чыгарга әзерләндем. Ихатага чыккач та, шушында булырга тиешләр бит, дип уйланып карап торам. Ярдәмчеләремнең эшләре беткән, тартып утыралар. Шулчак бакча уртасында үскән кычытканлык күреп калдым, уртасына кемдер кереп чыкканга охшаган, эз калган. Ярдәмчеләргә карап килергә куштым, үзем хуҗага карыйм. Аның төсе кинәт кенә үзгәрде, тиккә генә булмас, үзе сөйләнә:
– Егетләрне кычыткан чакмас микән? Сак булсыннар!
Шулчак аларның берсе кычыткан арасында иелеп нәрсәдер күтәрде, икенчесе безнең янга йөгереп килеп:
– Бозаулар базда, – диде.
Ике як күршеләрне чакырып алып, күрсәтеп, җинаять эше буенча кирәкле кәгазьләрне тутырдык, имзаларын куйдылар. Алар китү белән хуҗа кеше озак кына минем колак итен ашады:
– Бозауларны сиздермичә ничек алганмын, шулай кире илтеп куярмын, син завферма исерек килеш дөрес санамаган диярсең, ярдәмчеләреңне бик каты сыйлап озатабыз, тавык тизәге кушып ачыткан балым бар, кайтып җитәлсәләр,кайда булганнарын, нәрсә эзләгәннәрен онытачаклар. Үземдә сыналган: хатынны кыйнагач ачудан миңа салып биргән иде. Бер атна аны таный алмыйча йөрдем, исемен дә хәтта онытып тордым. Күрше-күләнгә килгәндә, алар гайбәт сөйләгән диярсең, күрше күршене яратмый бит. Ялган күрсәтмә өчен срок бар, дип куркыт. Үзеңне яхшы бүләкләрмен, нәселеңне үлгәнче хөрмәт итәрмен.
Оперативниклар безнең янга килеп, аңа әзерләнергә кушмасалар, ул әллә нәрсәләр сөйләп өлгерер иде.
Бозауларны ферма каравылчысы ат арбасына салып алып китте, ә угрыны оперативниклар белән районга озаттым.
Озак та үтми минем погоннарга берәр йолдыз өстәлде, колхоз рәисенең юллавы булды, ахры, оперативникларга премия биргәннәр, анысы минем юллау нәтиҗәсендә.

Әлиф ГАЛИМОВ.

Фото: Pinterest
Читайте нас: