Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 Май 2021, 09:50

Яшь хатын әйбәтрәк. Гүзәлия Тархановадан хикмәтле хикәят

Хатынын кимсеткән ирне акылга утырту дөресрәктер, мөгаен.

Яшәгәннәр, ди, бер ир белән хатын. Көннәрдән бер көнне 60 яшьләрен тутырып, болар юбилейларын оештырырга уйлаганнар. Бәйрәмгә кешеләргә изгелек эшләргә күнеккән тылсымчы хатын да килгән. Тик ул изгелекләрен яхшы күңелле кешеләргә генә кыла торган булган.
Килгән кунаклар бар да боларның яхшы гомер итүләре турында сөйләгәннәр. Тылсым иясе боларны тыңлап-тыңлап торган да: “Сез шулкадәр бер-берегезне хөрмәтләп яшәгәнсез икән. Мин сезнең икегезнең дә берәр теләген тормышка ашырырга ярдәм итә алам,” – дигән. Башта сүзне ирнең хәләл хатынына биргәннәр. “Мин ирем белән бик яхшы гомер кичердем, аның яхшылыгын тоеп яшәдем. Картайган көнемдә мин ирем белән бергә дөнья тирәли сәяхәткә чыгар идем, төрле илләрне, океан-диңгезләрне күрер идем,” – дигән хатын. Бар да мондый җавапны хуплаганнар. Фея аның теләген үтәргә әзер икәнен белдергән. Таягын бер селтәп җибәрүе булган, 60 яшьлек хатын кулына круизга бару өчен путевка килеп кергән. Сүзне ир кешегә биргәннәр. “Мондый җай гел чыгып тормый, шуңа күрә мин сәяхәткә карт хатын белән түгел, ә үземнән 30 яшькә кечерәк яшь хатын белән барырга теләр идем,” – дигән. Тылсымчы аны бу сүзләренә шаккаткан, шулай да аның да теләген үтәячәге турында белдергән. Таягын селтәве булган, 60 яшьлек ир 90 яшьлек бабайга әйләнгән. Нәкъ үзе теләгәнчә, хатыны аннан 30 яшькә кечерәк булып калган.
Бу хикмәтне беренче кат тыңлаганда, тылсым иясе ирнең хатынын 30 яшькә яшәртер, дигән уйлар кичереп утырган идем. Көтелмәгән нәтиҗә, ягъни тылсымчының эше мине сокландырды. Хатынын кимсеткән ирне акылга утырту дөресрәктер, мөгаен.

Фото: kakzachem.ru
Читайте нас: