Бар җирдә дә тәртип, пөхтәлек. Үзе ничек җыештырып киткән, кайтып керүгә дә шулай, бар әйбер үз урынында. Хисам белән яшәгәндә башкачарак иде: беркайда да эшләмәгән исерек ир, юылмаган савыт-саба, пычрак өй каршы ала иде. Өйнең пычрак булуы да Әдибәнең ялкаулыгыннан, җыештырмаганлыгынан түгел, ә ул эштә чакта, гомер иткән иренең, үзе кебек исерекләр белән кәеф-сафа корып ятуыннан иде. Әле ярый ла сине ачык чырай белән каршы алса! Юк шул! Әз йөрмәде Әдибә ике баласы белән абзар артларында, кеше тупсаларында... Ирле килеш тә барлык авыр эшләрне ул үзе башкарды. Йорт эчендәге ирләр хәл итә торган мәсьәләләрнең дә очына гел үзенә чыгарга туры килә иде. Бер мизгелдә аның күз алдыннан шулар үтте.
Хисамның бакыйлыкка күчүе дә шул эчүе аркасында булды. Айнып җитмәгән килеш ихатага чыккан да, кире әйләнеп керә алмаган. Ә тышта чатнама февраль суыгы иде...
Ире вафатыннан соң да Әдибә тырышып-тырмашып дөнья көтте. Кызын да, малаен да укытып, башлы-күзле итеп, олы тормыш юлына чыгарды. Балалары бик тырыш, акыллы булып үсте. Үзаллы яши башлагач, аңа ялгызлыкта калуы авыр булса да, ире вафатыннан соң яңадан кияүгә чыгуны уена да кертмәде. Чөнки Хисам күрсәткәннәре дә бик җиткән иде!
Ләкин дөнья син уйлаганча гына бармый шул! Беркөнне аның язмышы үзеннән-үзе хәл ителде дә куйды.
Ял көнендә базарга чыккан иде. Иркенләп кирәк-яракларын алды да, кайтыр юлга – базар капкасы ягына юнәлде. Тик көтелмәгән хәл килеп чыкты. Аның гомерендә дә кешенең йөзенә күтәрелеп карау гадәте юк иде. Ничек шулай булгандыр, күзләре каршы килгән ирнең күзләре белән очрашты. Әйтерсең ир аны сихерләде, аерыла алмый гына бит!..
– Бәәәй, Әдибә, син бит бу! – дип, сүзгә килде ир, ни әйтергә белми.
– Әйе шул, мин! Ә син – Суфиян.
Икесе дә көтелмәгән очрашудан каушап калдылар, сүзләрен сүзгә ялгый алмый азапландылар.
Бераз һушын җыеп, сүзне Әдибә башлады:
– Ни эш бетереп йөрисең, Суфиян? Безнең якларга нинди җилләр ташлады?
Анысы төпле генә җавабын кайтармады.
– Йөрим әле менә шулай. Базарга кереп чыгыйм дигән идем. Ә сез – Әдибә, монда, Стәрлебашта торасызмыни?
– Әйе, без өйләнешкәч монда күченеп килгән идек.
Әзерәк юк-бар сөйләшеп тордылар да, Суфиян: "Ярый, мин китим әле, базарның да ябылыр вакыты җитә, соңга калмыйм", – дип, китү ягын карады. Ул нәрсәнедер яшерә иде, артыгын ычкындырудан курыкты, ахры.
Әдибә дә кузгалды. Аларны күзәтеберәк торган соңгы рәттәге сатучы хатын аңа эндәште:
– Синең бу ир танышыңмыни?
– Әйе, без – авылдашлар! – дигәч, ашыгып хәбәрен сөйләргә тотынды.
– Минем тулай торакта буш торган бүлмәм бар иде. Шушы ирне фатирга керттем. Бигрәк акыллы инде, ялгызмын дип, башка ирләр кебек азып-тузып йөрми, эчкәне дә сизелми, – дип, күргән-белгәннәрен тезеп сөйләргә тотынды.
– Соң гына бер хатынга өйләнгән булган. Бу ирдән бала булмый дигәч, хатыны йөреп бер бала тапкан. Кызын кияүгә биргәч, ул хатын ирен бөтенләй санга сукмый башлаган. Һәм беркөн кулына киемнәрен тоттырган да чыгарып җибәргән. Бахыр нишләсен, мәҗбүри торып булмый бит инде, чыгып китеп, безнең шәһәргә эшкә килеп урнашкан.
Менә нәрсә яшергән икән ул? Хатыны турында сорашырмын дип кыенсынгандыр инде.Ул аңа жәл булып китте. Берәр җылы сүз әйтеп, күңелендәге бозларын эретәсе килде. Үзенең дә аның алдында гаебе зур бит. Яшь чагында ул да, әнисенең: " Аңа кияүгә чыкмыйсың, авариядан соң, врачлар баласы булмаячак дип әйткәннәр" – дигән сүзенә карап, тәкъдимен кире каккан иде бит. Менә шулай уйланып басып торганда Суфиян базардан кирегә чыгып килә иде инде.
– Бәй, Әдибә, син китмәдең әле? Ни эшләп һаман басып торасың? – дип, гаҗәпләнүен белдерде.
– Суфиян, әйдә безгә, бергә чәй эчик әле! – дигәнен ул үзе дә сизми калды.
– Әллә инде, гаиләң нәрсә дип әйтер соң?
– Әйтмәс! Балаларым аерым торалар, ирем күптән бу дөньяда юк инде, – диде ул, үзенең кыюлыгына үзе дә аптырап.
Шулай итеп, Суфиян Әдибәдә торып калды. Алар матур итеп яшәп киттеләр. Яшьлектән калган хисләр кабат яңарды. Суфиянга икенче сменага эшкә барырга туры килгәндә, хатыны кайтуына ашарга әзерләп, йорт эшләрен эшләп китә.
Менә бүген дә шулай булды. Ире чыгып киткән. Ә өстәл өстендә күңелгә рәхәтлек, өйгә нур бөркеп чәчәк гөлләмәсе утыра. Аны Суфиян калдырып киткән. Мондый рәхәтлекне, мондый хөрмәтне Әдибә берәр күрермен дип, башына да китерми иде. Ул бит инде эчкән ир алдында гел биеп торырга, бөтен тормыш йөген үзе өстерәргә, төрле кимсетелү-золымнарга күнегеп беткән иде. Аның баш миенә, бөтен ирләр дә шулай булалар, ир хатыны булгач, авырлыкларга түзеп яшәргә тиешсең, дигән фикер кереп урнашкан иде.
Суфиян белән тора башлагач та әле ул үзен хезмәтче ролен үтәрмен дип уйлаган иде. Тик, Суфиян хатын-кызга бөтенләй икенче яктан карый иде. Ул аңа дөньяның матурлыгын күрергә, яшәүнең тәмен белергә, хатын-кыз бәхетен татырга ярдәм итте, тормышка карашын үзгәртте. Әйе, ярата шул аны Суфиян, бик ярата! Менә ничә еллар үткәннән соң, күп сынаулар аша, аларны язмыш яңадан очраштырды. Әйтерсең лә, алар арасында еллар ятмаган да, борчу-кайгылар булмаган...