Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 Май 2021, 21:20

Марат КӘРИМОВ. КӘЕФ

– Пшо-о-ол! Йөрмә әле җанны көйдереп.

Иртәнге чәйгә утырганда аның кәефе күтәренке иде.
– Көн бөркү булырга охшый, – диде ул һәм кухня тәрәзәсен барып ачты.
Ачык тәрәзәдән, өстәлдәге бал исен сизепме, сагызак, очып керде дә, тату гаиләнең баш очында безелдәп бер-ике тапкыр ураганнан соң, хуҗабикәнең танавына килеп кунды. Хатын, үзен-үзе белештермичә, чәрелдәп җибәрде:
– Күзле бүкән! Нәрсә карап каттың? Куып җибәр тизрәк! Чага бит!
Ир кеше сагызакны чиртеп кенә кире очырып җибәрергә омтылды, әмма сагызак җитезрәк икән, үз эшен бетереп, очып та китте. Ә аңа тәгаенләнгән чиртү әле генә чагылган танауга килеп эләкте.
– Әләү! Әләү! Үтерәсең бит!
– Нигә шулкадәр кычкырасың? Күршеләр ишетер, – диде ире, хатынын тынычландырырга ниятләп.
– Ишетсеннәр! Синең эзвир икәнлегеңне белсеннәр! – Хатын көзгегә карап үкси башлады. – Хәзер танавым бәрәңге кадәр булып шешеп чыга инде!..
Күтәренке кәеф бозылды. Җитмәсә, эшкә киткәндә хатыны артыннан:
– Синнән кыйналып яшисем килми! Әнкәйгә кайтып китәм! – дип кычкырып калды.
Әйтергә кирәк, өйдә холыксыз хатынның көйсезләнүенә күнеп, куян булып яшәсә дә, ул эштә арысланны алыштырырдай кеше иде. Аның кулында берничә хезмәткәр язмышы. Менә әле шуларның берсе, папка тотып, аның алдында басып тора.
Өстәл хуҗасы тезелгән саннарга, диаграммаларга күз йөгертеп чыкты да аларны идәнгә атып бәрде.
– Нәрсә күрсәтәсең миңа! Хата өстенә хата! Шуларны күрмәскә күзең чыкканмыни?
Мондый каршылауны көтмәгән икътисадчы идәнгә сибелгән кәгазьләрне калтыранган куллары белән көчкә җыеп алды. Хуҗасына каршы сүз әйтергә ачкан авызын кире япты. Бары тик тешләре генә шыгырдады.
Икътисадчы кайтышлый ресторан буфетына сугылды. Әмма бер-бер артлы бушаткан рюмкалар кәефне күтәрмәде, киресенчә, ачуы кабара гына барды. Өенең ишеге ачылуга шул ачу “Әллә эчкәнсең инде?” дип каршылаган хатынының яңагына йодрык рәвешендә килеп төште.
– Ә-ә-ә! Син дә миңа начальникмы әле? Эштәгесе дә баштан ашкан!
Хатынның әле генә тулган айдай балкыган йөзен кара болыт каплады. Өйдә үзенә урын тапмыйча, ул ишек алдына чүп түгәргә чыкты. Шушы ихатада яшәгән хуҗасыз эт, берәр сөяк-мазар өмет итеп, хатынның аякларына сарылды. Хатында эт кайгысы идемени, ул аны тибеп җибәрде.
– Пшо-о-ол! Йөрмә әле җанны көйдереп.
Очлы туфли бахыр этнең корсагын ярыйсы гына авырттырды булса кирәк, ул шыңшый-шыңшый читкә тайпылды. Шул минутта аның күңелендә туфли кигән хатын-кыз затына карата ниндидер нәфрәт тойгысы төенләнгәндәй булды. Авырту бераз басыла төшкәч, эт, иснәнеп, урамга чыкты. Урам буп-буш. Юк, буш түгел икән. Әнә ике кулына ике чемодан тоткан таза хатын килә. Урамга сыймый килә. Аны күрүгә баягы нәфрәт төене чишелеп китте: эт бер генә сикерде дә әлеге урамга сыймый килгән хатынның туфлиенә тешен батырды. Бар тирә-якны чәрелдәгән тавыш яңгыратты:
– Каравыл! Үтерәләр!
Искәрмәстән һөжүм итүченең бер көчек икәнлеген күртәч, хатынның ярсулы чәрелдәве аеруча көчәйде:
– Котырган эт бит бу! – Хатын һуштан язып егылырга тазарак урын сайлый башлады.
Тавышка җыелган кешеләр бу хатынның тешләнгән аягыннан бигрәк аның танавына игътибар иттеләр: ул яңгырлы елда уңып үскән бәрәңгене хәтерләтә иде...

Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: