Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 Май 2021, 15:44

Хыянәт ачысы. Финзәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

Бөкрене кабер генә төзәтәдер, төзәтсә дә.

Фәнилә диванда яткан килеш кино карый-карый йокыга киткән иренең өстенә юрганын көйләп япты да телевизор тавышын басып куйды – йокы алмый интеккән авыру бераз булса да тынычлап ял итсен. Йокы белән генә авыр чире үтмәсә дә, кем белә, бәлки, аз булса да үзен яхшырак хис итә башлар. Алга барганы әллә ни сизелмәсә дә, өч ай буена интегеп урында яткан Кадименең тереләчәгенә Фәнилә әле булса өметен өзми. Менә дигән йөреп яткан җиреннән кинәт кенә, үткен чалгы тигән үләндәй, кыелды да төште шул ире. Алтмышы да яңа гына тулды бит әле. Кан басымының югары булуы электән үк борчыды инде борчуын, тик шуның нәтиҗәсе болай авыр булачагын кем уйласын соң? Кибеткә чыккан ир, баш миенә кан савып, кинәт урамда егылды, үтеп-сүтеп йөрүчеләр, ашыгыч ярдәм машинасы чакырып, аны хастаханәгә озаттылар. Ул вакытта улларында яшәгән Фәнилә иренең авырганын күршеләреннән ишетеп белде һәм аның янына йөгереп барып җитте. Шактый гына вакыт дәваланып чыкса да, Кадимнең хәле бик җиңелләрдән түгел. Йомышына да, тәпи китәсе баладай, чак титаклап бара. Дерелдәгән кулларында юньләп кашык та тота алмый. Өч улы әтиләренең хәлен белергә көн аралаш кереп чыга, шулай да Кадим күбесенчә хатыны кулында. Башкача булуы ү мөмкинме соң?
Фәнилә, иренә хәбәр килгәнен ишетеп, телефонын ачты. Гадәттәгечә, элемтә операторы ни беләндер кызыксындыра дисә, юк икән. Кыска гына хатны ачып укыгач, хатын хәтта аптырап та китте. Ничек аңларга бу хәбәрне? Кемнән бу? Исемсез-номердан килгән хатта язылганны аңларга тырышып, Фәнилә кат-кат укыды. Кемдер, аның авырып яткан иренә каты бәрелгәнен аңлапмы- аңламыйчамы: «Сиңа, йөремчәккә, хатыннар җитмәде. Инде җитәме? Туйдыңмы?» – дип язган иде. Фәнилә җанында күтәрелгән өермәдән хәтта телефонны кулыннан төшереп җибәрде. Тавышка Кадим күзләрен ачты һәм тотлыга-тотлыга сорады: «Ни булды?» Хатын исә, гаепле кешедәй, телефонны урынына куйды да, борчылма, берни булмады, дип аш бүлмәсенә ашыкты.
Фәнилә тиз генә тынычлана алмады. Иренә кемдер юллаган кыска гына хат аның иң авырткан, иң сызлаган шешенә барып тиде. Башта кечкенә сыткы кебек кенә тоелган ул шеш, вакыт үткән саен үсә барып, шешүен дәвам итте, эренләнде, туктаусыз сызлады. Еллар буена хатынның тормыш көчен суырды. Иренең хыянәтләренә түзә алмыйча аерылгач, ул шеш ярылды, эренләп акты, кан саркыган яраның җөйләре төзәлде сыман тоелган иде. Юк икән. Сиздермәсә дә, ул яра төзәлеп бетмәгән икән әле. Шулай булмаса, Фәниләнең йөрәге болай үтерерлек сызланмас иде. Кары китсә дә, бозы китми икән шул.
Кинәт кенә кулыннан эше төшкән Фәниләнең уйлары һаман да баягы хаттан аерыла алмады. Күңелендә инде басыла, онытыла төшкән әллә нинди хисләрне, үпкә-рәнҗүләрне уятты. Кайсыннан килде икән? Алар өч ел аерылып торган арадагы берәр хатыннанмы? Яисә аннан алдарак йөргән берәрсеннәнме? Хәер, барыбер түгелмени? Кайсыннан булса да, Кадимнең әлеге халәте бу хатынга билгеле. Әнә бит, җитми иде, инде туйдыңмы, дигән. Бер Фәниләнең генә үзәгенә үтмәгән, димәк, Кадимнең бу ягы. Соңлап булса да, кемнеңдер Кадимнән үч алырга маташуы, ахры. Тик егерме сигез ел буена Фәнилә өлешенә төшкәндәй, беркемгә дә бу хәтле кимсетелүләр эләкмәгәндер. Басыла төшкән рәнҗүләре хатынның җанында тагын уянды. Иренә түзеп яшәгән еллары заяга үткән кебек тоелды. Фәниләнең дә, иренең күзләренә карап, гомерең буена бүтәннәр җитмәде, инде җитәме? дип сорыйсы килгән чаклары булмады түгел. Туюын туймас иде, чире генә аягыннан екмаса. Гомергә туймаганны. Бөкрене кабер генә төзәтәдер, төзәтсә дә.
Беренче тапкыр Фәнилә иренең, сәбәп табып, ялгыз хатынга керә-чыга йөрүеннән алар авылда яшәгәндә шикләнде. Ялгыз хатынга кем кермәс тә, кем чыкмас. Бигрәк тә хәрәм назга сусаган ир-ат. Хәтта Фәниләнең тол калган каенатасы да анда кунып калгалый. Оятын югалткан Кадимнең аталы-уллы бер үк хатынга йөрүенә түзә алмыйча, Фәнилә, ирен алып, өч баласын җитәкләп, шәһәргә чыгып китте. Монда да Кадим үзе теләгәнчә яшәде. Шәһәр дигәнең авыл түгел, болганчык суда күренмәгән балыктай йөзәргә була... Заводка башта слесарь, соңрак мастер булып эшкә урнашкан ир эш урынында гына очрашырга да өйрәнде. Эт янында сөяк ятамы соң? Әзмәвердәй гәүдәле, татлы телле Кадимгә җилбәзәк хатын-кызлар үзләре дә ябышты. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә. Фәнилә тормыш иптәшенең бу маҗаралары хакында, бәлки, белмәс тә иде, кызганычкамы, түгелме, иренең бер начар гадәте бар иде. Авызына кирәгеннән артыгы эләксә, ул, ни сөйләгәнен белмичә, кылган «батырлыклары» хакында күкрәк киереп мактана башлый. Ишәк колагы белән мактана, дигәндәй, Фәнилә, бу шапырынуны исерек телдән төшкән әкият дип кенә кабул итәргә тырышса да, тора-бара җепнең очы чыкмый калмады: йә бер йөремчәк хатынның ире килеп тавышлана, йә икенче хатын Кадимне подъезд төбендә көтеп тора.
Балалары бәләкәйрәк чакта, Фәнилә алар хакына түзде. Ни дисәң дә, бер генә дә түгел, ә өч ир бала! Ә улларын Кадим ярата иде. Аларга кулыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә бирергә тырышты. Акча җитсен дип, икешәр смена эшләде. Ялларында бакчада тир түкте. Малайлар үскәч, өчесенә дә югары белем бирде. Авылда саткан йортлары хакына кушып, зур гына бурычка кереп булса да, өч бүлмәле фатир сатып алды. Шул бурычны үз тырышлыгы белән түләп бетте. Әйе, Кадим балалары өчен барысын да эшләде. Тик өзелеп яраткан шул балаларының аналарының гына кадерен белү, санга сугу аңа нигәдер хас түгел иде. Канында уйнаган азгын халәткә буйсынып, хатынын гаилә бәхетеннән мәхрүм итте. Үз бәхете өчен көрәшеп, иренең йөргән хатыннары белән сөйләшеп тә карады Фәнилә. Тик кайсысын гына эзләсен дә кайсысын гына акы¬га утырырга өндәсен? Алар бер-ике генә түгел иде шул. Үз битен аямаган кеше битен чиядәй кылыр – Фәнилә ире өчен оялды. Түземлеге төкәнеп, аңлашырга теләгән чакларында Кадим сүзне бары тик шаяруга гына борды. Хатыны белән аерылырга уйламады да ир. Нигә аерылышырга, бөртекләп җыйган дөньясын бозарга тиеш, ди, ул? Аңа болай да җайлы! Ә хатынының ниләр кичергәне Кадимне кызыксындырмады. Хыянәт аның өчен башка сыймаслык әллә ни түгел иде. Хәер, «хыянәт» төшенчәсен ул яратмады. Кылган гамәлләре аның өчен ирне ир иткән бер фигыль генә иде. Бәләкәйдән әтисенең бозык гадәтен күреп-белеп үсте. Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арткы да шуннан. Бүгенге рәхәтлекнең иртәгә михнәткә әверелергә мөмкинлеген уйламады. Ялгышыңны гаепкә әверелгәнче тануың хәерле дә бит, ир хаталарын танымады. Хатыны начар булганнан түгел, үзе ышанычлы булмаганнан килеп чыкты мондый тормыш. Фәниләгә килгәндә, балаларына кайгыртучан ана, иренә яхшы хатын булырга тырышты. Тик Кадимгә бу гына аз иде. Һаман да читтә нидер эзләде. Хатынын аңламады: менә дигән ире, өч баласы, фатиры, машинасы бар! Акчага интеккәне юк.
Ә парлы ялгыз Фәнилә кайчандыр ике яшь йөрәкне бер иткән, кавыштырган саф сөюне югалтуларын кичерә алмады. Ул хис-тойгылары Кадим хыянәт тавы астына тере килеш күмде. Мәхәббәтнең угы – хыянәт, ә төбәү ноктасы – йөрәк. Шуай бер-берсеннән читләшә-читләшә яши торгач, еллар узды. Үткәннәр – :
бүгенгә, бүгенге киләчәккә тоташып, гомер хасил итә. Бәхетлеме-түгелме, Фәниләнең дә гомере хыянәтчел ире янында узды. Түзүен түзде, озак түзде. Бар эчтәгене тышка чыгарып булмый. Ярларсыз – елга, кайгы-борчусыз кеше буламы соң? Тик сабырлык капчыгы да бервакыт тула. Бердәнбер көнне, утыз елга якын бер түбә астында яшәгәннән соң, әйберләрен җыйды да өйдән чыгып китте. Өч ел буена улларында яшәде.
Кадим, хатынын югалткач кына, кемнән язганын аңлый башлады. Фәнилә һәм балалары янында гына ул тулы гаиләле, ниндидер максаты булган, нигәдер омтылган, кем өчендер тырышкан ир-егет иде. Ә хәзер кем ул? Алтмышка якынлашып килгәндә бер кәлимә җылы сүзгә тилмергән ялгыз-ябагай картлач. Урамда хәер сорашкандай, очраклы наз эзләгән бер мескен. Вакыт шулай әкренләп барсын да үз урынына куя. Соңлап килгән иреге Кадимне сөендермәде. Хәер, ул болай да гомере буена ирекле булды. Ничек теләде, шулай яшәде. Тик гомер көзенә кергәндә, тормыш җебе өзелергә торганда, кирәкме соң аңа бу ирек?! Бу яшьтә дә ялгыз хатын-кызлар белән дөнья тулы. Тик аларның берсе генә дә Фәниләне алыштыра алмады. Соңлап булса да хатыны алдындагы гаебен аңладымы-юкмы, ир үзе өчен шуңа гына төшенде – яши алмый ул Фәниләсез, балаларсыз. Якты кояшы сүнде, ашаган ашының тәме югалды. Хатынына, балаларына кирәк булган кебек, ул беркемгә дә кирәкми. Фәнилә түзгән кебек, аңа беркем дә түзәргә теләми. Һәм менә инде ул үз гаебе белән хатынына да кирәкмәс булды. Балалары да азгын холыклы аталарыннан туйды. Кадим дөньяда япа-ялгызы калды, һәм беркемгә дә кирәкмәгән ирнең җаны кышкы төндә ялгыз бүре улагандай улады. Үз гомеренә беренче тапкыр кылган гамәлләренең ачысын күз яше белән юды. Иртәгә үкенерлек эшне бүген эшләмә – үкенде Кадим, бик үкенде. Аннары... Аннары аны башына кан сауган килеш урамда табып алдылар. Хастаханәдә ир беркемне дә танымады, ә авырганын ишетеп килеп җиткән хатынын таныды...
Фәнилә аш бүлмәсендә озак кына утырды. Авыр уйлары, иңнәрен таштай басып, урыныннан торырга, куз¬галырга ирек бирмәде. Иренең телефонына килгән кыска гына хат уяткан хатирәләр күңелен айкады. Башта кызулыгы белән ул хәтта Кадимнең хатны ачып укуын да теләгән иде. Ни әйтер иде икән? Шулай да, тормышларын күңеленнән үткәргәч, бу теләге сүнде. Кызгануы җиңде. Инде, ул авыргач, жәлләвеңә түзә алмыйча килеп җиткәнсең икән, көннән-көн сүнә барган кешедән элекке үпкә-рәнҗүләр өчен үч алыр вакытмы соң? Ул болай да үз җәзасын алды – күзеңә генә карап ята. Үткәннәрне барыбер үзгәртеп булмый. Инде ниндидер хаклык эзләп, үткәннәрне кузгатып, аның да, үзеңнең дә күңелеңдә давыл уяту кирәкме соң? Көзге җилгә дә каршы тора алмаслык чагыгыз.
Ул – өч балаңның сөекле атасы, җиде оныгыңның кадерле бабасы. Кайчандыр өзелеп яраткан кешең. Гомер буена ачуыңны йота, кичерә килдең, бүген дә кичерә бел. Ни күрсәләр дә, инде бергә күрергә. Онытма, үзеңнең дә картаясың бар. Кемнәрнеңдер иреңнән аласы үче бар икән, сиңа аларга кушылырга дигәнмени?! Үзеңнеке үзенә җиткән. Җитү генә түгел, баштан ашкан. Инде йөрәк мөлдерәмә тулы үпкә-рәнҗешле тойгыларга түгел, акылга буйсынып яшисе чак. Фәнилә, аяк очларына гына басып, аш бүлмәсеннән чыкты да, иренең телефонындагы хатны җуеп, сүндереп куйды.
Яшьрәк чакларда, көчле, матур чакларда бер дә картаясы, олыгаясы кебек түгел. Кеше, уйланмыйча, иртәгәсенә күз салмыйча, бүгенгесе белән яши. Үткәннәрен генә түгел, киләчәген дә сызып аткан кешеләр бар. Яшәү дәверендә кылган гамәлләребезнең нәтиҗәсен олыгайгач, гомер көзләренә атлап кергәч күрәбез. Язмышка ияреп, бер дә уйланмыйча ваемсыз гына яшәп ятканда, ялгышып кына булса да күңелгә бер уй керсен иде – иртәгәге көн бүгенгедән туа.
Фото: psy-files.ru
Читайте нас: