Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 Май 2021, 10:30

Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Урманов эше (3)

...Юрал бераз вакыт сүзне ничек дәвам итәргә белми торды. Аның тимер рәшәткәле күңел тәрәзәсен ничек ачарга? Тимер балта кулланыргамы, йә булмаса, юкә чөй кагаргамы? Сүз чәкештерү файда бирмәс дип уйлады да: – Мә, таныйсыңдыр, – дип, кесәсеннән алып муляж тешләрне күрсәтте. Анатом, күзләрен ачып-йомып, Юралга карады, бер сүз дә әйтмичә күрше бүлмәгә чыкты. Анда озак кына булды ул, телефоннан сөйләште шикелле. Егерме минут чамасы узгач чыкты да: – Гафу итегез, миндә бернинди дә алтын теш юк, сез ялгышасыз, – дип, җанын мамыкка ураган кеше кебек, Юралга белешмә сузды...

(Дәвамы.)
Алтын тешле Хәмәтгәрәй
Күп тә үтмәде, Хаҗикай өметле хәбәр китерде:
Октябрь революциясе урамында, поселок советына каршы йортта яшәгән, патша заманында, егерменче елларда кибет тоткан Солтанов Хәмәтгәрәй кичә базарда басып торган җиреннән егылып үлгән. Үзем аларга кермәдем, капка төпләрендә берничә кеше җыелган, бөтен Йобанай шул турыда сөйли, – диде Хаҗикай, Юралның ишеген ачып кергәч тә.
Гәрәй абзый вафат булган?! Җаны ожмахта булсын… Минем әнкәй аларда ялчы булып хезмәт итте, мин аларны яхшы беләм. Бәләкәй чакта кибетенә керсәң, мине прәннек белән сыйлый иде, – диде Юрал, гаҗәпләнеп, бераз канәгатьлелек хисе белдереп тә.
Юралның әнисе Тәлига бүгенге көн белән генә яшәде. “Безнең өчен ашау – байдан, үлем – Ходайдан, хезмәтче таба, байлар каба”, – ди иде ул еш кына. Бу фәлсәфә әнисеннән Юралга да күчкәндер. Өстән болыт китмичә кояш чыкмаган кебек, кар китмичә болын яшәрмәгән кебек, канга сеңгән әфьюн агуы тәмам бетми торып, ярлы кеше бу фәлсәфәдән ваз кичми.
Әнкәй, нигә ул бай, безнең ипи дә юк? – дип сорый иде Юрал.
Улым, безнең дөнья хәлләре, ә аларның бай, бәхетле булулары – барысы да тәкъдирдән, – диде әнисе.
Әнкәй, нәрсә ул тәкъдир?
Әнкәсе һич тә көтмәгән иде андый сорауны. Бераз уйга калып торгач:
Һәркемнең маңгаенда Аллаһы Тәгалә тарафыннан кайчан туып-үләчәге, ничек яшәячәге турында язылган язу.
Оясында ни булса – очканында шул булыр, дип, юкка әйтмәгәннәр бабайлар. Ул атасыз үсте. Акларга ияреп киткән, диләр иде әтисе турында. “Кая китте минем әти?” – дип сорады ул әнисеннән. “Аклар каралатты әтиеңне, улым”, – булды әнисенең җавабы. Әнисе дә озак яшәмәде. Ялчылыгы сәламәтлегенә кагылмый калмагандыр. Җиткән егет Юрал ялгыз калды. Ярым шаярып, ярым юксынып:
Атам юк ырылдарга, анам юк мырылдарга, үземә-үзем хуҗа, – диде ул күршедәге Фатыйма апасына. Күршесе үз малае итеп күрде аны.
Хәмәтгәрәй гаиләсе Юралга күптән таныш. “Соңгы вакытта бәйләнеш өзелгән булса да, Гәрәй абзыйны соңгы юлга озатырга кирәк. Турыдан-туры Сыртланов белән сөйләшергә мөмкинлек туар”. Шундый уйлар белән Юрал Гәрәй абзый яшәгән йортка китте. Бәләкәй чагында алтынның нәрсә икәнен белмәгән Юрал Хәмәтгәрәйнең тешләре буялган дип белә иде. Нәнәсеннән сорады.
Улым, байлар, тешләре төшсә, алтыннан куйдыралар, – диде нәнәсе.
Нәнәй, нигә төшеп калмый алар, – дип сорагач:
Аларда алтын күп, төшсә, икенчене куйдыралар. Йомры тояк тайларда, алтын-көмеш байларда, – дип, нәнәсе борынгы җырны исенә төшерде.
Мин дә үскәч тешләрне алтыннан куйдырам.
Алтынга күмелгәнче, акылга күмел. Синең әле акыл тешләрең дә чыкмаган.
Нәмә ул акыл тешләре?
Бала чактагы юләрлек бетеп тыйнаклангач, кешегә акыл керә башлый. Үсеп җиткәндә чыккан тешләрне “акыл теше” диләр. Әмма ләкин, акыл яшьтә түгел – башта.
Хәмәтгәрәйнең алтын тешләре һәрвакыт Юралның күзләрен кыздырды. Кулына алтын төшү белән үзенең ике тешен, ялтыратыр өчен, алтынга алыштырды. Бер тап-таза тешен алдырды, икенчесенә коронка кидерделәр. Юрал тешләрендәге алтын кайчандыр, кемдәдер балдак, алка булып ялтырагандыр.
Ике катлы йорт, аскы каты кызыл кирпечтән, тәрәзәләре урам сукмагыннан аз гына өстәрәк. Элек анда Хәмәтгәрәйнең иркен генә кибете урнашкан иде, хәзер анда склад, утын саклана. Икенче каты агачтан, киң такталар белән тышланган, алты почмаклы, тәрәзәләре капкачлы, йөзлекләре милли орнаментлар төшереп уелган, ак, зәңгәр төскә буялганнар, түбәсе калай. Тирә-якта андый йорт күренми. Ишек алдына җиз келәле биек кала капка аша керәсең. Юрал бәләкәй чагында боларга игътибар итми иде. Хәзер барысына да күз ташлады. Капкадан кергәч тә электән таныш, ямь-яшел үлән белән капланган йорт алдын күрде. Элек кыш – чана, җәен – арба була иде, әле алар юк. Берничә адымда гына кое. Чатлы биек баганада кое сиртмәсе. Ул томшыгын күккә чөеп, көньякка очучы торналар көтүен кызыгып күзәтүче адашкан торнаны хәтерләтә. Юрал бәләкәй чакта әнисенең шушы кое сиртмәсен чүктереп коедан су сосканын исенә төшерде. Ул аңа авыр чиләкне күтәрергә булыша иде. Чиләккә тотынган саен, тәпиләренә суык су коела иде. Кое янында бүрәнәдән, аркылы балта белән чокырайтып ясалган, су тутырылган улак. Улак тирәсендә дистәләгән тавык. Алар Юралга игътибар итмичә үз эшләре белән мәшгуль: кайсылары аяк астындагы туфракны тибә, кайсылары чебен куа. Командирлары гына, Юралны күрү белән, зур кызыл кикриген күтәрде, озын урак сыман койрыгын кабартты да: “Кик-ри-күк”, дип, әллә Юрал белән исәнләште, әллә, бел, монда кем хуҗа, чыгып кит хәзер үк, дип, аны искәртте. Ишек башына дага эленгән. Өй эчендә ике мич. Берсе – авыл өендә була торган, акбурга буялган зур мич. Мич авызыннан сул якта – учак, учак өстендә – зур казан. Кунак бүлмәсе белән йокы бүлмәсе арасында түгәрәк мич – карага буялган голландка.
Юрал бәләкәй чакта тәрәзәләрдә чигелгән тастымаллар эленгән иде. Хәзер алар юк, барысында да ак пәрдә. Олы мич башында чигүле сөлге ябылган ипи чиләге. Стенада дүрт герле сәгать. Юрал кергәндә ул икене күкеде. Юрал сәгатькә карады, күке, Юралны үчекләгәндәй, тәрәзәсен япты. Сиңа шул да җитәр, дидеме.
Тавыш адашырлык бүлмәдә Хәмәтгәрәйнең хатыны – Миңлезифа абыстай, тагын өч-дүрт әби утыралар. Яулык чите белән күзләрен сөртеп торган абыстай янына килде, аны кочаклап:
Ходай сабырлыклар бирсен үзеңә, абыстай, – диде.
Улым, гомерле булырсың, әле генә искә алган идем. Кайгы күлләренә баттык, кинәт кенә китеп барды, кызгачыч шул, Шәүкәтем әллә өлгерә, әллә юк, сезгә генә ышаныч, ярдәм итәрсез инде. Гәрәйне моргтан кайтарырга кирәк, – диде абыстай.
Абыстай, үлгән артыннан үлеп булмый, әнкәем исән булса, монда булыр иде, мин дә сезнең белән, булдыра алганча ярдәм итәрмен. Шәүкәтләргә хәбәр иттегезме?
Иттек, Ташкиннан пуез озак килә икән, аны көтәбез, – диде Миңлезифа абыстай. Шәүкәт аларның олы уллары, Ташкентта яши, юрист булып эшли икән. Уртанчылары Зәки Бөек Ватан сугышында вафат булды, бердәнбер кызлары Сания авылда кияүдә, өч кызы бар.
Моргта
Икенче көнне Юрал ат җигеп моргка барды. Гәрәй мәрхүм үз киемендә тартмада ята, өсте канга буялган марля белән капланган. Юрал шәфкать туташыннан сорап, тартма янына килде, марляны ачып карады, мәет алдында башын иде, кулы белән битен сыйпады, уң як өске тешләре алыштырылганын белде. Димәк, Юрал уйлаганнар расланды. Шәфкать туташыннан анатомны чакыруын сорады, үзе мәет исе аңкыган бүлмәдә калды. Бүлмәдә ике тартма, берсе буш. Идәне таш, стеналары ак кафель белән капланган, бер генә тәрәзәсендә тимер рәшәткә, түшәмдә прожекторга охшаш, сүндерелгән электр яктырткычы, стенада, тышкы ишек өстендә, бер генә электр лампочкасы пыскый. Почмактагы шкаф өстендә куыклы ике кәрәчин лампасы тора. Район үзәгенең күмер ягып эшли торган үз электростанциясе булса да, еш кына кәрәчин лампасы кирәк була иде. Тимер юл станциясендә светофорлар юк иде әле, семафорлар белән файдаландылар. Юрал бәләкәй чакта вокзал янына барганда шул семафорлардан күзен алмый идем. Паровоз якынлаша башласа, биек багананың йә уң, йә сул “кул”ы, юлда атлар, машиналар хәрәкәтен көйләүче милиционер кулы кебек күтәрелә: яшел төс – “рәхим итегез”, кызыл – “хәрәкәт тыела”. Ул баганалар Михалковның “Дядя Степа”сын хәтерләтә иде.
Ишектән кырык-кырык биш яшьләрдәге, урта буйлы, чиртсәң каны чыгардай йөзле, кыска муенлы, ак халат кигән, калай күзле ялтырбаш күренде. Аның Юралны бораулаган күзләре тирән чокырга батып нишләргә белмәгән кешенекен хәтерләтте. Шулай да тынычсызлануын сиздермәскә тырышты.
Сез Сыртланов Фәтхелбаян буласызмы? – Юрал, килеп, анатомга кул бирде.
Әйе.
Кул биреп исәнләштеләр. Юралның бәләкәй генә кул чугы шартлап куйды…
Мин – Юрал Хәйретдинов, ишеткәнегез бардыр, таныш булыйк.
Хәйретдинов Юралны белмим, Юрал турында ишеткәнем бар.
Ни булган Гәрәй абзыйга? Юмартлардан юмарт кеше иде. Яхшы кешеләрне Ходай үзенә алырга тырыша.
Юмарт кешедә мал тормый. Юмарт булса, шулай бай булмас иде. Купецлык булган. Әҗәл берничә минутта яулаган. Беркем дә ярдәм итә алмас иде аңа.
Үлгән артыннан үлеп булмый, безгә яшәргә кирәк… Күзгә-күз таныштык, эшнең дә турыдан-турысына күчик. Бу агайның тешләре синдә кала, Урмановныкын миңа бирәсең.
Нинди Урманов, нинди тешләр? – дип, анатом белмәмешкә сабышты.
Юрал бераз вакыт сүзне ничек дәвам итәргә белми торды. Аның тимер рәшәткәле күңел тәрәзәсен ничек ачарга? Тимер балта кулланыргамы, йә булмаса, юкә чөй кагаргамы? Сүз чәкештерү файда бирмәс дип уйлады да:
Мә, таныйсыңдыр, – дип, кесәсеннән алып муляж тешләрне күрсәтте. Анатом, күзләрен ачып-йомып, Юралга карады, бер сүз дә әйтмичә күрше бүлмәгә чыкты. Анда озак кына булды ул, телефоннан сөйләште шикелле.
Егерме минут чамасы узгач чыкты да:
Гафу итегез, миндә бернинди дә алтын теш юк, сез ялгышасыз, – дип, җанын мамыкка ураган кеше кебек, Юралга белешмә сузды.
Юрал аны алып тартма өстенә куйды да:
Алай икән, болай булгач, Миңлезифа абыстайны, туганнарын чакырырга туры килер, – дип, ишеккә таба атлады.
Юралның аяк терәп сөйләшкәненә төшенде кебек Сыртланов:
Уртак телне кайчан да табарга була, ашыкма әле, – дип, анатом Юралны туктатты. Бераз уйланып торгач өстәп куйды: – Башка-баш, яртылай бүләбез.
Әле генә йорт бетергәнсең, мал-туарың бар, балигъ булмаган малаеңа мәктәпне тәмамларга кирәк, утырасың килмәсә, мин әйткәнчә эшлибез. Төрмә, алтын булса да, төрмә инде. Анда мине беләләр, синең кебекләрне көтәләр. Бүген – бар, иртәгә – юк, күмәләр дә куялар, кабереңә чәчәк салучы да булмас.
Бу сүзләрне ишеткәч анатомның тубыклары калтырады, чалбар төбе юешләнде.
Килештек, түлке, мәетне җирләсеннәр әле. Шушы көннәрдә Чакматаш тугаенда очрашырбыз риза булсаң, кармагың бармы?
Кармаклап утырмабыз инде, балыкчының җылымы бардыр ич.
Бар, алырмын, – диде Сыртланов. – Сиңа да, миңа да артык күз кирәкмәс, – дип, кесәсеннән портсигар чыгарды.
Йорт алдына чыгып папирос тарттылар. Юрал киткәч, Сыртланов күзләрен тартмага текәп карап торды. “Каһәр сукканга охшаган, минем гаилә турында белмәгәне юк. Бик кыйммәткә төшә күрмәсен бу танышу”, – дип уйлады.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: