– Абыеңны күргән идем, ашыга иде, алай да кечкенә хат сырлап җибәрде, – дип кәгазь кисәге сузды. Аның эчтәлеге белән танышып чыккач, җавапсыз калу килешмәс, дип Самат хат язарга утырды. Ике айга бер кайтып торган кешегә кыска гына булса да ярар, дип уйлады ул. Кәгазьгә шундый юллар тезелде: “Кадерле абыем, мин синең ике мең сорап язган хатыңны алмадым. Ләкин үзем дә сиңа өч мең җибәрермен дип уйлаган идем... Тагын җибәрермен әле...” Хат китте. Җавап та озак көттермәде. Аның эчәлеге дә кыска иде: “Хөрмәтле энем, машинага яңа мотор кирәк дип шыңшыгач, синең өчен, хатыннан яшереп акча җыеп барган идем. Моторы да килеп чыкты. Вәт бәла, нибары ике мең генә җитми иде. Беркөнне төш күреп ятам. Имеш, шул акчаларны хатыным табып алган да, күптән сорап ялкыткан тунын алып кигән, имеш. Уянып китсәм, чынлап та, шулай булып чыкты. Миннән яшереп нигә акча җыйдың, дип сорый бит инде. Сиңа тун алып сюрприз ясамакчы идем, дим тегеңә. Абыең почетта хәзер. Иртән торуга өстәлдә коймак буын чыгарып тора. Балалар чырылдашса хатын: “Шауламагыз, әтиегез йоклый”, дип кенә җибәрә. Ләкин син көенмә, ике-өч елдан мин тагын акча җыя башлыйм. Базар хәлләрен белеп торырга кирәк. Гәзитләрне укып бар, моторларның хакы төшкәнне көтәргә кирәк, аларның бәясе ике-өч меңгә төшү белән миңа хәбәр ит. Шул вакыт эчендә хатынның туны тузмаса, син яңа моторлы булырсың. Абыең.
Белешмә: Эсфир Яһудин – язучы. 1949 елның 4 гыйнварында Краснокама районы Яңа Хаҗи авылында туа. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1974 елда Казанга китеп “Органик синтез” заводында, Казан дәүләт курчак театрында эшли. 1979-1984 елларда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлагач, ике-өч ел Әлмәт драма театрында эшли.