Хәмәтгәрәйне җомга көнне җирләделәр. Мәетне күмгәннән соң икенче көнне Шәүкәт кайтты. Шул ук көнне Хәмәтгәрәйнең өчен уздырдылар. Хәзрәт әрвахка, аның атасы, анасы рухына багышлап ясин укыды. Туганнары, балалары хәер тараткач, Миңлезифа абыстай урыныннан күтәрелде.
– Хәзрәт, Хәмәтгәрәйгә, безнең заттагы әрвахларга багышлап Коръән чыгарсыз инде, – дип, хәзрәткә чигелгән тастымал, ашъяулык бирде, хәергә тагын тере тавык китерәсен белдерде.
Хәзрәт Хәмәтгәрәйнең, Миңлезифаның ата-анасының исемнәрен язып алды, барлык газизләре рухына җиде атнада җиде ясин укып багышларга нәзер кылды.
Иртәгәсен Миңлезифа улы белән зиратка барды. Абыстай иренең кабере каршында намазлык җәеп, догалар укыды. Кайтканда Шәүкәт әнисенең тел төбен белергә тырышып, аның киләчәк тормышы турында сүз кузгатты.
– Әнкәй, берүзеңә сарай кебек зур йортта яшәү кыен булыр. Саниянең үз тормышы, безгә күчсәң әйбәт булыр иде, – диде.
– Әй, улыкаем, ничек ташлап китим инде Гәрәйне. Ярты гасыр кулга-кул тотышып яшәдек, ул да риза булмас, калырмын инде. Йөзеннән беркайчан да иман нуры китмәде. Елына бер-ике булса да, килеп йөрермен. Җиргә күмдек тә бит, йөрәктә күмеп булмый шул, – диде анасы. Тагын өстәп куйды: – Гомеремдә килен белән яшәмәдем...
Икенче көнне Юрал Сыртланов кырына барды. Кайда очрашу турында сүз чыкканчы ук Сыртланов болай диде:
– Мин балыклы, син балыклы да, алтынлы да булырсың, әйдә, Чакматаш тугаена балыкка барабыз. – Юралның бала чаклары исенә төште. Чакматаш тугае! Чирәмдә аунап кузгалак ашаган, шомырт, кара карлыган җыйган җирләр. Балык мәж килеп торган елга тугае. Боз киткәч тә су коена башлаган урын. Сыртлановның тәкъдиме бик кызыгырлык булса да, Юрал ул әйткәнне өнәп бетермәде.
– Чакматаш ерак кына бит әле. Балык Түбән күлдә дә шәп, диләр.
– Күлнең төбе ташлы, балыкны шартлатып бетергәннәр, – диде Сыртланов, җылы гына елмаеп. Шунда ук Юралга папирос тәкъдим итте.
– Чакматаш тәк Чакматаш, – дип, Юрал риза булды.
Юрал башта Хаҗикай белән барырга уйлаган иде. Сыртланов – иярүче, Юрал идарә итәчәк! Данлыклы караклар, башкисәрләрне дер калтыратып тоткан, ике тапкыр пычактан зур җәрәхәтсез котылган Юрал кадәр Юралга гомеренә хастаханәдән чыкмаган хирург шик тудырырлык кеше түгел иде. Үзе генә барырга булды. Кем кемнең итек астында булачагына шикләнмәде дә. Йодрыгым кесәдә, дип тынычландырды үзен.
Алар Чакматаш тугаенда очрашканда төш җитеп килә иде. Юрал берничә минутка алдарак килде. Су өстендә көмеш тәңкәләр җем-җем итә. Малай чаклар тагын исенә төште.
Колхозлар башланганчы тирә-як авылларның җыеннары Чакматаш тугае янында уздырылган, хәзер анда сабантуйлар була. Сабан туеннан калган төрле ярыш, уен җайланмалары яланда сабантуй батырларын әле дә көтеп утыралар.
Элек, шырпы юк чакта, чакматашны чагып ут токандырганнар. Андый ташны шул тугай төбеннән чыгарганнар. Тугайның исеме шуннан алынган.
Беренче сөзүдә үк ярты чиләк чамасы балык эләкте. Алабуга, опты, хәтта, ике сазан да бар иде. Юрал тәмәке төрә башлаган иде, Сыртланов портсигардан папирос чыгарып тәкъдим итте. Юрал каршы килмәде.
– Су салкын гына, тагын бер керербез дә, шуның белән җитәр, – диде Сыртланов һәм сумкасыннан бер ярты, тозлы кыяр, ипи, суган алып, җиргә җәелгән пальтосына тезде. Аның барлык хәрәкәтендә, хәтта кыяфәтендә ашыкмау билгеләре сизелде. Тыштан караганда уйчан да кебек.
– Уңышлы ау хөрмәтенә азрак төшерсәк тә гөнаһ булмас, әйдә, җитеш, – дип, стаканга аракы салып Юралга сузды.
– Без тешләр хакында сөйләшергә килгән идек, онытсаң, исеңә төшерәм, – диде Юрал. Шулай да, стаканны кулына алды.
– Сөйләшкәнбез икән, нишләп онытыйм ди, алтын хәзергә минем кесәдә. – Сыртланов эчке кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән бәләкәй генә төенчек чыгарды. Чишкән иде, алтыннан чагылган кояш нурлары Юралның күзләрен чагылдырды. Төенчектә бәләкәй генә ике алтын коелмасы ята иде. Алтынны таштан аера белгән Юралның күңеле күтәрелде, Сыртлановка ышанычы артты.
– Кызганычка каршы, әллә бәхеткә, эретеп койдым, тешләрне озак саклап булмас иде. Алар хәзер синеке, мә, ал.
Сыртланов сүзләрен әйтеп тә бетермәде, Юрал алтынны төенчеге белән кулыннан тартып алды.
– Кулъяулыгымны калдыр инде, – диде Сыртланов, тешләрен ыржайтып. Юрал алтынны кесәсенә салды, үзенә үзе ышанмаган шикелле кесәсен капшады.
– Бүгеннән башлап, мин сине белмим, син моргка аяк басмыйсың, вәссәлам, килештекме? – диде Сыртланов.
– Хәзергә килештек, миннән зыян күрмәячәксең, – диде Юрал.
– Монысы килешү хөрмәтенә. – Сыртланов стаканны мөлдерәтеп Юралга бирде. Аның артыннан үзе дә салып эчте.
– Тагын бер сөзик әле, шүкәләр дә эләгер, – дип, Сыртланов җылымга тотынды. Юрал, торып, куаклар төбенә таба атлаган иде, Сыртланов корбанына ташланырга җыенган песи шикелле сиздермичә генә артыннан барып җылым белән Юралны каплап, муеныннан буа да башламасынмы! Юрал тавыш чыгарырга да өлгермичә җиргә ауды. Сыртланов, корбанына атланып, аны буарга тотынды. Дүрт-биш минуттан Юралның бөтен тәне йомшарды, тыпырчынган аяклары сузылды. Сыртланов кымшанмый гына як-ягына карады. Акрын гына торып, тирә-якны күзәтте. Бернинди дә тавыш-тын юк. Тик авыр дулкыннар шаулашып ярга бәреләләр. Агачлардан салмак кына яфраклар коела. Ала карга, чыпчыклардан башка кошлар күренми. Көзге чуак көннәр. Күктә тегендә-монда болыт кисәкләре эленеп тора. Агачлар саргылт төс сайлаганнар. Җәйге яшел төс җиләткән аларны. Сыртланов корбаныннан берничә адымда папирос кабызды, тугайның текәрәк ярын эзли башлады.
Аңа корбаныннан арынырга кирәк. Юралның кесәсеннән алтынны алып, кулъяулыгына төреп кесәсенә салды, җылым төрелгән гәүдәне текә генә яр буена өстерәп китерде, җылымның калкавычларын өзеп ташлап, эченә сигез таш тыкты. Мәетнең аякларын җылым бавы белән бәйләде дә, тугайның иң тирән җиренә этеп төшерде. Су өстеннән кара дулкыннар йөгерде, вак кына куыклар калыкты. Бераздан су өсте бөтенләй тынды. Ниһаять, Сыртланов та тынды… Тотылган балыклар исенә төште. Өйгә алып кайтмассың ич. Аларны куак арасына кереп сипте дә, ашыкмый гына поселокка таба атлады.
Юралның югалганын күршеләре дә сизмәде. Аның атналар буе, кайчакта айлар буе югалып торуы гади хәл иде. Гаиләсе, якын туганнары булса, күптән чаң кагарлар иде. Гариза булмагач, милиция дә пошынмады. Юрал күршедә ялгыз яшәгән Фатыйма апасына утын ярырга булыша иде. Кыш җитеп килә, утын әзерләргә кирәк.
– Күптән күренми Юралым, бер-бер нәрсә булмагае, – диде ул күршесе Гөлбәдәргә.
– Берәр җирдә тотып япканнардыр әле, кайгырма, Фатыйма, йә теге дөньяга киткәндер. Ул үлгәннән Аллаһка да, муллага да зыян юк. Җир йөзендә бер хәсис кимер, – дип җавап бирде күршесе.
– Җиде ят түгел ич, барыбер жәл. Ярдәмчел бит. Булыша, акча сузсаң, алмый. Күрше хакы – Алла хакы, майлап-коймаклап чәй эчердең, – дигән иде үткән көзне утын әзерләгәндә. – Көе килгәндә бер дә көймәсе чайкалмый.
– Иске авыздан яңа сүз. Синең өч тиенеңә мохтаҗмыни ул. Бал тамган телдән агу да тама, – диде, Гөлбәдәр.
– Ялгыз ич, берәр кәләш табарга иде үзенә.
– Туе узган, туны тузган инде, Фатыйма.
Бераз вакыттан Юралның югалуы турындагы хәбәр милициягә барып җитте. Уголовный эш кузгаттылар, күрше өлкәләргә телеграммалар суктылар. Бер җирдән дә бернинди дә хәбәр килмәде.
Икенче елның апрелендә ташкын суы Юралның гәүдәсен ике чакрым чамасы аста сөзәк ярга этеп чыгарды. Бите танымаслык булып үзгәргән, ертык-мыртык киеме аша тән җәрәхәтләре күренә. Җылымы яхшы гына сакланган. Тикшерү нәтиҗәсендә буып үтерелеп суга батырылганы раслана.
Хәзер милиция эшкә тотынды. Үтерүчене табу планын җылым белән бәйләп төзеделәр. Юралның җылымы булмаган. Тирә-як авыллардагы җылым хуҗаларының исемлеген барладылар. Исемлектә алты кеше, икесе – тегермәнче. Барысын да чакырып сөйләштеләр. Фәхрисламовка да повестка килде. Ул следовательгә ачылып бармады, гомум сүзләр генә кабатлады.
Хаҗиәхмәт тешен кысып булса да, түзде. Беренчедән, якын иптәше, икенчедән, бергә җинаять кылдылар. Ике капма-каршылык озак борчыды аны. Юрал белән ничек танышканы, күп еллар дәвам иткән бәйләнеше исенә төште. «Ни пычагыма кирәк булды ул», – дип тә уйлады. «Гаепсез дус эзләмә, ялгыз калырсың», – дигән иде әнисе. Озак уйлый торгач, бөтенләй башын югалтты. Шулай да, үткән эш үткән, өстенә үлән үскән, дип, үзен юатты. Киңәшләшер кеше дә тапмады. Хатынына җиткерсә, иртәгә үк бөтен поселокка билгеле булачак. Чегәнгә барып, кәрт ачтырды.
– Ты стоишь перед серьезным выбором, возможно, будет встреча по казенным вопросам, ты понял? – диде чегән, алтылы, җиделе кәртләр күрсәтте.
Хаҗиәхмәтнең сулышы ешайды, кан басымы да арткандыр. Йөрәге күкрәк читлеген җимерердәй булып дөпелдәде.
– Не бойся казенной встречи, зато обретешь покой в будущем, ты понял? – дип тәмамлады чегән.
Чегән урысча сөйләде, һәр җөмлә соңында «Ты понял?» – дип кабатлады.
Хаҗиәхмәтне җинаять кылганына җәза күрүдән бигрәк иптәшенең мәкерле рәвештә үтерелүе борчыды. Ни дисәң дә, балачакта бергә үстеләр. Вөҗдан газабы Хаҗикайның намусын кимерде.
Ике атнадан ул түзмәде – милициягә барды. Кабер актарганнары, алтын тешләр, Юралның Сыртланов белән Чакматаш тугаенда очрашырга сөйләшкәннәре турында сөйләде. Аның күрсәтмәләре буенча җылым мәсьәләсен тагын тикшерделәр. Мәетне төргән җылым Сыртлановныкы дип исбатланды. Сыртлановны допроска чакырдылар.
Следователь Сыртлановка җылымны күрсәтте.
– Кайсы авылдан, исеме ничек?
– Белмим, сорамадым. Базарда алучы белән сатучы танышып тормыйлар.
– Жәл, танышырга кирәк булган. Бездә тупланган мәгълүмат буенча сез Хәйретдинов Юрал белән Чакматаш тугаена баргансыз. Үзегезнең җылымыгыз белән баргансыз. Хәзер ул бездә. Кызганычка каршы, аны кеше үтерү коралына әйләндергәнсез. Мин сезне кулга алырга мәҗбүр, – диде дә тикшерүче, кыңгырау алып шылтыратты. Бүлмәгә ике милиционер керде.
– Алып китегез, – дип, боерык бирде тикшерүче.
Кулына богау кидереп Сыртлановны алып киттеләр.
Шаһит Фәхрисламовны допроска чакырдылар. Ул тимер рәшәткә эчендәге Сыртланов каршында үзенең элек әйткәннәрен кабатлады.
Берничә айдан Сыртлановка һәм Фәхрисламовка суд булды. Суд каршында Сыртланов үзенең гаебен таныды. Аны унсигез елга төрмәгә утырталар.
Урмановның каберен мәсхәрәләгәне өчен Фәхрисламов Хаҗиәхмәтне дүрт ай мәҗбүри эшкә хөкем итәләр. «Үзенең гаебен танып тикшерүгә ярдәм иткәне искә алынды», – диелгән иде суд карарында.
Сыртланов өендә табылган кырык грамм чамасы алтынны суд дәүләт файдасына конфискацияләде.