Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 Май 2021, 10:00

Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Урманов эше (2)

...Күп еллар артык көч чыгармый яшәгән, гомерендә кулына көрәк тотмаган Юралны алтынсыз калу ихтималыннан бигрәк, төне буе диярлек бушка балчык казу кимсетте. Юрал булмам, алтынны кулга төшермәсәм, дип юата башлады үз-үзен, тәмәке төреп кабызды. Кич Хаҗикай килде...

(Дәвамы.)
Хаҗикай
Тирә-ягыннан коймаланган, алты почмаклы агач өй, урыс капка. Хаҗикай өендә иде. Ишекне үзе ачты. Юрал, сап-сары тупсаны атлап, сап-сары, буялмаган идәнле, кухня кебек бүлмәгә керде. Уңда зур гына мич, сулда, тәрәзә янында ашъяулык җәелгән өстәл. Өстәлдә самавыр гөжләп утыра.
Хаҗиәхмәт Фәхрисламов (иптәшләре арасында – Хаҗикай), Юралдан аермалы буларак, җилбәзәк түгел. Белеме дә җиде сыйныф. Атасы, гражданнар сугышы инвалиды, күптән инде дөнья куйган, анасы тимер юлда эшләде, үзе авыл хуҗалыгы машиналарына запчастьлар складында эшли. Эш урыны сайлаганда әнисе Мөршидә болай киңәш итте:
– Улым, авылга кайтмассыз инде, алай да эшеңнең авыл белән бәйләнгәнен сайла, колхоздан акмаса да тама ул. Атың юк урамда, кайгың юк буранда. Ташка утырсаң, йомшаграгын сайларга тырыш. – Акмавын акмый, кайчакта тамгалый, склад эчендә бураны да борчымый. Көз көне бәрәңге китерәләр, утын белән ярдәм итәләр.
Хаҗикай армиягә алынганчы Валя белән дуслашты, хезмәт иткәндә хатлашты да. Ул бик пөхтә киенә, бизәнеп йөрергә ярата иде. Моны әнисе хупламады.
– Анасында кызы кайгысы, кызында тезе кайгысы. Валя кебекләр сөеп-сөелеп яшәр өчен. Йортны кем алып барыр? Әллә үзең сыер саварга, кер юарга җыенасыңмы? Килен булгач, җилдә җилпенеп торсын, – диде әнисе. Җитмәсә, кинәчел, ирсәк кыз икәнен дә белеп өлгергән. Валяга өйләнү хыялы иртән таң йолдызы сүнгән кебек сүнде.
Әнисе поселок кызларына ышанмый, тик авыл кызлары гына, аның уйлавынча, бар яктан да мактауга лаеклы. «Акыллы ир өчен яшәеш йозагының ачкычы хатында була», – диде әнисе. Үзләре авылындагы Зөбәрҗәт белән Сәлимәне үлеп мактады. Бигрәк тә – Сәлимәне. Буе килгән, сыны килгән, кыскасы, бер кашык су белән йотарлык! Аш-суга дисәң, әйтеп тә торасы юк.
Хаҗиәхмәт ап-ак йөзле, нечкә билле, өрсәң очып китәрлек ябык гәүдәле, авыл кызларына бигүк охшамаган Зөбәрҗәтне сайлады. Зөбәрҗәт килен булып төште. Әнисе тешләрен кысып, риза булды.
Хаҗикай Бөек Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта армиядә хезмәт итте, Япон сугышында катнашты. Бала атасы. Зөбәрҗәт кирпеч заводында бухгалтер булып эшли.
Юралдан аермалы буларак, ул урлашып дөнья көтмәде. Эшли, азмы-күпме хезмәт хакы ала.
– Чәегез дә әзер икән, бик вакытлы килгәнмен ич, – диде Юрал, хужаның кулын кысып.
Хуҗаның кәефе көр күренде.
– Рәхим ит, Юрал, чәйләргә генә тора идек, табындаш булырсың, – диде хуҗа.
Ул мич янындагы эскәмиягә утырды. Түр яктан хуҗабикә чыкты, исәнләште дә, өстәл әзерләргә тотынды. Ирләр түр якка күчте.
Ишекне япкач та Юрал:
– Тир түгеп байыйсың киләме? – дип, җитди генә елмайды, аннан кул чабып шаркылдап көлә башлады.
– Нәрсә ишетәм гомер буе тир түккән эшем иясеннән? – дип, Хаҗикай сорау белән җавап кайтарды.
– Кичә генә хирург Урмановны җирләделәр. Күпме еллар алтын тешләр ялтырады аңарда. Хәзер алар безнеке булачак!
– Тавык күкәй салмас борын чебешен сатмыйлар!
– Тавыгы да, чебеше дә безнең кулда.
– Мәеттән дә курыкмыйсыңмыни?
– Батыр бер үлә, куркак көн дә үлә. Куркактан үлем көлә. Безгә үләргә иртә әле. Үлем турында уйлама, алтын турында уйла.
Хаҗикай тиз төшенде мәсьәләгә, Юралның тәкъдименә тиз ризалашты. Тәмәке төреп кабыздылар. Юралның планы да әзер иде.
– Җир ярылса да барырга кирәк. Вакыт – акча, кадерен белмәсәң – кача. Иртәгә кояш батканда кузгалабыз. Эңгер-меңгер төшкәнче, кабер өстен ачып өлгерергә кирәк. Мин сумкага ике көрәк, балта салам, син сапларын чүпрәккә төреп алырсың, – дип, Юрал планны ачып та салды.
Икесенең дә күңеле күтәрелде. Әйтерсең, алтын кесәләрендә иде инде.
– Йөрәклегә көрәк тә корал, дисеңме, – дип елмайды Хаҗикай.
– Эшне башлаганчы тәвәккәлләргә кирәк, диләр. Тәвәккәлләгән таш йоткан, күп уйлаган буш калган. Яссы каргаборыны кирәк, миндә ул бар, ә син теге шәп фонарыңны онытма, – диде Юрал. Тәмәке төпчеген сүндерде дә өстәп куйды:
– Безгә бергә күренергә ярамый, кичке тугызларда зират капкасы янында очрашырбыз.
– Йолкырга дип барды, йолкынып кайтты, ди, шулай була күрмәсен, – диде Хаҗикай.
Зөбәрҗәт ирләрне өстәл янына эндәште дә:
– Йә, үзегез карагыз, – дип, абзарга чыгып китте.
Хаҗикай ярты чыгарды, буласы уңышлар өчен тост арты тост күтәрделәр.
Зиратта
Хаҗикай зиратка барып җиткәндә тугыз тулмаган иде. Утызынчы еллар башындагы ачлыкта вафат булган сеңелесе исенә төште. Әнкәсе белән каберенә килгәне бар иде. Сугыштан кайткач, түмгәк кадәр генә каберенә агач рәшәткәдән текмә[1] утырткан иде. Күреп килергә булды. Кабер янында бераз басып торгач: «Текмәсен буярга кирәк», – дип уйлады да, зират капкасыннан кире чыкты. Тәмәкесен сүндергәнче Юрал килеп җитте.
– Тирә-якта эт тә юк, тәвәккәлләдек. Тәвәккәллек – көймәдер, ишәсең дә кичәсең, – диде дә зират капкасына юнәлде.
Өр-яңа каберне эзләп торасы булмады.
– Караңгы төшкәнче өстәге балчыкны актарып өлгерергә кирәк, – диде Юрал.
Ике көн элек кенә өелгән йомшак балчыкны казу күп көч тә, вакыт та таләп итмәде. Караңгы төшкәнче кабер өстен ачып, ярты метр тирәнәеп тә өлгерделәр.
– Уф, тирләтте. Юртактан тир кипмәс, ялкаудан чир китмәс. Хәзер ашыкмасак та була, – дип, Юрал чүпрәк җәеп, кабер читенә утырды.
Тәмәке кабыздылар, яка астыннан гына тарттылар. Юрал сумкасыннан чирек шешә чыгарды, авызыннан гына эчтеләр, закуска урынына Америкадан килгән соя жмыхы суырдылар.
– Дәлил булмасын, – дип, Юрал буш шешәне сумкасына салды. Тагын тәмәке тарттылар да казуны дәвам иттеләр. Тәмәке төпчекләрен изеп балчыкка күмделәр.
Берсенә-берсен яраштырып тезелгән ләхет такталарын ачтылар. Берничә кеше утырырлык куышта капкачсыз табут ята. Юрал фонарь белән яктыртып мәетнең йөзенә карады, үзе куркып та китте, битен чеметеп карады, мәет селкенмәде. Юрал фонарьны Хаҗикайга бирде, мәетнең башын күтәреп муен астына балчык кисәге салды. Баш аскарак кайтарылды. Авызын ачып карга борыны белән барлык тешләрен суырып алды, санап нитеп тормыйча чүпрәккә төреп кесәсенә салды.
– Белеп эшләүдә – йөз хикмәт, – диде Юрал.
– Караңгыда да башыңа якты уйлар килә икән, – дигән булып мактап куйды Хаҗикай.
– Алтын куллы Урмановның алтын тешләре безнең кулда, булдырдык, типтереп яшәдек, тагын типтерәчәкбез, – диде Юрал.
Авыз куышын тагын яктыртып карады, ләхет такталарын япты, кабердән күтәрелделәр. «Типтерү» сүзен Юрал башкаларга карата да еш куллана иде. Бер шулай «типтерәбез» дип мактанганда, төрмә срогын тутырып кайткач кешелек юлына борылган якын иптәше: «Типтереп яшәүнең башы көлкенеч, азагы үкенеч», – дигән иде аңа. Ул вакытта Юрал андый мәкальнең логикасына төшенү дәрәҗәсенә күтәрелмәгән иде әле.
Чокырны күмеп тигезләгәч:
– Кабер өстен элекке формасына китерергә кирәк, иртәгә иртә белән килеп, кирәк урыннарын төзәтерсең, – диде Юрал. Иптәше ризалык белдерде. Алтын казучыларның кәефе шактый көр иде, хәтта арыганлыклары да сизелмәде. Алтынны кая илтү, ничек акчага әйләндерү планын кора башлады Юрал. Урланган алтын балдак, алтын алкалар, башка кыйммәтле зиннәтләр белән эш иткән Юралга андый план кору беренче тапкыр түгел иде.
– Ашыккан – ашка пешкән, өлгерерсең, – диде Хаҗикай. Инеш буена төшеп, көрәкләрен, итекләрен юдылар да, икесе ике сукмактан кайтып киттеләр.
Хаҗикай Юралда
Икенче көнне соң гына торгач та, Юралның куллары кычыта башлады. Тешләрне кесәсеннән алып өстәлгә тезде. Кулына алгач та, тешләр бик җиңел кебек сизелде. Җентекләбрәк карагач, дүрт тимер тышча, тешкә охшаган тугыз таш тапты. Күзләре шар булды. Таш тоткан куллары оеган кебек булды, бар белгәненчә сүгенде, йодрыгы белән өстәлен какты, идәнгә төкерде, бүлмә буйлап ишекле-түрле йөри башлады. Кем алыштырган тешләрне? Шик юк, моргта хирург-анатом, дип уйлады. Күп еллар артык көч чыгармый яшәгән, гомерендә кулына көрәк тотмаган Юралны алтынсыз калу ихтималыннан бигрәк, төне буе диярлек бушка балчык казу кимсетте. Көтмәгәндә, тимер юлда грузчик булып ике ел чамасы эшләгәне исенә төште. Ичмасам, анда азмы-күпме акча түлиләр иде. Ә монда – бушлай. Гарьләнмәсәң дә гарьләнерсең. Юрал булмам, алтынны кулга төшермәсәм, дип юата башлады үз-үзен, тәмәке төреп кабызды.
Кич Хаҗикай килде.
– Кабер өсте элеккедән дә матурланды, комар нос не подточит, – диде ул.
Мыскыллы кыяфәть белән каршылаган Юрал:
– Мә, ал, тешләрнең барысын да сиңа бирәм, – дип, учындагы «теш»ләрне Хаҗикайга сузды.
Хаҗикайның күзләре дүрт булды, бернәрсә дә аңламады. Юрал тешләрне идәнгә сибеп җибәрде.
– Төпсез әрҗәгә утырттылар – диде, чәчләрен йолкып.
– Мәетнең алтын тешләрен алып, авызына муляж тутырганнар, морг эшедер бу, – диде Юрал.
«Теш»ләрне идәннән җыеп алып кабат өстәлгә тезде.
Хаҗикай, якынрак килеп карагач:
– Шул инде ул, бакыр да чыкмаган урыннан алтын эзләсәң. Анатомның үзенең тешләрен суырам, җиде бабасын танытам, алтынны кайтармаса! – диде.
– Алай ук кызма әле, бер үлеп бер терелми булмый, уйларга кирәк. Бел әле, кайда яши, кемнәре бар, мал-туар тотамы, яшәгән урыны ниндирәк, нәрсә белән кызыксына, түлке кара-каршы очраша күрмә. Көн дә моргта ятмыйдыр бит, күп дигәндә, атнага бер-ике мәет китерәләр, – диде Юрал.
Юрал бөтен булган акылын җигеп уйлады. Кесәсендәге муляж – яхшы дәлил. Ничек аны анатомга күрсәтергә? Турыдан-туры ярамый. Сыкранып булса да түзде Юрал, дөресрәге – Хаҗикайдан хәбәр көтте, ә аның исе-косы да юк.
Ниһаять, урамда очраштылар.
– Бүген кич көтәм, – диде дә, белмәгән-күрмәгән кеше шикелле, туктамыйча да китеп барды Юрал.
Караңгы төшкәч, Хаҗикай килде. Юрал әнисеннән калган агач йортта яши. Сугыш елларында ул кыеш-мыеш түбәле йортын ике катлыга әйләндерде. Күтәрмәсен, болдырын тәртипкә китерде. Бу уңайдан төрле гайбәтләр телдән телгә күп йөрде.
– Акылы кыскалыктан кулы озынайды. Кеше әйберенә кул сузучы гына сарай сала ала, – диде күкрәк киереп көнбагыш ярып утыручы сул як күршесе Гөлбәдәр.
– Утырасың мең дә бер тапкыр тупас пычагың белән таш кисеп, телеңә тилчә төште бугай. Алай димә, өстендә тотылмаган, – диде уң як күршесе Фатыйма.
– Нәфес шайтаны кемдә дә бар, ирек кенә бир син аңа. Бик явыз ул, тиз аздыра, тыймасаң. – Вакытын толчокта әвеш-тәвеш итеп уздырган Юралның бу сүзләргә исе дә китмәде.
– «Утыз теш астыннан чыккан утызга төрләнә», – дип кенә куйды.
Өй эче пөхтә итеп җыештырылган, өстәлдә җиде бабасыннан калган, нур сибеп ялтыраган җиз самавыр, матур чынаяклар. Өстәлгә чигүле ашъяулык җәелгән. Ипле генә җыештырылган бүлмәдәге тынлык, саф һава күңелгә рәхәтлек бирә. Чип-чиста стеналары бала-чага кулы тимәгәнне күрсәтә. Монда күрше Фатыйма апасының булышлыгы сизелә. Хаҗикай Юралның ялгыз икәнен белсә дә, өй эченең бик пөхтә җыештырылганан күргәч:
– Ну, Юрал, ниһаять, килен төшкән бугай бу йортка! – дип шаяртты.
Арып кайткан Хаҗикайның күңеле ачылды.
– Карт кияү булырга җыенмыйм әле, брат. Минем үз иркем, теләсәм кая барам. Хатын итәгенә ябышып ятасым килми. Сызгыр гына, хәзер үк килеп җитәрләр, – дип, җавап бирде, теш арасыннан гына елмаеп.
– Өең нинди булса, көең шундый, – диде Хаҗикай.
– Башланган эшне көйгә китерергә кирәк бит әле. Сөйләшәсе сүзләр күп. Өндәүле кунак мендәрле, куна калырсың, – диде Юрал.
Өстәлдә самавыр кайнап утыра. Утырып чәй эчтеләр.
– Сөткә дә акча калмады, – диде Юрал.
– Анатомның бозаулы сыеры бар, әллә селтибезме? – диде тегесе.
– Селтәвен селтәрбез дә, кем савар соң аны. Сыерың була торып сөтсез утырырсың, – диде ул.
Базар хәлләрен сөйләп алды да, дәвам итте: – Сыеры торып торсын әле, безгә алтын кирәк, нәрсәләр белдең?
Хаҗикай баштанаяк сөйләп бирде.
– Сыртланов Фәтхелбаян Ахунҗан улы. Район больницасында хирург булып эшли, кирәксә морг бүлмәсендә мәетләрне тикшерә, справка яза. Йорты, әйткәнемчә, бозаулы сыеры бар, кош-корт асрый, өч баласы бар, кечесе беренче мәктәптә укый, хатыны укытучы, бик тату яшәмиләр, шәфкать туташы белән чуала шикелле. Балыкка, кышын ауга йөри, чама белән төшерергә ярата. Урманчы Семенов белән дуслар, бергә ауга йөриләр, күптән түгел, йорт бетергән, өмә үткәргәннәр.
– Кышкы ау сезонына ерак кына, балыкчы Фәтхелбаян белән танышырга кирәк, ул яктан синең тәҗрибә җитәрлек, уйлап кара әле.
Ике көн дә үтмәде, Юралга шундый уй килде: Урмановның тешләре бик профессиональ рәвештә алыштырылган. Анатомда андый тәҗрибә җитәрлек булгандыр. Димәк, киләчәктә дә шул шөгылен дәвам итәр. Алтын тешләрне каптырырга кирәк!
Шул ук көнне кич Хаҗикайга китте.
– Бу вакытсыз вакытта кем йөри икән дисәм, син икән, Юрал. Чакырылып килгәннең аты олы, чакырылмыйча килгәннең хакы олы, әйдә, уз. Нишләп бик иртә, бернәрсә дә беләлмәдем әле, – дип, аптырап каршы алды аны Хаҗикай.
Элек тә иске-москы кимәгән Юралны әле танырлык та түгел. Энәдән генә төшкән, чигелгән утыртма якалы ак күлмәк. Җиң кайтармасында алтын каптырма. Өч төймәле соры пиджагының бер төймәсе каптырылмаган. Аягында озын кунычлы, ялт итеп торган өр-яңа хром итек. Май сөртелгән чәчләре артка таралган. Кияү егете, диярсең.
Хаҗикай, бик пөхтә, бәйрәмчә киенгән Юралга күзләрен текәп бераз карап торгач, каралты – түбә белән, адәм – кием белән, дип уйлады да:
– Мәҗлескә җыенгансың бугай, түлке сөтле чәйдән башка сыебыз юк, гафу итәрсең, – диде.
– Мәҗлесләр алда әле, – дип башлады Юрал. – Минемчә, Фәтхелбаян дигәнең моргта алтын тешләрне салдыра, Урманов беренче дә, соңгысы да түгел. Аны моргта тотарга кирәк.
– Тирән дә инде хыял чишмәң, Юрал, матур да инде уйларың. Матур уйлар эштә сынала. Хыялыңны ничегрәк эш итәргә уйлыйсың? – дип сорады Хаҗикай.
– Хәзер үк кабер якасындагы алтын тешлеләрнең исемлеген төзибез. Поселокта бер аягы җирдә, бер аягы гүрдәгеләр арасында алтын тешлеләр җитәрлек. Синең ике тешең юк. Алтын теш куйдыру сылтавы белән бераз сиңа чабарга туры килер, миңа бик күренергә ярамый, үзең беләсең.
Алтын тагып йөрүчеләр Юралның хәтерендә җитәрлек иде. Дәфтәр битенә тугыз исем язды, алтысының фамилиясен, адресын да өстәде.
– Хәзергә үзебез шымчыга әйләник әле, шартлар шулай куша, – дип, елмаеп исемлекне Хаҗикайга сузды.
– Милиция формасын киярбез инде, – дип шаяртты Хаҗикай, озак кына исемлеккә карап торгач.
– Прокурор формасын киясең килмиме? – дип төрттереп алды Юрал.
Күп еллар милиция күзенә чалынмаска тырышып яшәгән, алар алдында берничә тапкыр җавап тоткан Юрал кебекләргә сыщик эше дә чит түгел шул.
[1] Текмә (диал.) – чардуган.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: