Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 Май 2021, 11:23

Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Урманов эше (1)

...Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда район үзәгендә көпә-көндез кеше талау очраклары еш булды. Поездда шәһәргә кием-салым алырга баручыларны, акчаларын алып, вагон түбәсеннән бәргәннәре булды. Бигрәк тә базарда куркыныч иде...

Урманов
Рәшит белән Сабит табутны ипләп кенә арбадан алып, морг бүлмәсенә керттеләр.
– Сул яктагы өстәлгә урнаштырыгыз, – диде хирург-анатом.
Егетләр табутны таш өстәлгә куйдылар да, бүлмәдән чыгып киттеләр. Галимә өстәл янында калды, бөтенләй хәлсезләнгән иде ул.
– Сабырлык телим, ханым, – диде анатом.
Галимә эндәшмәде. Үзе дә табиб булуына карамастан, Галимә тәмам югалып калган иде, анатомга сораулы караш ташлады, тегесе аңлады кебек.
– Урманов абыйны табут белән җирләргә килешкәнсез, мин моңа бик риза, кара костюм, кара туфли, ак күлмәк, кызгылт галстук китерегез, мәетне үзем киендерермен. Мөмкин кадәр пөхтәрәк киендерик, Урманов абый – Бөек Ватан сугышын үткән, районның бердәнбер данлыклы хирургы, – диде ул, йөзе ап-ак булган Галимәгә карап.
Башта Галимә, ул киемнәрне сатып алырга кирәк микән, дип уйлады. Аптыраудан:
– Каян алырбыз икән аларны? – дип сорады.
– Урманов абыйның гардеробында андый киемнәр булырга тиеш.
Галимәгә җиңелрәк булып калды.
– Ярый, – диде дә, моргтан чыгып китте.
Район хирургына олылар «иптәш Урманов», яшьләр «Урманов абый» дип эндәшә иделәр. Үзе юкта «Урманов» кына иде ул. Әллә фамилиясе яңгыравыклы булганга, әллә исемен (Сәетгәрәй), атасының исемен (Фәйзрахман) әйтүе кыен дип, авыл халкы, пациентлары моңа күнегеп беткәннәр. Хәтта күп еллар бергә яшәгән, хастаханәдә бергә эшләгән хатыны Галимәдән дә: «Урманов нәрсә әйтер», «Урмановка мөрәҗәгать итегез» кебек җавапны ишетергә була иде. Урмановның койрыклы исеме үзенә дә ошамады. Бигрәк тә, малай чагында авыл малайлары җырлап үчекләделәр:
Түбән очтан арба килә,
Утырган Сәетгәрәй.
Арбасында көпчәк түгел,
Сәетгәрәй тәгәри.
Егетләр Галимәне көтеп торалар иде.
– Урмановка киемнәр китерергә куштылар. Чатыр да алмаганмын, чыланып бетәрбез инде. Көзләр дә җитте, җил чыгар, пәри арбасы юл чыгар, – дип, Галимә егетләр янына арбага утырды.
Сабит дилбегәне какты, ат акрын гына урам буйлап атлады.
– Ел белән ел җай түгел, яз белән көз җәй түгел шул, Галимә апа, – диде ул, бар көченә атны куалап.
Көн болытлы, туктаусыз яңгыр шыбырдый, арба шыгырдый, яңгыр пәрдәсе аркылы юньләп юл да күренми. Агачлар яфрак ташлаган вакыт. Яфраклар теләр-теләмәс агач-анасыннан аерыла да, ашыкмый гына, әйләнеп-боргаланып җиргә ята. Галимә агач яфракларына карап барды да, кеше дә яфрак кебек, дөнья мәшәкатьләрендә җилферди дә, җиргә ава, дип уйлады. Агач ботаклары кул болгагандай җилдә чайкалалар.
– Мәеткә нинди кием кирәк тагын? – гаҗәпләнеп сорады Сабит.
Галимә анатом әйткәннәрне кабатлады да:
– Сабит, китереп китәрсең инде, – диде.
– Рәшит, безне дә үлгәч шулай киендерерләр микән? – диде Сабит, гаҗәпләнеп.
– Хирург булсаң, сине дә шулай киендерерләр, – диде Рәшит.
– Киенеп тормабыз инде, теге дөньяда иң пөхтә кием кәфен, диләр, – диде Сабит.
Урманов районга 1937нче елда репрессиягә эләккәч җибәрелә. Ерак бабалары хәзерге Пермь өлкәсе Барда районыннан булган. Ул гражданнар сугышы заманыннан башлап төрле хәрби частьларда хирург булып эшли. Зур тәҗрибәле хирургны «алтын куллы Урманов» диләр иде.
Бөек Ватан сугышы башлангач та медицина хезмәте капитаны Урмановны хәрби хезмәткә алалар. Медицина полкының баш хирургы булып хезмәт иткән капитан (тиздән майор) дүрт ел эчендә берничә мең яраланган солдатны, офицерны аякка бастыра. «Кызыл Байрак» ордены, ике медаль белән бүләкләнә. Сугыштан кайтканда сәламәтлеге шактый какшаган була. Шуңа карамастан, кайтып бер атна торгач та, сугышка кадәр үзе җитәкләгән район хастаханәсенә килә. Җиң сызганып эшкә тотына. Чирлеләр, яраланып кайтканнар районда җитәрлек иде.
Бервакыт авылдан ярасы төзәлеп бетмәгән солдатны китерәләр. Аягында гангрена башланган. Егерме ике яшьлек егетнең аягын тубыгыннан түбән кисәргә мәҗбүр булды Урманов. Операция уңышлы тәмамлана, егет тиз аякка баса.
– Хәрби хезмәтне калдырып торырсың инде, – дип шаяртты хирург, егетне озатканда.
– Колхозда хезмәт утлы сугыш кырларындагыдан да кызурак, сезгә зур рәхмәт, иптәш майор, – дип хушлашты ул.
– Хәзергә култык таягы белән йөрерсең, тиздән протез алырга Уфага барырга туры килер. Аягың җәфалаганын сизсәң, хәзер үк монда кил. Авыруын яшергән үләр, бурычын яшергән бөләр, – диде дә, шәфкать туташына култык таягы китерергә кушты, кулына белешмә тоттырды. Районда сугыш инвалидлары саны тагын бер кешегә артты.
– Нинди частьта хезмәт иттең?
– 1035нче пехота полкында Ржевтан Көнбатыш Пруссиягә кадәр кудык нимесне, шунда соңгы тапкыр яраландым, – диде егет, дүрт кенә бармаклы сул кулын күрсәтеп.
Егетнең тәнендә җәрәхәтләрнең җитәрлек икәнен белә иде хирург.
– Күрәсең, немец үзеңне бик яратмаган икән, – дип шаяртты ул.
– Кирәген бирдек фашистның, кызганычка каршы, Берлинга барып җитәлмәдем.
– Берлинына да барырсың әле, хәзер Германия безнеке булачак, аягың гына төзәлсен.
– Хәзер танк та кирәкми, тракторыма утырып барырмын әле, – диде дә эче катып көлә башлады, үзе чак егылып китмәде.
Ул арада Йобанайдан аңын югалткан ирне китерделәр. Урманов егетнең кулын кысты да, кабул итү бүлмәсенә ашыкты.
Беренче катка төшеп җитмәде Урманов, башы әйләнә башлады, бөтенләй диярлек хәлсезләнде, һушы югалды. Менә-менә күтәрмәгә егыла дигәндә, хирургны шәфкать туташы күреп калды, аңа күтәрмә баскычына утырырга ярдәм итте. Дүрт шәфкать туташы носилканы күтәреп реанимация бүлмәсенә илттеләр. Урмановның сул яңагы кызара башлаган иде.
Берничә көннән аны җирләделәр.
Урмановны соңгы юлга озатырга күп кенә халык җыелды. Көзге кояшлы көн. Зират ерак кына булса да, мәетне зиратка кадәр күтәреп алып бардылар. Хушлашканда район җитәкчеләре, авылдашлары, сугыш инвалидлары аның турында искиткеч җылы сүзләр әйттеләр. Тик тормыш иптәше Галимә, өч кызы, җитеп килгән оныклары гына бүген сүзсез иделәр.
Озатучылар арасында Урмановның култык таяклы соңгы пациенты да бар иде. Район җитәкчеләре, Урмановның туганнары, якын танышларыннан соң, ул да сүзгә кушылды.
– Сугыш кырларында җиде тапкыр яраландым. Мине төрле врачлар дәвалады, зур рәхмәтләремне белдерәм аларга. Әмма Урманов абый кебек ягымлы, кешелекле врачны очратмадым, – диде егет.
Юрал
Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда район үзәгендә көпә-көндез кеше талау очраклары еш булды. Поездда шәһәргә кием-салым алырга баручыларны, акчаларын алып, вагон түбәсеннән бәргәннәре булды. Бигрәк тә базарда куркыныч иде...
Кесәгә төшүчене, вак-төяк бурны базарда күреп, урланган әйберләрнең хуҗасына хәбәр итә калсаң, кыш көне берәр яшүсмернең битеңне лезвие белән сызып китүе бик ихтимал иде. Андый очракларда селәгәеңне суырып, телне тыярга туры килде.
Урлашуны җиңел кәсеп иткәннәр арасында Хәйретдинов Юрал аерылып торды. Үзе әйтмешли, «уңышлы операция» ясый да, берничә көн, вакыты белән, атналап типтерергә ярата. Кайчакта бете котыра башлый. Кирәк икән, көне буе йоклый, шешәдәшләре белән кәрт уйный. Гаилә корырга вакыты булмады, бала-чага мәшәкатен белмәде. Тол хатын тапкан иде, озак яшәмәде. Чатан булганга хәрби хезмәткә дә алмадылар. Производствода, колхозда эшләргә яратмады. Дүрт ел мәктәпкә йөреп ике сыйныф тәмамлады, ә үзе – тел бистәсе. Акылына килгәндә, юмарт, әдәпле генә. Буйга тәбәнәк, юан түгел. Шуклыкка дисәң, аңардан уздыручы булмады. Шапырынырга да яратты.
– Улым, шапырынучан башына бәла шапырылучан, – диде аңа нәнәсе.
Аксак тик тормас, дигән әйтем нәкъ Юрал кебекләр турында. Кордашлары аксак, чатан, дип, үчекләсәләр: «Аксак булсам да, аягым бар, кулым бар, бара торган юлым бар», – дип мактанды. Бөкрәя башлаган олыракларга: «Аксак күтәрәмнән яхшырак», – дип җавап бирде. Үзен күпләр янында бер баскычка югарырак күрде. Тормышны үз бизмәненә салып кына үлчәргә яратты. Язмыш аңа дигән бәхет капкасын ул туганчы ук ябып куйгандыр. Кыек юлдагы беренче адымы көтмәгәндә башланды.
Казаннан Ерак абзыйсы килгән иде. Ул Юрал белән базарга барды. Ачлы-туклы яшәгән тугыз яшьлек малайны базардагы төрле ашамлыклар кызыксындырды. Прилавкада өеп куелган күмәчләр күргәч, Юралның күзе дүрт булды, селәгәен йотып аларга озак карап торды. Күмәч алучы әбигә карады. «Бир әле» дигәнне аңлатты күзләре. Әби аңа карады да ике күмәчне букчасына салып китәргә ашыкты. Ач хәлен тук белмәс. Ерак абзыйсы, моны сизеп, Юралга ике күмәч сатып алып бирде.
– Берсен әниеңә алып кайтырсың, – диде ул.
Юрал күмәчнең берсен шунда ук ашап бетерде, икенчесен күлмәк итәгенә төрде. Андый тәмлекәчне беркайчан да ашаганы юк иде, базардан чыкканчы ук икенчесен дә чәйнәп-нитеп тормыйча йотып куйды. Тәмле күмәч белән сыйлануы турында күрше малаена сөйләде. Акчалары булмаса да, базарга барырга булдылар. Көннәр буе ипи кисәге күрмәгән малайлар күзләрен яндырып озак кына базарда арлы-бирле әйләнделәр. Теге күмәч сатучы яныннан ике-өч тапкыр уздылар. Юрал түзә алмады. Олы гына апа читкәрәк тайпылганда, бер күмәчне алып, култык астына кыстырды. Хуҗасы сизмәде. Юрал йөгермәде, бернәрсә дә булмаган кебек, ашыкмый гына прилавкалар буйлап атлавын дәвам итте, ерагайган саен куанычы артты. Күмәчне икегә бүлеп ашадылар. Монысы күмәчнең элеккесеннән дә тәмлерәк тоелды. Юралга ул беренче урлашу имтиханы булды. Кыюланыбрак, базарга еш бара башлады. Урланган әйберләрен сатарга өйрәнде.
Көннәр буе базарда чуалган малайны спекулянтлар, караклар тәм-том белән сыйлап үз арбаларына утырттылар. Арбалары сикәлтәле юлда да сикертми кебек тоелды. Андый арбадан бик тиз егылып төшү ихтимал икәнен Юрал аңламады. Алу-сатуның яхшы табыш китергәнен аңлады. Урлапсатар Юрал Алыпсатарга әйләнде. «Спекулян» кушаматы белән бүләкләделәр.
Аларның гаиләсе хәзерге Златоуст ягыннан күчеп килгән булган. Атасы бу якларда Урал исемле кешеләрнең бик сирәк очраганын белеп, малаена мулладан Урал дип исем куштыра. Исемлеккә теркәгәндә урыс чиновнигы ялгыштан Юрал дип яза. Урал Юралга әйләнә.
Күп еллар үтте. Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Вәт дөнья – куласа: әйләнә дә бер баса. Ул син уйлаганча гына әйләнми шул. Йә мае бетеп шыгырдый башлый, йә бөтенләй ватыла. Төрмә тормышының ямен дә, тәмен дә татыган Юралның башында элекке дуамаллык белән әллә кая китеп булмастыр, дигән уй пәйда булды. Яшь бара, яшәргә кирәк. Сугыш беткәч милициянең эше җанлана башлады. Көн дә бәйрәм, көн дә туй бетте. Күптән инде иманын саткан Юралга тәүбә капкасы да ябык иде. Шулай да… Шөгылен үзгәртергә дә соң инде. Шул ук арбада калырга, тик хәрәкәтне акрынайтырга туры киләчәк. Турыдан-туры урамда кеше талау, кеше йортына керү, кибет чистарту кебек эшләрдән читтәрәк булырга кирәк. Хаста үлми, карак баемый, дигән мәкаль исенә төште.
Кичә генә Урмановны җирләделәр. Аның алтын тешләре исенә төште Юралның. Кабердә алтын күмгәннәр! Кабер актару мәшәкатьле эш. «Бәләкәй мәшәктьтән качкан – зурысына капкан». Ләкин эз-фәлән калдырмый эшләсәң, файда чыгарып булачак! Андый эшләрдән милиция дә читтәрәк була. Шундыйрак уйлар белән Юрал кич үзенең иптәше Хаҗикай янына китте.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: