...Әдибә белән Суфиян икесе бер авылныкылар, бер сыйныфта укыдылар. Әдибә мәктәптә укыганда ук үзенең тәртиплелеге, сабырлыгы белән аерылып торды. Бар әйберне дә акыл белән эш итәргә ярата иде, сыйныфташ кызлар белән дустанә булды. Суфиян да төшеп калган егетләрдән түгел. Укуы уртачарак булса да, мәктәптә үткән барлык спорт ярышларына, дәрестән соң башкарылган төрле чараларга катнашып торды. Алар шулай мәктәптә төрле эшләр белән мәш килеп йөргәндә, дуслашып киттеләр. Суфиянга Әдибәнең ихласлыгы, уңганлыгы, тырышлыгы ошый иде. Шуның өстенә әле ул бик сөйкемле дә иде, үзенә тартып торган ниндидер серлелек бар иде аңарда. Суфиян чын-чынлап гашыйк булды да куйды. Ул һәрвакыт аның янында булырга тырышты. Тәнәфестә дә, берәр теманы аңлатуын сораган булып, янына килеп утыра иде. Әдибә дә битараф түгел Суфиянга. Аның янында шундый рәхәт иде аңа! Ә күзләренә караса, аерыла алмый да куя, бер серле күлгә кереп чумгандай була.
Аларның мәхәббәткә әверелгән дуслыклары мәктәпне тәмамлаганнан соң да дәвам итте. Алар, унынчы сыйныфтан соң, уку йортларында кереп, икесе дә белем алдылар. Икесе ике җирдә укысалар да, ялларда гел очрашып тордылар. Күрешми торган вакытларында бик сагынышалар иде. Бер-берсеннән башка киләчәк тормышларын күз алдына да китерә алмый иделәр. Беркөн Суфиян: "Әйдә, Әдибә, җәйгә туй ясыйбыз. Җәйге җиләкләр пешкән вакытта. Мин бит сине өзелеп яратам, гомер юлыбызны парлашып дәвам итик, кадерлем минем, пешкән җиләгем!" – дип, иреннәреннән суырып үпте. Әдибә нишләп каршы килсен инде, ул да бит аны бик ярата. "Әйдә соң! Әти-әниләрнең ризалыгын алыйк та, туй ясыйк!" – диде, шатлыгын яшерә алмыйча. Алар ул көнне таң атканда гына аерылыштылар.
Тик бәла һәрвакытта көтмәгәндә килә. Икенче көнне Суфиян эшкә барганда авариягә очрады. Бик нык имгәнгән иде, врачлар аның гомере өчен озак көрәштеләр. Операция артыннан операция, кан бирүләр, йокысыз төннәр... Барсы да үтте Суфиян башыннан. Әдибә дә больницада аның яныннан китмәде. Авариядан соң, Суфиян аңына килә алмый ятканда: "Уян инде, җаным! Зинһар, ач инде күзләреңне! Мин бит сине өзелеп яратам! Синнән башка торалмыйм!" – дип, иреннәрен керфек очларына тидергәннән соң, ул кул бармакларын кыймылдатып куйды.
Гомерен саклап калуын калдылар, тик аның баласы булмаячак диделәр. Авыл җирендә андый хәбәрне сер итеп саклап калып буламыни инде?! Әдибәнең әти-әнисенә дә ишетелде бу хәбәр.
Әнисе өзмәде дә куймады: "Чыкмыйсың, балам, аңа кияүгә. Баласыз тормыш – тормыш булмый инде ул! Хатын-кыз бала тудырып, күкрәк сөтен имезеп, бала үстерүнең ләззәтле минутларын татырга тиеш! Ул да үз тиңен табыр, сиңа да насыйбың табылыр", – диде. Әдибәнең күз яшьләре дә, әтисенең үгетләүләре дә, әнисен бу уеннан кире кайтара алмадылар.
Беркөнне Әдибәнең кулын сорарга күрше авылдан Хисам, аның апасы белән җизнәсе килеп керделәр. Терәлеп кенә торган авыл булгач, бер-берсен беләләр. Әнисе берсүзсез риза булды, хәтта Әдибәдән дә сорап тормыйча, никах көннәрен дә билгеләп җибәрде. "Әйбәт нәсел, егет тә сөлектәй, чыгасың гына!" – диде.
Чыгуын чыкты, тик Хисам гына аны саңга сугып яшәмәде. Эчәргә яратты, тәти кызлар күрсә артларыннан калмады. Әдибәгә кул күтәрергә дә кыенсынып тормады. Тора-бара берни эшләми башлады. Дөнья мәшәкатьләре Әдибә җилкәсенә өелде, матди ягы да бөтенләе белән аның өстенә күчте.
...Ә Суфиян Әдибәнең икенче кешегә кияүгә чыгуын ишеткәнән соң, авылдан еракка – чит якка чыгып китте. Алар арасында элемтә бөтенләй өзелде...
...Һәм бу элемтәнең кабат ялганып китәчәгенә икесенең берсе дә өмет итмәгән иде. Алар яңадан кавышу турында уйлап караганнары да булмады, чөнки бу чынга ашмастай хыял кебек иде алар өчен. Менә бит, ул хыял да, теге вакытны Әдибәнең әнисе, "насыйбың табылыр әле" дигән сүзләре дә, тормышка ашты. Насыйбы – шул, Суфиян булган бит инде.
...Бүген алар ял итәләр, икесе дә өйдә. Чөкердәшеп кенә чәй эчеп утырганда, Суфиянның телефоны шалтырады. Әнисе икән. "Нишләп иртәләгән әле бүген әнисе, белә бит улының көндез үзе шалтыратасын. Ул, ниндидер начар хәбәр барлыгын тоеп, куркып кына телефонын алды.
Әнисе белән сөйләшкәч, кәефе төшкәнен сизде Әдибә.
– Нәрсә булды, Суфиян? Йөзләрең дә агарып китте, әллә берәр начар хәбәр бармы?
– Миңа авылга кайтырга кирәк, әни чирләп киткән бит әле, – дип, тиз-тиз генә юлга җыена башлады.
– Бәәй, нишләп сиңа гына, бергә кайтабыз. Синең әниең – хәзер минем әнием дә бит инде.
Суфиянның бу сүзләрдән күңеле күтәрелеп китте, ул Әдибәне кочаклап ук алды.
– Рәхмәт, пешкән җиләгем минем. Үзем сиңа әйтергә уңайсызланган идем. Әни янында хатын-кыз булса әйбәтрәк шул. Мин, ир-ат, нишли алам инде?!
Алар кайтып кергәндә әниләре диванда ятып тора иде.
– Әни, чирләп киттеңмени? – дип сорады Суфиян, әнисенең кулларын тотып.
– Әйе шул, балам, күкрәгем авыртып, хәлем бетеп тора.
Алар янына кыенсынып кына Әдибә дә килеп басты.
– Әни, без Әдибә белән кайттык.
Әнисе белми иде бит әле теге хатыныннан киткәнен. Аның йөзләре яктырып китте
– И балам, рәхмәт инде. Мин бит, без кайтабыз дигәч, теге хатының белән кайтасыз дип уйлаган идем. Ул кайтса, миңа чыраен ачмый, артыграк сүз әйтсәм дә – ачуланып карый.
– Әни, без хәзер Суфиян белән бергә торабыз. Синең яныңа да икәүләп кайтып йөриячәкбез, – дип, Әдибә әнисе янына килеп утырды. Аның чәчләреннән сыпырып, яулыкларын әйбәтләп бәйләп куйды.
– Барысы да әйбәт булыр, әни, көяләнмә! Хәзер чәй кайнатып алам, аннан ашарга берәр нәрсә әзерләрмен.
Алар әниләрен баладай көйләделәр: чәен дә эчерделәр, токмач кисеп ашын да ашаттылар, җылы сүзләре белән күңелен күтәрделәр.
Әдибә күтәрмәгә кадәр идәннәрне юып чыкты, Суфиян мунча өлгертте. Әниләрен икәүләп култыклап алып бардылар да, Әдибә үзе җайлап кына, юындырып чыгарды. Мунчадан чыккач әниләре терелеп киткәндәй булды, йөзенә нурлар йөгерде.
– И балалар, рәхмәт инде сезгә! Китсәм дә хәзер тыныч күңел белән китәм. Мин бит Әдибә кызымны, сез яшь чагында дуслашып йөргәндә үк, ярата идем. Киленем генә булса ярар иде, дип тели идем. Ул вакытта сезгә күз генә тидерделәр инде, балалар. Аллаһыга шөкер, барысы да үз урынына утырды, мине бик сөендердегез! Сезгә фатихамны биреп калдырам, исән-сау торыгыз, бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез! – дип, аларның икесенең бергә кулларыннан тотып күкрәгенә кысты да, озак итеп җибәрми торды.
Аның күзләрендә, иртәнге чык тамчысыдай, шатлык яшьләре күренде. Балалары белән озак сөйләшеп ятты ул. Хәле беткәч туктап тора да, тагын әкрен генә сүзен башлый. Барысына да матур теләкләр теләп, догалар укыды. Аннан, минем бүгенгә эшем бетте дигәндәй, тынычланып йокыга китте. Суфиян белән Әдибә дә, әниләре өчен сөенеп, иртәгәсе көнгә планнарын корып, йокларга яттылар.
Иртәнге якка Әдибәгә кемдер эндәшкәндәй булды. Ул, Суфиян уянмасын дип, җайлап кына торды да әнисе янына барып басты. Сизелер-сизелмәс кенә чыгып килгән кояш нурлары яктысында аның йөзендә елмаю сизелә иде. И күп кирәк мени инде ана кешегә, дип, уйлап куйды Әдибә. Бары якты йөз белән җылы караш кына көтәләр бит алар балаларыннан.
Ул, шундый уйлар белән, ипләп кенә әнисенең кулларыннан тотты. Алар инде суынып баралар иде...
Алар әниләрен кадер-хөрмәтләп, дини йолаларны җиренә җиткереп, җир куенына тапшырдылар. Күрше-тирәләрен, танышларын чакырып, әниләре рухына багышлап, Коръән аятьләре укыттылар.
– Аллаһыга шөкер, өлгердек! – диде Суфиян. "Әйе!" – диеп, Әдибә дә башын кагып куйды. Бу сүзләрдә сөенеч тә, көенеч тә бар иде...
Чакмагыш районының Яңа Почкак авылында дөньяга килгәнмен. Башлангыч белемне туган авылымда алдым. 4-6 нчы сыйныфны Уйбулат сигезьеллык мәктәбендә, 7-8 сыйныфны Дүртөйле районының Семилетка мәктәбендә, 9-10 сыйныфны туган районым Митрә-Әюптә укыдым. Мәктәпне уңышлы тәмамласам да, югары уку йортына түгел, үземнең яраткан һөнәремне үзләштерер өчен Туймазыга тегүчелек курсларына укырга кердем. Укуны тәмамлагач, тегү фабрикасына эшкә урнаштым. Әнием мәрхүмә булу сәбәпле, авылга кайтырга туры килде. Чакмагыш кооператив училищесын тәмамлап, сатучы, аннан "Базы" авыл хуҗалыгында склад мөдире булып эшләдем. Тормыш иптәшем Фәрәгать белән ике ул тәрбияләп үстереп, үзаллы тормыш юлына аяк бастырдык.