Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 Май 2021, 15:51

Ак истәлек һәм кара истәлек

Алма агачы өчен салым таптырган чаклар бар иде.

Буттин – Буттин!

Безнең ише ыштансыз команданың иң яратмаганы Баһаветдин – Буттин булгандыр. Үзе буйга кечкенә. Ә явызлыгы!..
Шул кечкенә булганы өчен сугышка да алмаганнар аны. Әмма ул барыбер сугышып үткәрде гомерен. Фашист белән түгел – бала-чага белән.
Башак җыя идек. Ә җыярга рөхсәт юк. Кар астында калып агуланса агулансын, чересен, җыярга ярамый. Шул “изге” эш “пуләвәй” Буттин өстенә йөкләнгән. Йөзгә якын бала бер тирәдәрәк башак эзлибез. Чиратлап беребез “шухерда” тора. Аның “Бутт-и-и- ин!” дип кычкыруына төрле якка чәчеләбез. Буттинның күзенә кем эләгә – шуның артыннан чаптыра атын. Бервакыт аты белән мине куып җитте бу. Кычкыра: “Тукта, малай!” Мин чабам. Атын минем өскә юнәлтә, ачуланган, таптатмакчы. Ат акыллы хайван бит ул – таптамый, читләтеп үтә. Буттин камчысы белән аркага сала берне. Ләкин камчы башаклы капчыкка гына тия – авыртмый. Җененнән чыгып, атыннан төшә дә үзе куа китә. Юк инде: безнең ялан тәпиләр ялтырап кына кала. Аты белән тагын куып җитә. Тагын төшә. Шулай өч мәртәбә. Ә дүртенчесе кирәкми инде. Тартыша-тартыша урманга килеп җитәм. Шөкер, монда ул миңа берни дә эшли алмый – котылдым, урман эче ат чабышы өчен түгел.
Буттин әйткән ди: “Ну бу Минсара малаен барыбер бер тотам. Тотмыйча үлмим!” Тик тота алмады – үлеп китте. Күмәргә килүче дә булмаган дип ишеттерделәр соңыннан.

“Менә сиңа налог!”

Гыйләҗетдин абзый сугышта бер аягын калдырып кайткан иде. Аягы берме-икеме – безгә барыбер, чөнки безнең өчен ул – алма өләшүче фәрештә иде. Булгалады инде: кемнеңдер кишер түтәлен тунап чыгасың, кемнең өлгереп җитмәгән кыярын таптыйсың, колхоз бакчасыннан кавын “сукканнар” да булмады түгел... Каравылчы Фәтхелислам бабайның “тозлы” мылтыгы кайберәүләрне утырып тору мөмкинлегеннән мәхрүм иткән чаклары да булды. Берничә көнгә...
Ә менә Гыйләҗетдин абзыйның алмаларын урлаучы булмагандыр, мөгаен.
Май айлары. Алмагачлар ап-ак чәчәктә. Бал кортлары мыж килә. Гыйләҗетдин абзыйның өе янына “ма-тай” килеп туктады. Силсәвит персидәтеле, налог җыючы һәм милиция. Ул вакытта матай да, милиция дә бик сирәк килә иде авылга. Без дә “тамаша”га җыелдык.
Силсәвит белән салымчы безнең Гыйләҗетдин абзыйга кул куярга кушалар. Ә ул кул куймый. “Мин бу алмадан дахут алмыйм, налуг түләргә хәл юк”, – ди. “Сат алмаңны да дахут булыр”, – диләр тегеләр. “Ә бу ыштансызлар каян алып алма ашарлар?” – дип киреләнә хуҗа. Тегеләр һаман сат та сат. Милиция дә нидер кычкыра, “матри” ди.
Гыйләҗетдин абзый кулына балта алды да “Менә сиңа налуг, мат-ти-ти, менә сиңа налуг!” дип алмагачларны кырды да салды. Туктатмакчы иделәр – балта белән кизәнә.
Без алмасыз да, Гыйләҗетдин абзыйсыз да калдык. Алып киттеләр аны. Сугыш беткәч кенә кайтты. Тәнендә сөяк тә тире иде. Күзләре шиңгән. Куллары калтырый.
Озак яшәмәде. Үлде.

Фото: stihi.ru
Читайте нас в